14 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Бүген юеш кар һәм яңгыр явачак
15 гыйнварда, Татарстанда һәм аның башкаласында болытлы һава торышы саклана, юеш кар явуы көтелә, синоптикларның алдагы көнгә фаразы шундый. Киләсе төндә Казанда 1-3 градус суык булачак. Көндез һава температурасы +1 белән -1 градус арасында тирбәлә. Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә шәһәрдә юеш кар һәм яңгыр явачак. Татарстанның күпчелек районнарында бераз кар,...
-
"Капның икенче гомере" ("Вторая жизнь упаковки") ачык республика конкурсы үткәрелә
Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" өстәмә белем бирү дәүләти автоном оешмасы белән берлектә, "Капның икенче гомере" / «Вторая жизнь упаковки» дип исемләнгән ачык республика конкурсы башлануы турында игълан итә. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр таратты. Әлеге...
-
Доллар һәм евро һаман кыйммәтләнә
Мәскәү биржасында сәүдә ачылышында доллар 1,25 сумга артып 66,49 сум тәшкил иткән, евро курсы 1,2 сумга күтәрелеп 78,25 сумга җиткән. Россия валютасы курсы, "кара алтын"га бәяләр төшү сәбәпле, кими: бүген "Brent" маркалы нефтьнең барреле 1,7 процентка арзанайган һәм 45,8 доллар тәшкил иткән. Мәскәү биржасы мәгълүматларына караганда, чәршәмбе иртән ММВБ индексы...
-
Лениногорскида халык җыеннары башланып китә
15 гыйнвардан Лениногорсида халык белән очрашулар башланып китә. Беренчесе 7 нче мәктәптә шул микрорайон халкы өчен булачак. Халык җыеннары турында мәгълүматны түбәндәге графиктан карарга мөкин. Ул Word форматында бирелә.