24 февраль 2016 яңалыклары
-
Көн темасына яңа шигырь
Февраль коя күз яшен Тәүге яңгыры аша Февраль коя күз яшен. Кыш та бетеп җитмәгән- Ни әйтергә белмәссең. Яз килгәнен көтмәгән- Ни әйтәсең елакка?!? Хәерлегә булсын дип Күңел кышны озата. Тәмам мәлҗерәп төшкән- Нәрсә булган февральгә? Күрүләр сирәк була Аны шул мондый хәлдә. Соңгы көннәрең кышым. Быел никтер үзгә син....
-
Сугышлы авылында бергә эчү үлем белән тәмамланган
Сугышлы авылындагы исерткеч эчемлекләр эчү мәҗлесе аянычлы тәмамланган. Кисәк кенә килеп чыккан тавыш аркасында 1989 елгы ир-ат 1985 елгы икенче ир-атның күкрәгенә пычак белән кадый. Нәтиҗәдә, алган җәрәхәтләрдән зыян күрүче урында вафат була. Бу хакта эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә призлы урын алган
18-20 февраль көннәрендә Можга шәһәрендә узган грик-рим көрәше буенча Россиянең ачык турнирында яшь лениногорскилылар призлы урыннар алуга ирешкән. Сигез регионның 19 шәһәреннән килгән 250 катнашучы арасында көч сынашырга туры килгән. Безнең егетләр үзләренең бар сәләтләрен күрсәткән. Нәтиҗәдә, Кирилл Маркин белән Тимур Рәхимов икенче призлы урын алуга ирешкән. Ә менә Илсур...
-
Бүген "Ак Барс" уйный, карарга онытмагыз
Республикабызның "Ак Барс" хоккей командасы бүген Уфада көндәшләре - "Салават Юлаев" белән очраша. Уен 17 сәгать 30 минутта башланачак. Алар финалның 1/8 өлеше кысаларында көч сынаша. Исегезгә төшерәбез: 22 февральдә узган уенда "Ак Барс"лылар 1:4 исәбе белән башкортстанлыларга оттырган иде. Психологик ныклык өчен бүген татарстанлыларга, һичшиксез, җиңәргә кирәк. Очрашу дүрт...
-
Мартта рәттән дүрт көн ял итәбез
Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 8 нче март -Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булачак. 2015 елның 24 сентябрендә чыккан 1017 а номерлы "Ял көннәрен күчерү турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 3...
-
Кирлегәчкә артистлар килгән
23 февраль көнне Кирлегәч авылы мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан, Лениногорск шәһәреннән "Эх, яшь чаклар" дип исемләнгән концерт программасы белән Руслан Сөнгатов җитәкчелегендә артистлар төркеме чыгыш ясады. Авыл халкы рәхәтләнеп, тын да алмыйча бәйрәм концертын карап ял итте. Җырчылар Руслан Сөнгатов, Лилия Гаврилова өздереп татар, рус җырларын башкарсалар, биюче...
-
Бензин бәясе 5 %ка кыйммәтләнә
Россия Финанс министрлыгы 2016 елда бензин бәясенең 5 %ка кыйммәтләнәчәген фаразлый. Бу хакта Федерация Советында чыгышы вакытында министр урынбасары Юрий Зубарев җиткергән. - Бензин бәясе үсүе ел азагына кадәр куллану бәясе индексы кысаларында, әле бераз түбәнрәк тә булачак. Ягулык бәясе 5 % чамасы кыйммәтләнәчәк, - дигән ул. Ишеткән булсагыз, моңа...
-
Җырчы Алсуның әбисе үлгән
19 февраль көнне генә аның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән булганнар. Ә менә 22 февраль көнне Алсуның ярактан әбисе Мина Лазаревна вафат булган. Алсу үзенең "Instagram"ында әбисен бик яратканын, 17 яшендә үз теләге белән сугышка киткән бик акыллы хатын-кыз булуын, аны югалту бик авыр булуын яза. http://sntat.ru/
-
Менә нинди шәфкать туташлары да бар(фотолар)
Реанимация шәфкать туташлары күңел ачарга булган һәм каты авырулар фонында фотосессия оештырган. Алар моны шаяру дип кабул итеп, хәтта фотоларны социаль челтәрләргә урнаштырган. Бер фотода шәфкать туташы пациентның аягына боҗра ыргыта, икенчесендә - донор каны "эчә". Пермь өлкәсендәге Александровск шәһәре хастаханәсенең баш шәфкать туташы Наталья Кротких хезмәттәшләрен яклап, фотоларның "Игелек...
-
Иске Шөгердә Ватанны саклаучылар көнен ярышып бәйрәм иттеләр (фотолар)
22 февраль көнне Иске Шөгердә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт бәйрәме узды. Яшьләр урамында узган бу чарага авыл халкы шактый килгән иде. Аеруча шул урамда яшәүчеләр активлык күрсәтте. Төрле яшь категорияләренә бүленеп егетләр, апа-абыйлар чаңгыда узышты. Бер-берсен чанада тартып йөрде. Хатын-кызлар да, ир-атлар да аркан тартышты, гер күтәрделәр. бүләкле булды....