Лениногорск мәктәбе укучылары Әфган сугышы турында күп белә
"Әфганстан - батырлык урыны", - дип аталган республика конкурсында районыбыз китапханәләренә йөрүче укучылар да катнашты. Ул, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган иде. Конкурсны ТР "Республика балалар китапханәсе" һәм республиканың Хәрби Комиссариаты оештырды.
Республика конкурсына 6 шәһәр һәм район китапханәләреннән 13 эш тәкъдим ителгән иде. Конкурста катнашучы укучылар...