26 март 2016 яңалыклары
-
63 яшьлек пенсионерның өендә корал склады тапканнар
Баулы районында яшәүче пенсионер элек хөкем ителгән булган. Участковыйлар аның өеннән ике ау мылтыгы обрезы, ТОЗ-Б һәм ТОЗ-БМ мылтыкларыннан ясалган обрез, сугышчан патроннар белән атуга көйләнгән "Наган-С" револьверы, бер кәүсәле, спорт-ау, пневматик винтовкалар табалар. Законсыз корал саклаганы өчен аңа карата җинаять эше кузгатылган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгы сайты хәбәр...
-
Лениногорскида Салават концерт куя
-
Лениногорск музеена акча җыючылар җыелды (фотолар)
Туган якны өйрәнү музеена коллекционерлар, акча җыючылар тәңкәнең 700 еллыгына багышланган күргәзмә ачылу тантанасына җыелды. Күргәзмәгә безнең эрага кадәр булганнан алып тәңкәләр куелган иде. Музейның нумизматика коллекциясе аны алып килүче кешеләр ярдәме белән тупланган. 2 апрельдә алар музейга кабат җыелачак.
-
Лениногорскида метан заправкасы булачак
Газда йөрүче машина хуҗаларына бүген күпләр көнләшеп карый. Бензин бәяләре 35-36 сумга якынлашканда, пропанның литры 15 сум, ә метанның кубометры 11 сум 50 тиен. 1 апрельдән бензин бәяләре кабат 2-3 сумга сикерәчәк. Мондый шартларда машиналарын газга күчерергә теләүчеләр саны артырга мөмкин. Өстәвенә, быелдан Татарстанда автомобильләрен метанга (пропан белән бутамаска!) күчергән...
-
Лениногорск районында янгын: янгын сүндерүчеләр 10 сыер, 5 бозауны уттан коткарды
Иске Писмән авылында янгын сүндерүчеләр 15 баш эре терлекны уттан алып калган. Абзар түбәсендәге печәнгә ут кабып, якындагы торак йортларга, кибет бинасына да ялкын җәелү куркынычы туа. Сарайның түбәсе, печән янып бетә. 15 баш терлек - 10 сыер, 5 бозауны уттан чыгарырга өлгерәләр. Хуҗага 300 мең сумлык зыян килә, шулай...
-
Сугышлы мәктәбе укытучысы юбилеен билгеләп үтә
Тырышлыгы, үз эшенә бирелгәнлеге, кешелеклелеге белән укучылары, ата-аналар һәм хезмәттәшләренең хөрмәтенә ирешкән укытучы ул. Сүзебез Сугышлы авылында туып үскән укытучы Фәридә Фәрид кызы Фасхетдинова турында. Яшьлегендә укытучы булырга хыялланмаса да, Фәридә Фәридовнаны нәсел җепләре мәктәп дөньясына тартып кертә. Сугышлы мәктәбе данын районда гына түгел, республика дәрәҗәсенә күтәргән, гомерен балаларга белем...
-
Кабартма пешерәбез
1 әр стакан сөт һәм су, 10 г коры чүпрә, 2 йомырка, 4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз, 5-6 аш кашыгы үсемлек мае, он. Чүпрәне суда яки сөттә яхшылап изгәч, шикәр комы, май, йомырка, тоз, май өстәп, төере калмаслык итеп, яхшылап туглыйлар. Шуннан соң кирәк кадәр он...
-
Илсөя Бәдретдинова Булат Бәйрәмовны «тешлим» дип куркыткан
Күптән түгел тормыш иптәше һәм продюсеры Илфак Шиһапов белән аерылышканнан соң, татар эстрадасының иң чая мишәр җырчысы Илсөя Бәдретдинова тагын да ябыгып, сылуланып калды. Тышкы кыяфәте белән бергә, җырчы ханымның эчке дөньясы да үзгәрешләр кичерә: ул тешләшә (!) башлаган. Шундый "корбан"нарның берсе Булат Бәйрәмов Илсөядән чак кына качып котылган… Җырчы...
-
Лениногорскига Герой килде (фотолар)
Үткән атнада безгә республикада бүгенге көндә исән булган бердәнбер Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов булып китте. Аның катнашында район һәм шәһәр ветераннар советының мемориаль үзәгендә "Россия патриотларын үстерәбез, яшибез һәм онытмыйбыз" дип аталучы бөтенроссия конкурсын ачу чарасы булды. Шулай ук ул Сугышлы һәм Керкәле авылларында мемориаль такта ачуда катнашты. Казан...