30 май 2015 яңалыклары
-
"Заман сулышы"ннан бүләк
"Заман сулышы" газетына язылып, квитанцияләрен хәбәр итүчеләр арасында әнә шул сандагы призлар уйнатачакбыз. Бүләгебез: биш капчык шикәр комы һәм биш капчык он (5 кг). Шарты: "Заман сулышы" на 2015 елның икенче яртысына язылган булу. Язылыгыз һәм квитанция номерын 5-39-08, 5-39-59, 5-07-72 номерлары буенча хәбәр итегез. Бүләк отучылар июль башында ачыкланачак.
-
Таләпчән һәм гадел ул
"Айрат абыйның дәресләре һәрвакыт кызыклы, ул беребезне дә игътибарсыз калдырмый", диләр укытучылары Айрат Хасмөхәммәтов турында. "Ул бик таләпчән, шул ук вакытта гадел дә", "Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен нәрсәдән хәбәрдар ул", "Авыр чакта гел ярдәмгә килә", дип тә өстиләр. Тумышы белән Башкортстанның Илеш районыннан ул. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаган...
-
Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чаралары
31 май 10.00 да - Велоузыш, старт үзәк мәйданда бирелә. 11.00 дә - Урман паркы территориясендә бәйрәм чарасы. Программада: - үзешчән сәнгать коллективлары концерты; - тантаналы рәвештә Ана сертификатлары бирү; - бүләкле уеннар программасы; - "Тәмәкесез көн" акциясе; - уен мәйданчыклары, аквагримм, зур курчаклар, татлы мамык һәм бик күп уңай...