Заман сулышы

23 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 23 гыйнвар 2016 - 17:50
    Төркия җимешләрен күрсәң, шалтырат
    Санкцияләр игълан ителгәннән соң, республикага күп продуктлар кайтарылмый башлады. Шул исәптән кибет киштәләрендә Төркиядән кайтарылган азык- төлек тә югалды. Шулай да ара-тирә кайбер сату нокталарында Төркия җимешләре очрый диючеләр бар. Роспотребнадзор идарәсе исә бу уңайдан "кайнар элемтә" линиясе ачкан. Кибетләрдә "тыелган" җимеш күрсәгез, сәгать 9.00 дән 18.00 гә кадәр (җомга...
    383
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2016 - 16:45
    Яшел Үзән мәктәбе ашханәсендә сайлап алырга була
    Яшел Үзәннең 10нчы гимназиясендә өлкән сыйныфлар өчен "швед өстәле"н кертү тәҗрибәсе башланган. Укучыларга сайлап алу өчен ике төрле беренче аш, өч икенче аш, өч гарнир, төрле эчемлекләр һәм пешкән камыр ризыклары тәкъдим ителә.Мондый төшке ашның бәясе 63 сум, дип хәбәр итә "Зеленодольская правда" сайты.
    472
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2016 - 16:25
    Лениногорскиның бер мәктәбе ашханәсендә шикле ит тапканнар
    Бу турыда республика буенча Россельхознадзор идарәсе сайтында хәбәр ителә. 3 нче мәктәптә планлы тикшерү вакытында ветеринар -санитар таләпләр үтәлмәве ачыклана:тиешле ветеринар документлары булмаган ит продукциясе (43 кг сыер ите, 46 кг тавык ите) алына. Мәктәпне кайнар аш белән «АльТрейд» җәмгыяте тәэмин итә, ә әлеге җитешсезлекләр төрле чир китереп чыгарырга мөмкин,...
    385
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2016 - 14:20
    Дусларын машина астына төртеп керткәннәр
    Берничә мәктәп укучысы юл кырыеннан бер-берсен төртешеп барганда була бу хәл. Чаллы укучыларының әлеге "шаяруы" бәхетсезлек очрагы белән тәмамланган - машина астына этеп җибәрелгән 12 яшьлек малай тезен сындыра һәм шифаханәгә озатыла. Руль артындагы 18 яшьлек кыз аның дусларының бәхетсезлек очрагыннан соң качуларын әйтә. Кызның шоферлык стажы алты ай гына...
    409
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2016 - 14:11
    Мәктәптә атыш, үлүчеләр бар...
    Тыныч-имин ил булып саналган Канада мәктәбендә котычкыч хәл. Пистолет белән коралланган югары сыйныф укучысы биш кешенең башына җиткән. Россия мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, яшүсмер мәктәпкә утлы корал белән килгәнче үк, инде өендә ике туганын атып үтерә. Мәктәп парковкасында ут ача, ә аннары бинага кереп өч кешегә ата, алар арасында укытучы...
    448
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2016 - 11:17
    Доллар һәм евро кыйммәтләнә: халык “акыллырак” булсын иде...
    Соңгы көннәрдә халыкның бөтен игътибары доллар һәм евро курсына юнәлгән. Бу аңлашыла да, рубльнең кыйммәте кимегәннән-кими бара. Бүген рубль бераз ныгыды-ныгуын... Шулай да, россиялеләрнең күңеленә билгесез шом "кереп кунаклый" башлаган инде... 2014 елның "кара сишәмбе"сен (16 декабрь) һәркем хәтерли торгандыр, мөгаен. Ул чагында Россия халкы кулындагы акчасыннан тизрәк котылырга теләп,...
    410
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2016 - 10:30
    Ананас һәм тавык итеннән салат ясыйбыз
    Бер тавыкның түш ите, 300 г шампиньон гөмбәсе, 1 банка консервланган кукуруза, 200 г сыр, 1 баш суган, 2 төш сарымсак, 1 банка консервланган ананас, майонез. Гөмбәне бераз суган салып кыздырып алырга. Пешкән тавык итен, ананасны шакмаклап турарга. Сарымсакны төяргә. Сырны шакмаклап турарга яки угычтан уарга. Бөтенесен бергә майонез белән...
    464
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2016 - 07:17
    Жанна Фрискега җыйган акчалар юкка чыккан
    "Русфонд" хәйрия фонды белдергәнчә, Жанна Фрискены дәвалар өчен җыйган акчалар урланган. 2014 елда алар җырчы белән килешү төзегән булган, хәйриячеләр тарафыннан 25 млн сум акча җыелган. Туганнары Жаннаны дәваларга киткән 4 млн турында отчет биргән. Ә менә җырчы үлгәннән соң 20 млн сум акча каядыр юкка чыккан. Бу хакта белешмә...
    409
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2016 - 06:54
    Таудан шуарга мөмкин
    Ял көннәрендә вакытыгызны сәламәтлеккә файдалы итеп саф һавада уздырырга мөмкин. Шәһәребезнең нефть техникумы тулауй торагы янында сөйләм телендә "таблетка" дип йөртелүче кабартылган түгәрәкләрдә таудан шуарга була.
    436
    0
    0
Реклама