Заман сулышы

27 март 2016 яңалыклары

  • 27 март 2016 - 16:44
    Иртәгә лениногорскилыларны яңгырлы көн көтә
    Синоптиклар фаразлавы буенча, иртәгә - 28 мартта болытлы көн булачак. Яңгыр да явачак. Көндез 3 градус җылы булса, кичкә 0га төшәчәк. Җил салмак булыр дип көтелә.
    325
    0
    0
  • 27 март 2016 - 16:00
    Мартның иң арзан автомобильләре билгеле
    Россия белгечләре фикеренчә, агымдагы айның иң очсыз автомобиле - Ravon/Daewoo Matiz, дип хәбәр итә "Российская газета". Аның бәясе 314 мең сумнан артмый. Ул быел яңартылып, иминлек мендәрләре, АВС системасы белән тулыландырыла. Икенче урында - Lifan Smily хэтчбегы. Бәясе - 319,9 мең сум. Өченче урында - 359,9 меңлек Chery Bonus (2014...
    379
    0
    0
  • 27 март 2016 - 14:28
    Лениногорскилылар, депутатка соравыгыз булса, язылыгыз
    29 март көнне Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов лениногорскилыларны кабул итә. Сораулары булганнар 11.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бинасына килә ала. Адресы: Булгаков урамы, 1А йорт (Яңа никахлашу сарае). Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11
    348
    0
    0
  • 27 март 2016 - 13:30
    Зәйтүн маен сайлаганда бу киңәшләрне исеңдә тот
    Зәйтүн мае шешәсеннән «Extra virgin olive oil» язуын эзләгез. Ул салкын пресслау нәтиҗәсендә беренче алынган май. Аның кислоталылыгы 0,8дән 1,5 процент арасында тирбәлә. Майның җитештерелү вакытын да карагыз. Шәрабныкы кебек, озаграк торган саен яхшырак дигән кагыйдә аңа карамый. Киресенчә, май «яшь» булган саен, аңарда файдалы матдәләр күбрәк. Майның җитештерелү һәм...
    367
    0
    0
  • 27 март 2016 - 13:29
    Ишеттегезме, гаиләдә бала тугач, ипотека буенча бурычны киметәчәкләр
    Россиядә яңа схема кертергә планлаштыралар. Аның буенча яшь әти-әниләргә ипотека буенча бурычның бер өлеше бала туу белән киметеләчәк. Ул дәүләт акчалары хисабына түләнәчәк. Моннан тыш, аннан соң туган һәр бала өчен дә ипотека кредиты кими барачак. Иҗтимагый палата әгъзасы Елена Тополева-Солдунова фикеренчә, ана капиталы гаиләләргә торак өчен түләүдә ярдәм итә....
    360
    0
    0
  • 27 март 2016 - 13:19
    Бүген театр көне. Лениногорскида "Кызыма килер йөз кеше" спектакле премьерасы булды
    Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры артистлары Мәдәният сараенда "Кызыма килер йөз кеше" исемле өр-яңа спектакль күрсәтте. Хәбир Ибраһимовның ике пәрдәлек комедиясе, бер караганда, әллә нәрсә эчтәлеккә бай да түгел сыман, вакыйга да һаман бер фатир тирәсендә әйләнә. Ләкин көлке артында да тирән мәгънә ята. Әсәрдә әхлак темасы, хәзерге көн...
    581
    0
    0
  • 27 март 2016 - 09:27
    Клиент артыннан килгән таксист үлгән
    Бу хәл Яр Чаллы шәһәрендә була. Шаһитлар әйтүенчә, ЗЯБ поселогында "Тәмле" кибете янында туктап торган такси машинасына аны чакыручылар утыргач, йөртүчесенең бернинди билге бирмәвен ачыклыйлар. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар, әмма табиблар аның үлгән булуын әйтә. 28 яшьлек таксист йөрәк өянәгеннән үлгән булып чыга.
    299
    0
    0
  • 27 март 2016 - 07:42
    Минималь эш хакы күләмен арттыралар
    Премьер-министр Дмитрий Медведев хезмәткә түләүнең минималь күләме 1 июльдән 7,5 мең сумга җитәчәген белдерде. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан ул 4 процентка арттырылганнан соң 6204 сум тәшкил итә. http://www.almet-rt.ru
    307
    0
    0
  • 27 март 2016 - 07:29
    Иске Шөгердә шөгерлеләр спектакль куйган (фотолар)
    25 март көнне Иске Шәгер мәдәният йортында Шөгер театры артистлары күрше авыл халкына спектакль тәкъдим иткән. Алар Ләбиб Лероннын "Җүләр малайның әтисе" дип исемләнгән 2 пәрдәлек шаян комедиясен күрсәткән. Тамашачылар күп иде, бик кызык булды диләр, спектакльне караучылар.
    431
    0
    0
Реклама