Заман сулышы

13 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 13 сентябрь 2015 - 07:13
    Рәсим Фасыйхов өйләнде
    Кичә 11 сентябрь көнне җырчы Рәсим Фасыйхов рәсми рәвештә өйләнде. Абыйсы Раязга берничә фото өчен рәхмәт. http://tuylar.ru/
    687
    0
    0
  • 13 сентябрь 2015 - 07:10
    Лениногорскида һава торышы
    Бүген, 13 сентябрь көнне аяз көн. Температура көндез +12, +17 градус җылы, төнлә +10, +8 градус. 14 сентябрь көнне аяз көн. Температура көндез +14, +18, төнлә +10, +6 градус булачак. 15 сентябрь көнне аяз көн. Температура көндез +15, +17, төнлә +14, +7 градус.
    727
    0
    0
  • 13 сентябрь 2015 - 07:00
    Зәй-Каратайда яшәүче тәҗрибәле мал табибы Тәкыйтдин абый Хәниевкә – 85 яшь
    Кешедән аермалы буларак, терлек белән үсемлекләрнең авыру җирләрен күрсәтү өчен куллары, аңлатып бирү өчен телләре юк. Шуңа күрә алар һәрдаим кеше кайгыртуына мохтаҗ. Шушы төшенчәнең мәгънәсен аңлаучылар гына тормышын мал табибы һөнәре белән бәйли аладыр, мөгаен. Мәкаләмне 30 елга якын ветеринария өлкәсендә хезмәт иткән, озакламый 85 яшен билгеләп үтүче, Зәй-Каратайда...
    965
    0
    0
  • 13 сентябрь 2015 - 06:53
    Татарстанда иң өлкән сайлаучыга 109 яшь
    Бүген Татарстанда республика Президенты һәм муниципаль берәмлекләргә сайлаулар уза. Сайлауда тавыш бирүченең иң өлкәненә 109 яшь. Ул - Кадерниса әби Шафигуллова, Әлмәт районында яши. Татарстанда 168 кешегә бүген 18 яшь тула. Тавыш бирүне 3 меңнән артык кеше күзәтә. Татарстанда 2802 сайлау участогы эшли. http://intertat.ru/
    429
    0
    0
  • 13 сентябрь 2015 - 06:49
    Эльвира Хамматова җәйне ничек үткәргән?
    Татар эстрадасы җырчысы Эльвира Хамматованың җәе күңелле узган. "Башка елларда авылда ял итәргә, әнигә хуҗалык эшләрендә булышырга бик тәтеми иде. Быел, Аллага шөкер, Кама буенда рәхәтләнеп ял иттек, бакчада да җитәрлек эшләдек. Кышка бик күп кайнатмалар әзерләдек", - диде ул. Җырчының әнисе Балык Бистәсе районы үзәгендә яши. "Әнием туган нигездә...
    550
    0
    0
  • 13 сентябрь 2015 - 05:58
    Лениногорскида халык сайлау участокларына агыла
    Бүген - бердәм сайлау көне, республикабыз президентын һәм муниципаль власть органнарына депутатлар сайлыйбыз. Лениогорск шәһәре һәм районында сайлау участоклары бердәм рәвештә сәгать җидедә эшли башлады. Безнең хәбәрчебез Садриев урамы, 24нче йорт адресы буенча урнашкан 1805 номерлы сайлау участогында булып, андагы эш барышы белән танышты, үзе дә сайлап кайтты. Комиссия членнары...
    441
    0
    0
Реклама