Заман сулышы

13 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 13 гыйнвар 2016 - 13:35
    Бүген - искечә Яңа ел. Бәйрәм белән!
    Яңа ел һәркемнең яратып, аеруча балаларның көтеп алган бәйрәме. Бүген - иске стиль белән Яңа ел. Эштән кайткач рәхәтләнеп 31 декабрьтөнендә карамаган тапшыруларны карарга мөмкин. 12 не тутырып, Яңа ел каршы алучылар да әз түгелдер әле. Бәйрәм белән сезне, лениногорскилылар!
    548
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2016 - 12:36
    Иске Куакта бүген янып үлгән гаиләне җирләделәр
    Социаль челтәрләрдәге шәхси кешеләрнең язмаларыннан күренгәнчә, балаларны әниләре белән бергә бер табутта җирләгәннәр.
    766
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2016 - 11:37
    Казанда котыра, безгә дә килеп җитәр
    Интернеттагы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта башкалада буран котыра, көчле җил, кар ява. Мәскәүнең кар-бураннары килеп җитте, Лениногорскига да озак көттермәс. Хәзерге вакытта бездә көчле җил. Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тизлекне 40 км/сәгатьтән арттырмаска, торак пунктлардан читкә чыкмаска, балаларны үзләрен генә калдырмаска киңәш итә.
    504
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2016 - 08:15
    Иске Куактагы янгында үлгән гаиләне бүген җирлиләр
    9 гыйнвар төнендә коточкыч янгында һәлак булган ананы һәм аның биш баласын бүген авыл зиратында җирләячәкләр. 27 яшьлек әниләре белән 2005, 2009, 2011, 2014 һәм 2015 елгы балалар җир куенына иңдереләчәк. Урыннары оҗмахта булсын.
    490
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2016 - 07:07
    Бездә быел - Кино һәм Сулыклар елы
    2016 - Россиядә Кино, Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Кино елы уңаеннан үзебезнең киноны популярлаштыру, кино җитештерүне арттыру, киностудияләрне яңарту, төбәкләрдә кино күрсәтүне үстерү бурычлары куела. Су саклау зоналары елы кысаларында җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга, шулай ук халык...
    504
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2016 - 05:49
    Сугышлы мәктәбендә тыюлыклар турында сөйләштеләр
    Тыюлыклар һәм милли парклар көне уңаеннан, Сугышлы мәктәбендә экологик акция узды, дип хәбәр итте укытучы Фәния Әхмәтова. Мәктәпнең "Адонис" фәнни берләшмәсе әгъзалары I-IX сыйныф укучыларына тыюлыклар турында сөйләгән. "Тыюлык :керү тыела" дигән темага презентация күрсәтелгән. "Нәрсә артык?", "Тере хәреф", "Хатаны тап", "Табышмаклар кәрҗине" уен-бәйгеләрдә укучылар бик актив катнашып, иң-иңнәр тәмле...
    559
    0
    0
Реклама