Заман сулышы

5 август 2015 яңалыклары

  • 5 август 2015 - 10:47
    Төгәл билгеле булды: Лениногорск юбилеена “Премьер-министр” һәм "Казан егетләре" төркеме киләчәк
    Лениногорск шәһәренең 60 еллык юбилеена багышланган бәйрәм 22 августта "Яшьлек" стадионында узачак. Мәскәүдән "Премьер-министр" төркеме киләчәк. Бүген бу турыда төгәл мәгълүмат алдык Татар эстрадасы җырчыларына килгәндә, Татарстанның атказанган артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Римма Ибраһимова, Рөстәм Асаев һәм "Казан егетләре" төркеме килер, дип көтелә.
    1269
    0
    0
  • 5 август 2015 - 10:36
    Илсөя Бә­дретдинова группасыннан җырчы Роберт ник киткән
    Тамашачы Роберт Мортазинны Илсөя Бә­дретдинова группасындагы гитарачы, җырчы буларак белә. "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенең "Анда ничек барып эләктең?" дигән соравына Роберт болай җавап биргән: - Бервакыт мин әтиләр белән бергә банкетка бардым. Шунда Илсөя апа: «Безгә гитарачы һәм җырлаучы егет кирәк», - диде. Мин үз теләгемне әйткәннән соң, гастрольләргә чы­гып...
    583
    0
    0
  • 5 август 2015 - 10:07
    Балалары, хатынын һәм әнисен үтергән сектант тоткарланганда яраланган
    Хәзер ул реанимациядә ята. Табиблар әйтүенчә, хәле тотрыклы саклана. Исегезгә төшерәбез, әлеге коточкыч җинаять Түбән Новгородта кылынган иде. Бер фатирда полиция хезмәткәрләре алты бала һәм җиденчесенә авырлы хатын-кызның мәетен тапты. Җинаять кылуда шик гаилә башлыгына төште. Аның дини сектада булуы да ачыкланды. Хокук сакчылары соңрак аның әнисенең дә үле гәүдәсен...
    503
    0
    0
  • 5 август 2015 - 10:00
    Илсаф кызын кияүгә бирде (ФОТО)
    31 июль көнне җырчы Илсаф кызы Энҗене кияүгә бирде. Туйны Казанда гөрләтеп уздырганнар. Мәҗлескә 130 кунак чакырылган, алар арасында Илсафның җырчы дуслары да булган. - Артистлардан Алсу Әбелханова, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов килде. Аларга аеруча рәхмәтләремне җиткерәм. Барлык кунаклар да канәгать калды. Туй югары дәрәҗәдә узды...
    1296
    0
    0
  • 5 август 2015 - 09:50
    Нурлат районында бер хатын-кыз югалган
    Нурлатта 1988 елның 29 февралендә туганы Мария Владимировна Минхәерованы (Федюкова) эзлиләр. Ул - Нурлат районының Кизләү авылы кешесе, 2015 елның 13 июлендә "Южная" агрофирмасыннан китә һәм шул көнгәчә аның кайдалыгы турында берни билгеле түгел. Мария Минхәерова әфлисун төсендәге курткадан, зәңгәр бриджилардан була. Аның турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең 8(84345)...
    485
    0
    0
  • 5 август 2015 - 09:06
    Хабаровск янында авариядә 16 кеше үлгән, 60 кеше зыян күргән
    Ике пассажир автобусының бәрелешүе аркасында дистәдән артык кешенең гомере өзелгән. Юл-транспорт һәлакәте "Амурдагы Комсомольск - Хабаровск" трассасында иртән килеп чыккан. Юлда ике рейс автобусы бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, 16 кеше үлгән, 60ының сәламәтлегенә зыян килгән, 21 кешене вертолет белән хастаханәгә озатканнар. Үлүчеләр арасында бала да бар. Фаразлаулар буенча, һәлакәт тизлек...
    510
    0
    0
  • 5 август 2015 - 07:20
    Танылган язучы Мәдинә Маликовага – 80 яшь
    Бүген танылган язучы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Маликова Мәдинә Габделхак кызы 1935 елның 5 августында Сарман районында туган. - Укучыга тәкъдим ителәсе киләсе китап нинди? Нәрсә турында? - "Нурзифа" дигән шаян роман. Рәссамнар турында. Менә аның геройлары бик бәхетле. Быел Тукай премиясе алмасам, бәлки киләчәктә шушы әсәрне тәкъдим итәрмен дигән...
    794
    0
    0
  • 5 август 2015 - 07:06
    Гөмбә җыйганда 82 яшьлек әби югалган
    1 август көнне Әлмәттә яшәүче 1933 елгы әби туганнары белән Азнакай урманына гөмбәгә бара һәм... юкка чыга. Туганнары аны кичкә кадәр эзләп тә таба алмагач, МЧС хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Коткаручылар әбине төнге 11гә кадәр эзлиләр, әмма таба алмыйлар. Икенче көнне әби таң белән Бөгелмә районы Кызыл Чишмә авылына үзе килеп...
    607
    0
    0
  • 5 август 2015 - 06:28
    Урмышлыдан берәү миллион сумлык грант отты
    Крестьян (фермер) хуҗалыклары проектлары өчен бирелә торган грантны безнең район фермеры да отты. Узган атнада Казанда Авыл хуҗалыгы министрлыгында «2015-2017 елларда Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм итү» программасы буенча грантлар бирү өчен проектларны сайлап алуның конкурс комиссиясе утырышы узды. Республиканың 21 районыннан конкурска кертелгән 54 крестьян (фермер) хуҗалыгының 34е грант...
    465
    0
    0
  • 5 август 2015 - 05:51
    Лениногорскилылар өчен тавыш бирик
    Лениногорскилы Шуковлар гаиләсе "Нечкәбил" республика бәйгесендә катнаша. Әлеге этапта алар балаларының иҗат эшләрен җибәргәннәр, җиңүчеләр Интернет тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. http://vk.com/album-38301179_219116581 http://vk.com/photo-38301179_376137545 бу ссылкалар аша кереп, яисә "Нечкәбил"нең контакттагы төркеменә кереп, сез дә безнекеләр өчен тавышыгызны бирә аласыз.
    0
    0
    0
Реклама