Заман сулышы

19 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 19 ноябрь 2015 - 12:45
    Лениногорскилы Екатерина Шукова өчен тавыш бирик
    Лениногорскилы Екатерина Шукова "Нечкәбил" конкурсында көч сынаша. Ул- өч бала әнисе, ире дә, үзе дә Лениногорск эчке эшләр бүлегендә эшлиләр. Хәзерге вакытта алар өчен интернет-тавыш бирү бара. Әйдәгез, Лениногорск "Нечкәбиле"өчен тавыш бирик. 10 ноябрь көнне, 13.00 сәгатьтән финалистлар өчен тавыш бирү башлана. Ул 24 ноябрь көнне сәгать 13.00гә кадәр кабул...
    579
    0
    0
  • 19 ноябрь 2015 - 12:36
    Бер ир-ат туңып үлгән
    Әлеге хәл бүген иртән булган. "Алабуга" махсус-икътисадый зонасыннан ерак түгел урында "Лада Калина" машиансында яшәү билгеләре чагылмаган ир-атны күреп алалар. Алабуга эчке эшләр бүлеге тикшерүчеләре ир-атның үлемендә җинаять билгеләре тапмый. Соңрак, суд медицина экспертизасы ачыклаганча, 54 яшьлек ир-атның туңудан үлгән булуы хәбәр ителә. Машинада ачылган аракы шешәсе дә табыла. Вафат...
    598
    0
    0
  • 19 ноябрь 2015 - 10:53
    "Ислам дәүләте" террор төркеме А321 салонындагы бомба сурәтен күрсәтте
    Самолетның егылып төшүенә теракт сәбәпче дигән вердикт чыгарылды инде. "Ислам дәүләте" террор төркеме сайтларында самолет егылуга китергән бомбаның сурәтен куйган. Әлеге бомба гадәти эчемлек савытыннан һәм детонатордан гыйбарәт. ИД төркеме аны Шәрм-әл-Шейх аэропортындагы игътибарсызлык ярдәмендә алып кердек дип белдергән. Бу хакта Рейтер мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Шулай ук ИД башта...
    663
    0
    0
  • 19 ноябрь 2015 - 10:15
    Яңа "йөз"лек акча чыгачак?
    Декабрь аенда кулыбызга яңа "йөз"лекләр килеп керү бар. Әлеге мәгълүматны ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Алар үз хәбәрен РФ Үзәк банкы председателе ярдәмчесе Георгий Лунтовский сүзләре белән дәлилли. Георгий Лунтовский: «Мин шушы көннәрдә Кырымга килдем. Кырым һәм Севастопольнең губернаторлары белән яңа акчаның дизайнын килештерәбез. Купюра 20 млн.га якын тиражда таратылачак». Яңа...
    641
    0
    0
  • 19 ноябрь 2015 - 10:08
    "Ислам дәүләте" чираттагы теракт кайда буласын хәбәр иткән
    Үзләрен "Ислам дәүләте" (Россиядә тыелган) дип атаучы террорчылар төркеме әгъзалары чираттагы видеолары аша Нью-Йоркка теракт белән янаган. «Видеода Нью-Йорк шәһәренең террорчыларның чираттагы максаты булуы турында ассызыклана», - дип җиткергән Нью-Йорк полициясе вәкиле Стефен Дэвис, җирле басма аша. Аның сүзләренчә, шәһәр хакимияте интернет челтәрендә пәйда булган һәм анда Таймс-сквер телгә алынган...
    720
    0
    0
  • 19 ноябрь 2015 - 08:00
    Раил Гиззатуллинның "Җырлаоке" тапшыруында катнашуы (ВИДЕО)
    Якташыбыз Раил Гиззатуллинның "Җырлаоке" тапшыруында катнашуы турында язган идек инде. Тапшыруны онлайн карый аласыз!
    630
    0
    0
  • 19 ноябрь 2015 - 07:38
    Лениногорскида һава торышы: ял көннәрендә +7 градус булачак
    Һава температурасының түбән төшүенә сөенергә дә өлгермәдек, синоптиклар көннәрнең кабат җылыну ихтималы булуын җиткерде. Лениногорскида бүген, 19 ноябрь көнне аязучан болытлы көн. Температура көндез -9, төнлә -13 градуска кадәр салкын булачак. 20- 21 ноябрь көнне болытлы көн. Температура көндез -10, төнлә -12 градуска кадәр салкын. 22-23 ноябрь көннәрендә яңгыр явачак....
    545
    0
    0
  • 19 ноябрь 2015 - 07:09
    Алинә Даутова бер айлык баласын калдырып сәхнәгә чыга
    - Йөклелек чорым бик әйбәт узды, хәтта 9 айның ничек узуын да сизмәдем. Туачак балам да әллә нинди чит ризыклар сорап аптыратмады, чөнки йөклелегем витаминлы вакытка туры килде. Шуңа күрә иремә бу яктан бәхет елмайды. Балам 3670 кило, 53 см булып туды. Исем уйлап мәш килдек, көн саен бер яңа...
    634
    0
    0
  • 19 ноябрь 2015 - 07:02
    Илфак Шиһаповның әбисе васыятендә нигә: "Куакбашлар белән генә кушылмагыз " дигән?
    Минем бер бабай (әтинең әтисе) бик актив, бернәрсәдән дә курыкмый торган, эш дип яши торган кеше булган. 30 нчы елларда авыл советы рәисе, колхоз рәисе. Әби Сылу исемле. Искиткеч чибәр, бабайдан 6 яшькә яшьрәк, олыгайгач та, кызлар кебек төз гәүдәле хатын иде. Бабайның характерын күрсәтүче бер генә нәрсәне язып үтәм:...
    736
    0
    0
  • 19 ноябрь 2015 - 06:48
    “Олимпия резервы” спорт мәктәбе 40 еллыгын билгеләп үтте (фотолар)
    Күптән түгел Лениногорск Мәдәният сараенда "Олимпия резервы" спорт мәктәбенең 40 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булып узды. Анда шәһәр хакимияте, республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Мәскәү шәһәренең чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярыш Бөтенроссия федерациясе вәкилләре, шәһәр һәм район мәктәбе директорлары һәм башкалар килгән иде. Хөрмәтле кунаклардан 1973...
    662
    0
    0
  • 19 ноябрь 2015 - 05:25
    Лениногорск артистлары “Сулдырмагыз сәрби чәчәген” спектаклен күрсәтте (ФОТОЛАР)
    Лениногорск Мәдәният сараенда Р.Шиһап исемендәге халык театры артистлары "Сулдырмагыз сәрби чәчәген" спектаклен күрсәтте. Рәисә Ишморатованың бу әсәрен алар шәһәрнең Мәдәният сараенда беренче тапкыр күрсәтсәләр, шәһәребез районнарында ул инде 22 тапкыр уйналган. Спектакльне карарга шактый халык җыелган иде. Тамашачы спектакльне бик җылы кабул итте, хәтта тын да алмыйча карады. - Мине...
    818
    0
    0
Реклама