10 февраль 2016 яңалыклары
-
Коточкыч: үз баласын мичтә яндырган
6 февраль төнендә 24 яшьлек хатын үз өендә дуслары белән кәеф-сафа корып утыра. Алардан тыш өйдә 3 һәм 4 яшьлек малайлар, 2 айлык сабый да була. Бала йокламыйча, өлкәннәрнең тынычлыгын җуя. Ачуы кабарган исерек ана сабыйны ала да, кулында тота алмыйча идәнгә төшереп җибәрә. Аннары дөрләп янган мичкә атып бәрә....
-
Лениногорскилыларга ана капиталы турында
Быелгы елның яңалыгы булып ана капиталы программасын тагын ике елга озынайту тора. Хәзер ана капиталы 2018 елның 31 декабренә бала тапкан аналарга биреләчәк. 2015 елдан пенсия фонды идарәсе сертификат хуҗаларыннан бер тапкыр 20 мең түләү өчен гариза кабул итә. Әлеге түләүне алырга теләүчеләргә 2016 елның 31 мартына кадәр пенсия фондының...
-
Татарстанда балалар бакчасы хезмәткәре эшкә исереп килгән
Түбән Камадагы бер балалар бакчасына хезмәткәр эшкә эчкән килеш килгән. Икенче берәве аны видеога төшергән һәм җитәкчелеккә күрсәтәм, дип куркыткан. Эчеп килгән хатын камераны куллары белән каплап хезмәттәшенә һөҗүм итәргә җыенган. ntrtv.ru хәбәр иткәнчә әлеге видеодан соң хезмәткәр эшеннән азат ителгән.
-
Лениногорскилылар – "IT-чемпион-2015" бәйгесе җиңүчеләре
"IT-чемпион-2015" республикакүләм конкурсының I һәм II этабы җиңүчеләре арасында лениногорскилылар да бар. Аларны 9 февральдә Казанга Иннополис Университетына чакырып, планшет һәм смартфоннар белән бүләкләделәр. Беренче этап җиңүчеләре: Гыйльманов Д. (12нче лицей) Григорьев А. (Федотовка мәктәбе) Гыйматдинов А. (Шөгердәге Чкалов мәктәбе) Икенче этап җиңүчеләре "Иң актив укучы" номинациясендә бүләкләнгән. Алар: Вафина...
-
Рейтинг әзер: Лениногорск ничәнче урында?
Татарстанның Икътисад министрлыгы сайтында 2015 елда районнарның социаль-икътисади үсеше буенча рейтингы басылып чыкты. Безнең район үз төркемдәгеләре арасында дүртенче урынга күтәрелгән. Беренче өченче урыннарда - Казан, Әлмәт, Түбән Кама бара. 2014 ел нәтиҗәләре буенча, без - алтынчы урында идек.
-
Игътибар, куркыныч җинаятьче качкан
Киров өлкәсе колониясеннән Казанның Әмирхан урамында яшәгән, 20 елга хөкем ителгән куркыныч җинаятьче - Игорь Музалевский качкан. 2003 елның 10 декабрендә ул Татарстан Югары суды тарафыннан авыр җинаятьләр кылган, шул исәптән үтерү һәм кеше урлаган өчен хөкем ителә. 24 гыйнварда Киров өлкәсендәге төзәтү колониясенең дәвалау оешмасыннан кача. Җинаятьчегә 48 яшь,...
-
Сыер савучыларны бикләп куйган җитәкчелеккә карата җинаять эше кузгатылган
Республиканың бер телеканалыннан төшерү төркеме килгәч, Чистай районы Александровка авылындагы күмәк хуҗалык сыер савучыларын бозау фермасына бикләп куйганнар, дип шактый яздылар, сөйләделәр. Чистай шәһәре прокуратурасы таләбе буенча әлеге "Җүкәтау авыл хуҗалыгы җитәкчелегенә карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында 2015 елның ноябреннән 2016 елның декабренәчә 238 хезмәткәрләренә 7,2 млн нан артыграк...