13 май 2014 яңалыклары
-
Лениногорск районы башлыгы Ивановка авылында храм төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде
Кичә, 12 майда шәһәр мэры кабинетында Ивановка авылында храм төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. Аның эшендә Лениногорск Троицкий храмы протоиерее Иоанн Антипов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Надежда Шалдаева һәм Гөлфирә Рафикова, Ивановка авыл җирлеге башлыгы Александр Московец, шәһәрнең төзелеш оешмасы җитәкчеләре җыелды. Исегезгә төшерәбез: былтыр янган часовня урынына...
-
Лениногорскига Марат Әхмәтов килде
Районыбызга республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле визит белән килде. Иң элек ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән берлектә вертолеттан район кырларын карады. Аннары Бәкер тавында хуҗалык, фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашуда катнашты. Марат Әхмәтов әйтүенчә, дәүләттән булачак субсидиягә - ярдәмгә өметләнергә түгел. Соңгы...
-
Тәртип өчен бүләкләнделәр
"Территория закона" республикакүләм конкурсына нәтиҗәләр ясалды, бүләкләнүчеләр арасында безнекеләр дә бар, дип хәбәр ителә Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында. "Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүдә керткән өлеше өчен" номинациясендә Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Илдар Батталов лауреат булган. "Шәхси сак предприятиеләре белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауда керткән өлеше өчен" номинациясендә...