24 март 2016 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова дүрт номинациядә җиңүгә дәгъва кыла
"Татар җыры" фестивален оештыручы "Барс-Медиа" ширкәте тагын бер зур чара - TMTV телеканалының ("барс"ларның үз каналы) "Биеклек" премиясен тәкъдим итә. Ике җырлы-моңлы тамаша арасында аерма шактый: TMTV премиясе - иреклерәк чара, сәхнәдә хәтта савыт-сава ватачаклар. "Татар җыры"нда җырчылар алдан билгеле булса, телеканал премиясендә бу сәхнәдә генә хәл ителә. Җиңүчеләр 45...
-
Лениногорскилының проекты иң яхшылар рәтендә
Лениногорскиның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухованың "Синең турында минем кече Ватаным" проекты беренче этапта(заочно)иң яхшысы, дип табылган. Әлеге проектны ул "Безнең Татарстан" республика яшьләр форумы кысаларында әзерләгән булган. Иртәгә ул аны министрлыкта яклаячак. Уңышлар телибез. Әлеге проект Лениногорск районында быелның март аеннан бирле гамәлдә. Конкурс...
-
Сак булыгыз, һава торышы кабат үзгәрә!
Бүген, 24 мартта, кичке сәгать 6дан алып Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәреш кичерәчәк. Һава торышының көйсезләнүе бер тәүлек чамасы дәвам итәчәк. Төнлә һәм көндез республикада көчле томан төшәчәк. Күз күреме 500 метрдан да түбәнрәк булачак. Юлларда бозлавык саклана. http://intertat.ru/
-
Лениногорск кәләшләре фестивальдә катнаша ала
Бу - Россия күләмендә уздырылучы фестивальнең региональ туры. Анда 2005-2015 елда кияүгә чыккан кәләшләр катнаша ала. Буе, авырлыгы, тышкы кыяфәте зур роль уйнамый, жюри хатын буларак бәяләячәк. Ягъни ул гаиләсен бриллиант туйга чаклы алып барып җиткерә аламы-юкмы, шуны тикшерәчәкләр. Республиканың бриллиант кәләше исемен алучы бәйгенең республика күләмендәгесендә катнаша. Катнашу хакындагы...
-
Лениногорскилылар Парк һәм скверлар елын уңай бәяләгән
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 2015 ел Парк һәм скверлар елы дип игълан ителгәч, республикадагы күп кенә паркларга яңа сулыш өрелде. Социаль челтәрдәге төркемнәрдә шушы мәсьәлә буенча сораштыру узган. Казан, Чаллы, Лениногорски, Бөгелмә, Чистай, Азнакай, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләрендә үткәрелгән бу сораштыру Парк һәм скверлар елына татарстанлыларның карашын билгеләргә...
-
Юлда машина өйләнеп капланган
Юл-транспорт һәлакәте иртәнге сәгатьләрдә булган. Бүген, 24 мартта, Саба районының Байлар Сабасы янындагы әйләнеп узу юлында юл-транспорт һәләкате килеп чыккан - "Volkswagen Polo" машинасы юл читенә төшеп капланган. Әлеге машинада кече яшьтәге ике бала да булган. Бәхеткә, аларның сәламәтлегенә зыян килмәгән. Балалар махсус креслода утырган. http://intertat.ru/
-
Янгынны сүндергәндә ир-ат гәүдәсе табылган
Бу юлы янгын автосервиста чыккан. Аксубайдагы автосервис бинасында янгынны сүндерү вакытында 1973 елгы ир-ат гәүдәсе табыла. Ул идәндә яткан була. Янгын саксыз тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана. http://almet-rt.ru/
-
Лениногорск районында су басу куркынычы бармы?
Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенчә, безнең районда Сугышлы, Керкәле, Шөгер, Иске һәм Яңа Шөгер, Куакбаш, Түбән Чыршылы, Кузьминовка, Зеленая Роща, Яңа һәм Иске Иштирәк, Бәкер, Сарабиккол, Урдалы, Иске Писмән, Үзбәк авыллары су басу куркынычы зонасына керә. Куркыныч янау ихтималы булган урыннарда барлыгы 334 йорт, 724 кеше исәпләнә. Бездә Урман...
-
Казан тире диспансеры баш табибын үтерүчеләр хөкем ителде
Татарстан Югары судында Казан тире диспансеры баш табибы Ринат Әхмәдиевны һәм аның гаиләсен үтерү буенча кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылды. Әлеге җинаять 15 ел элек кылынган иде. Суд тарафыннан Үзбәкстан гражданнары - 51 яшьлек Инам Махкамов һәм 44 яшьлек Игорь Сусанов РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2...
-
Лениногорскилылар бушлай тикшерү уза ала
24 марттан алып 7 апрельга кадәр чәршәмбе көнне тубердиспансерда барлык теләге булган кеше бушлай тикшерү үтә ала. Моның өчен сәгать 8.30дан алып сәгать 13.00гә кадәр Октябрьский урамындагы 186 йортка, бишенче бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
5 яшьлек кыз үги әтисе көчләгәннән үлгән
Дүрт баласы - өч кызлары һәм 1 уллары булган гаилә кызчыкны тәрбиягә алган була. Дингә ышана торган гаиләдә чиркәү рухание 5 яшьлек кызны үлгәнче көчли. Бу хәл Липецк өлкәсендә була. Тикшерү күрсәткәнчә, кызчыкны гаиләдә гел кыйнап торганнар. Ул күп кан югалтудан һәм башка җәрәхәтләрдән үлгән. 21 март көнне дә рухани...
-
Лениногорскилыларга туберкулез авыруы турында
24 март көне бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу турыда шәһәребездәге туберкулезга каршы диспансер баш табибы Булат Рәмзи улы Хәмитов аңлатма бирде. - Әлеге авыруның билгеләре ниндирәк? - Кайсыбер очракта ул сиздерми, әкрен башлана: тиз ару, аппетит һәм йокы начараю, бераз ютәл күзәтелергә мөмкин. Башка авырулар вакытында...
-
Кыш китәргә ашыкмый: карларын яудыра
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә аязучан болытлы булыр дип көтелә. Алдагы түлекләрдә Татарстанда явым-төшемнең айлык нормасының яртысыннан артыгы явар дип фаразлана. Бу хакта идарәдә метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина сөйләгән. "Мартның беренче яртысындагы аномаль җылылардан соң, һава торышы...
-
Чиләбе өлкәсендә яшәүче хатын-кыз белә торып ялган йөклелек күрсәткән дип баралар
Чиләбе өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы хатын-кыз УЗИ нәтиҗәсен үзе үзгәрткән дип белдерә.Хезмәт тикшерүе күрсәткәнчә йөкле хатын-кыз чыннан да хатын-кыз консультациясендә исәпкә баскан. Әмма ялган УЗИ нәтиҗәсен китергән. Пациент дәваханәдә даими тикшерелмәгән. Исегезгә төшерәбез, Миасс шәһәре яшәүчесе бала тудыру бүлегендә яткан, аңа кесерово ясагач, наркоздан чыккан хатынга табиблар йөклелек булмауны белдерәләр....
-
Казан – дөньяның инновацион шәһәрләр рейтингына кергән
Казан Innovation Cities Global Index-2015 дөньяның инновацион шәһәрләр рейтингына кергән. Дөньяның 442 шәһәреннән торган рейтингка Россиянең 22 шәһәре: Мәскәү (45нче урын), Санкт-Петербург (48), Екатеринбург (220), Казан (223), Новосибирск (244), Түбән Новгород (273), Красноярск (280), Самара (282), Ростов-Дон (289), Калининград (303) кергән. Рейтингның лидерлары арасында: Лондон, Сан Хосе, Вена, Бостон һәм...