15 март 2016 яңалыклары
-
Лениногорскиның 11 нче балалар бакчасында капиталь ремонт бара(фотолар)
Быел шәһәрдәге 11нче, 2нче, 18нче, 24 нче балалар бакчасында капиталь ремонт үткәреләчәк. Ул республика программасы нигезендә башкарыла. Иң беренчеләрдән булып ел башыннан 11нче бакча ремонтка ябылды. Бакча бинасы 1976 елгы. Мөдире Эльвира Нуриәхмәтова әйткәнчә, "Төзекләндерү эшләре юбилей елына туры килде, быел безнең бакчаның төзелүенә 40 ел бит. Моны зур бүләк...
-
Иске Шөгердә сарай янды
Бүген 12 сәгать 15 минутта диспетчер хезмәтенә берәүдән иске Шөгер авылының Ленин урамында сарай януы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр килгәч, бүрәнәдән төзелгән сарайның бер як стенасы һәм түбәсе януын күрәләр, янгын сүндерелә. янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итте янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Галилеев
-
“Кайда үлем саталар, хәбәр ит!”
14-25 март аралагында Татарстанда һәм шул исәптән безнең районда "Кайда үлем саталар, хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе старт алды. Җирле халыкны наркомания һәм законсыз рәвештә наркотиклар әйләнеше проблемаларына игътибарын юнәлтү уңаеннан оештырыла ул. Аның кысаларында наркотикларга кагылышлы сораулары булган, шәһәребездә әлеге агулы матдәнең сатылу урынын белгән һәркем 2-72-20,...
-
Татарстанда 23ен тутырган кыз иң яшь җитәкче буларак Россиянең рекордлар китабына кергән
Чистайда яшәүче Эльвира Рәхмәтуллина әтисе вафат булгач, аның урынына юллар төзелеше компаниясендә директор булып кала. Аның рекорды 2016 елның 11 февралендә теркәлә. Менә бит: байларның хәтта гади генә эшкә алынулары да рекордка тиң була башлаган, дип яза almet-rt.ru.
-
Филүс Каһиров балалар бакчасында җырлаган
Бу көннәрдә җырчы Филүс Каһиров 1 яшь тә 9 айлык улы Айдар йөри торган "Мозаика-republic" балалар бакчасында узган кичәдә җырлаган. Әлеге балалар бакчасында сәнгать өлкәсендәге олы шәхесләрнең иҗатына аерым бер урын бирелә икән. Шул рәвешле балаларда сәнгатькә карата мәхәббәт уяталар. Чираттагысы танылган музыкант, композитор Рөстәм Яхин иҗатына багышланган булган. -...
-
Татарстанда юкка чыккан мәктәп укучысын эзлиләр (+фото)
Буада яшәүче малай өеннән 14 мартта иртәнге сәгать 6да чыгып киткән. Туганнары фаразлавынча, ул автобус, электричка, маршрутка яисә очраклы машинага утырып, Казанга чыгып киткән булырга мөмкин. Эльдар Гафуров 15 яшьтә, буе 164 сантиметр, ябык гәүдәле, коңгырт күзле, борыны туры, иреннәре кабарынкы. Ул бу көнне "Найк" дип язылган кара куртка, кара...
-
Якшәмбе көнне Каран авылында бәйрәм була. Килегез
20 мартта Югары Каран авылы янындагы «Алмакай» ат үрчетү үзәгендә ат чабышлары ( 10 чакрымга) була. Программада: бәйге, уеннар, "Камыр батыр" һәм "Тимер батыр" конкурслары, атта йөрү, карга боткасы һәм башкалар. Урыны: Лениногорск районы Югары Каран авылы. Башлана: 9.00 сәгатьтә, белешмәләр өчен телефон: 8-950-311-92-85.
-
Бүген кулланучы хокуклары көне. Аны яклаучылар мөһим проблема күтәргән
Быел ул "Азык продуктларыннан антибиотикларны бетерү" девизы буенча уза. Халыкара кулланучылар оешмасы туклану предприятиеләрен антибиотиклар кулланып үстергән ит сатуны тыю акцияләре үткәрүне планлаштыра. Ә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы антибиотиклар куллануга каршы чаралар күрмәсәң, әлеге төр даруларның кеше организмына тәэсир итү көче бөтенләй бетәчәк, дип кисәтә. Кешегә дәвалау максатында бирелгән дарулар...
-
Бөгелмәдән Сочига очып булачак
20 марттан Сочи аэропортының партнеры - «ЮВТ-АЭРО» авиакомпаниясе «Сургут-Сочи-Сургут» маршрутын ача. Әлеге маршрут буенча очучы самолетлар Бөгелмә аэропортында тукталыш ясап алачак. Сочидан Бөгелмәгә һәм Сургутка очу атнасына ике тапкыр - чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә булачак. Бу рейста 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 комфортабельле самолетлары очачак. «Олимпиада башкаласыннан» Бөгелмәгә самолет 9:50...