3 февраль 2016 яңалыклары
-
Чаллы халкы Путинны көтә
Февраль уртасында Чаллыга эш визиты белән Россия Президенты Владимир Путинның килүе көтелә. Якынча мәгълүматлар буенча, Россия Президенты шәһәргә 12-15 февраль көннәрендә килергә планлаштыра икән. Ул "КАМАЗ"да үтәчәк хәрби-сәнәгать комплексы киңәшмәсендә катнашачак. Бүген "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә һәм Казан IT-паркының Чаллы филиалында Президентны каршыларга әзерләнәләр. Владимир Путин балалар технопаркы белән дә кызыксынган....
-
Хәния Фәрхи Вәсилә Фәттахованың кызын алу турындагы хәбәр хакында: «Ул бөтенләй дөрес сүз түгел»
Күпләр яраткан Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың арабыздан киткәненә дә бер атна вакыт узды. Шушы бер атна эчендә социаль челтәрләр, сайтлар, матбугат битләре, радио-телевидение әлеге күңелсез хәбәрдән "кайнап" торды. Әлбәттә, халык мәхәббәтен моңлы җырлары белән яулаган җырчының фаҗигасы беркемне дә битараф калдырмады. Вәсиләне озатып, берничә көн үтүгә аның...
-
Татарстанда биш мәктәп карантинга ябылган
2 февральгә булган соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 5 мәктәп тулысынча карантинга ябылган, 6 мәктәптәге 33 сыйныфта укулар туктатылган. Бу исемлеккә әлегә без кермибез, бездә грипп белән авыручылар юк, ОРВИ белән авыручылар бар, тик күп түгел, ди белгечләр. Район һәм шәһәрдәге халыкның 28, 2 проценты гриппка каршы прививика ясаткан булган.
-
Чирмешәндә хатын-кызларны тыйнаграк киенергә өндиләр
Чирмешәннең үзәк мәчетендә оештырылган кичәдә мөселман хатын-кызлары киемнәре модасы да күрсәттелгән. Ислам кануннары буенча яшәгән гүзәл затларның киеме дә тыйнак булырга тиеш, дигәннәр чарада сөйләнгән вәгазьдә. Кызыклы уен, бәйгеләр арасында, кунаклар өчен яулык, шарфларны матур итеп бәйләү буенча мастер-класс та булган. Чыганак:http://www.nashcheremshan.ru/