2 февраль 2016 яңалыклары
-
Татарстанда мәктәпкә "шартлаткыч куючы"ны тотканнар
Кичә, 1 февральдә, Нурлат районы хокук сакчылары тарафыннан 30 яшьлек ир-ат тоткарланган. Әлеге җирле кеше 9 гыйнварга каршы төндә шәһәрдәге бер мәктәпкә бомба куелу турында ялган хәбәр җиткергән. Шалтыраткан вакытта аның исерек хәлдә булуы ачыкланган. Ул вакытта полиция хезмәткәрләре, махсус этләр белән кинологлар мәктәпне тикшерә - шикле әйбер табылмый. Җинаять...
-
Февральдә лениногорскилыларны өстәмә ял көтә
Россия Хезмәт кодексы һәм Татарстан республикасы законына туры китерелеп, 23 февраль Ватанны саклаучылар көне, эшләми торган көн булачак. Шулай итеп, Ватанны саклаучылар көнендә без өч көн рәттән ял итәчәкбез: 21,22, 23 февральдә. Шимбә, 20 февраль көнне эшләргә туры киләчәк, ул кыска көн булачак.
-
Шәһәр микрорайоннарында халык җыеннары үтә (графигы)
3 февральдән район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов шәһәрлеләр белән очраша башлый. Алар, гадәттәгечә, шул микрорайондагы мәктәптә уза, халык белән очрашуга шәһәрдәге төрле хезмәт вәкилләре катнашачак. Шәһәрдәге халык җыены графигы № п/п № ТОСС Дата и время проведения Место проведения 1 2 03.02.2016 17.30 СОШ №7 2 3 04.02.2016 17.30...
-
Яман чирне алдан ачыклап була: дүрт төп билгесе
Галимнәр яман чирнең беренче билгеләрен ачыклау, шуның нәтиҗәсендә авыру белән иртәрәк көрәш башлау буенча эзләнүләрдән тукталмый. Америка галимнәре, кеше онкологик авыруны иртә стадиядә үзе дә билгели ала, дигән фикерне алга сөрә. Иң төп билгеләренең берсе - тән температурасының нормадан югары, 37,0 - 37,5 градус тирәсендә, булуы санала икән. Галимнәр фикеренчә,...
-
Әлмәт районында хәзерге минутларда йорт яна
Янгын сүндерүчеләр шушы минутларда Рус Акташы авылында зур таш йортта чыккан янгынны сүндерү белән мәшгуль. Әлегә зыян күрүчеләр турында төгәл мәгълүмат юк, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" сайты. Чыганак:http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/13216-irt
-
Зәй-Каратай кешесе шикле аракы саткан
Зәй-Каратай кешесе шикле аракы сатып яткан, бу турыда эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Баштан ярты литр саткан, моның тикшерү икәнлеген белеп, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә калган 6,5 литрын да үзе чыгарып тапшырган. Хәзер аңардан алынган спиртлы эчемлек тикшерүгә җибәрелгән.