1 февраль 2015 яңалыклары
-
Егетенә үч итеп бауга менгән
Саунада бүген төнлә фаҗига булган. Үзенең егете белән талашканнан соң, 25 яшьлек кыз Чаллының 59 нчы комплексында урнашкан бер бәдрәфкә кереп асылынган. Егете аны 2 сәгать 30 минутта табып ала. Шунда ук ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Бәдрәфтән аны үзе чыгара. Әмма кыз инде үлгән була.
-
Лениногорскилыларга читтән мал сатып алганда игътибарлы булырга кирәк
ТРның кайбер торак пунктлары территорияләрендә терлекләр котыру авырулы булганга һәм аларның куркыныч булуы сәбәпле, 28 гыйнварда ТР Президентының карантин кертү турындагы 70нче номерлы Указы чыкты. Карантин Алексеевск районының Ромодан, Апас районының Иске Әнәле авылы, Сарман районының Кәүҗияк авылларында игълан ителде. Шулай ук республиканың түбәндәге аерым территорияләре карантин режимында: Әтнә районының...
-
Кар, бозлы яңгыр явуы, буран һәм юлларда бозлавык булуы көтелә
Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе куркыныч метеорология күренешләре турындагы шторм кисәтүе турында хәбәр таратты. Актив Көньяк циклоны Россиянең Европа өлешенә керүе белән бәйле рәвештә, Татарстан территориясендә 2 һәм 3 февральдә һава шартлары начарлануы фаразлана. Кар, бозлы яңгыр явуы, буран һәм юлларда бозлавык булуы көтелә. Шулай ук көньяктан...