19 май 2015 яңалыклары
-
Без “Бәллүр каләм”ле булдык
"Заман сулышы" газетын даими укып баручылар белән шатлыгыбызны бүлешәсе килә. Безнең редакция коллективы "Бәллүр каләм" республика бәйгесе җиңүчесе булды. Бу хакта хәзерге вакытта Казан шәһәрендә әлеге мәртәбәле конкурс җиңүчеләрен котлау тантанасында катнашучы мөхәрриребез Алсу Миңнебаева шалтыратып хәбәр итте.
-
Урмышлы укучылары конкурс җиңүчеләре
18.05.2015 көнне Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татнетны үстерү фонды, ТР Мәгариф һәм фән министырлыгы Яңа гасыр телерадиокомпаниясе һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Белем.ру порталы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Ул көннәрнең даны онытылмас" дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесендә "Иң яхшы актерлык эше" номинациясендә Урмышлы мәктәбеннән Искәндәр...
-
Сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил халык өчен "кайнар линия" уздырылуы турында хәбәр итә. 29 май көнне 10.00дан 17.00 сәгатькә кадәр медицина ярдәменең үтемлелеге һәм сыйфаты мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин. Телефоннар: (843) 236-40-62, (843) 236-40-17, (843) 236-89-15.
-
Алып батырлар кебек
Әлмәттә грек-рим көрәше буенча узган Россия Беренчелегендә Лениногорск көрәшчеләре сынатмады. Ярышта 167 көрәшче катнашты. 3нче спорт мәктәбенә йөрүче Руслан Лущиков 66 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында финалда Дагыстан көрәшчесен 4:3 исәбе белән җиңеп, Россия Беренчелегенең җиңүчесе булды.
-
“Кайнар линия” эшли
Хезмәт законнары өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау максатында, "кайнар линия" оештырылды. Әгәр эш хакын "конвертлата" түләү, эш хакын түләүдә тоткарлыклар, рәсми рәвештә урнашмыйча эшләүдә хокук бозулар буенча мәгълүматыгыз бар икән, 5-13-74, 5-58-99 "ышаныч телефоны"на шалтыратыгыз.
-
Бүген Татарстанда матбугат көне
Бәйрәм уңаеннан, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Кадерле дуслар! Бәйрәмегез көнендә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек, туган телгә һәм матбугат чараларында басылган сүзләргә булган сак карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең һөнәри осталык, тугрылык һәм актив граждан позициясе киләчәктә дә...