25 июнь 2015 яңалыклары
-
Безнекеләрне ТНВ каналыннан күрсәтәчәкләр, карамый калмагыз
Иртәгә, 26 июньдә, ТНВ каналының "Манзара" тапшыруында лениногорскилылар - Таһир абый Шәмсуаров һәм Равил Гыйматдинов чыгыш ясаячак, карарга онытмагыз. Тапшыру иртәнге 7 сәгать 20 минут тирәсендә башлана.
-
Чернобыльчегә торак сертификаты бирелде
Чернобыль атом электр станциясендә булган аварияне ликвидацияләүдә катнашкан чернобыльче Фәрит абый Хәбибуллин торак сертификатына ия булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк тапшырды. Әлеге 2млн 585 мең сумлык сертификат Хәбибуллинар гаиләсенә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә. Алар җиде ай эчендә аны кулланырга тиеш. Хәзерге вакытта алар Урдалы авылында яши....
-
13 яшьлек кыз Шушмада батып үлгән
Чирмешән районының бер авылында 13 яшьлек кыз Шушма елгасында су кергәндә батып үлә. Бу хәлне күргән кеше кызның суга чумуын һәм шуннан соң бүтән чыкмавын әйтә. Баланың үле гәүдәсен авыл кешеләре елгадан табып ала. Бу урында елганың киңлеге 6 метр, тирәнлеге 3 метр тәшкил итә. Хәзерге вакытта вакыйганың сәбәпләрен ачыклау...
-
Ураза һәм Корбан гаетләре көне билгеле булды
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Указында билгеләп үтелгәнчә, 17 июль - Ураза бәйрәме, ә 24 сентябрь Корбан бәйрәме дип билгеләнгән.
-
Лениногорск нефть техникумы студентларының туристик слеты узды
Лениногорск нефть техникумында студентларның туристик слеты узды, анда I курсларның 14 командасы катнашты. Туристик слет табигатьтә ял итү генә түгел, ул командалар ярышы да. Катнашучылар һәм төркем җитәкчеләре слетка иҗади якын килделәр, һәрбер командага исем куелды, девиз, эмблемасын уйладылар, бер төрле киемнәр киделәр. Слет үткәрү урыны итеп шәһәрнең Урман паркы...