9 апрель 2016 яңалыклары
-
Алабуга мәктәбе повары азыкны кулы белән салган
Бу хәбәр шәһәр шәһәр администрациясенә барып ирешә. Кисәтүсез генә тикшерү үткәрәләр, әлеге факт раслана. Район башлыгы катнашында ашыгыч киңәшмә үткәреп, мәктәп директорына шелтә белдерелә, повар һәм ашханә мөдирен эштән азат итү соравы карала. Якын арада Алабугадагы барлык мәктәпләрне тикшерәчәкләр, дип хәбәр итә "Новая Кама" сайты. http://www.elabuga-rt.ru/ru
-
Президент халыктан сөтне түбән бәядән сатып алуның сәбәбен ачыкларга кушты
Республикада халыктан сөт сатып алу бәяләрендә аерма зур. Балтач, Саба һәм Әтнә районнарында бу күрсәткеч - 1 кг өчен 18 сум һәм аннан да артыграк, Буа, Ютазы, Әгерҗе һәм Азнакай районнарында 15 сумнан да ким. Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына бер атна эчендә мондый түбән бәяләрнең сәбәбе турында хәбәр итәргә һәм...
-
Лениногорскилылар катнаша ала
Рәсемдә - авыл күренеше Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу матбугат үзәге быел узачак капаниягә кагылышлы балалар рәсем конкурсына эшләр кабул итә башлады. Анда 7дән-12 яшькә кадәргеләр катнаша ала. Иҗади эшләрнең эчтәлегенә килгәндә, чикләүләр юк. Алар исәпкә алучыларның эш вакытын, мизгелен күрсәткән дә булырга мөмкин, өстәмә элементлар итеп, авыл табигате, авыл...
-
Лениногорск укучылары өчен бәйге
Быел дәүләт автомобиль инспекциясе 80 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан, республика ЮХИДИ идарәсенең Лениногорск буенча бүлеге балалар арасында конкурс үткәрә. "Киләчәккә хат" («Послание в будущее») - әлеге номинациядә 10-16 яшьлекләр катнаша ала. Киләчәктә дәүләт автомобиль инспекциясе, машина йөртүчеләр, җәяүлеләр нинди булыр, шулай ук инспекциянең 100 еллыгы уңаеннан теләкләр җиткерергә мөмкин....
-
Сак булыгыз! Һава торышы бозыла
10 апрель көнне Татарстанда һава торышы бозылырга мөмкин. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Алар китергән мәгълүматларга караганда, 10 апрель көнне республикада иртәнге 5.00 дән алып кичке 18.00 гә кадәр көчле җил күзәтеләчәк. Урыны-урыны белән аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Чыганак:http://intertat.ru/tt
-
Лениногорск нефть техникумында "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте(фотолар)
Нефть техникумында бүген зур бәйрәм. Әлеге уку йортында белем алган 320 студент өчен "Соңгы кыңгырау" чылтырады. Ундүрт төркемгә бүленеп укыган егет-кызлар, аларга белем биргән укытучылар техникумның актлар залына җыелган иде. Дүрт сәгатькә якын барган бәйрәмдә чыгарылыш укучыларының иң талантлылары чыгыш ясады. Матур җырлар, дәртле биюләр, юмор белән үрелеп барган кичәнең...
-
"Заман сулышы" журналисты машина йөртүчеләрне тикшерде(фотолар)
ЮХИДИ идарәсе бүлегенә шалтыратып: "Мине үзегез белән рейдка алыгыз әле" дигәч каршы килмәделәр. Тик иртәнге сәгать җиде тулганчы ук килеп җитәргә куштылар. "Командир, гаеп итмә" Мине ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Денис Проськинга "беркеттеләр". Нәкъ сәгать җидедә Ленинградская белән Шашин урамы кисешкән урынга чыгып бастык. "Тоннель" операциясе бара икән, ягъни юл йөрү...
-
Лениногорсикида хуҗасыз этләр проблемасы бар
Рашат Әхмәтов, район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы: -Хуҗасыз этләрнең артуына китергән сәбәпләр берничә алар. Менә бер очрак: әти-әни баласы бик сорагач, эт ала, тик берничә айдан ул туйдыра, аны карауның мәшәкатьле булуы ачыклана һәм эт урамда кала. Нишләсен, чүплектән азык эзләп, яшәү өчен көрәшә. Эт, яисә мәчеләрне кая илтәргә белмәгән...
-
Лениногорскида чәчү турында сөйләделәр (фотолар)
Быелгы язгы чәчүдә, башка еллардан үзгә буларак, районда бөртеккә кукуруз, көнбагыш һәм рапс культуралары да игеләчәк. Моның өчен республика бюджетыннан беркадәр күләмдә субсидия дә каралган. Болар хакында "Маркс" хуҗалыгында (Куакбаш) язгы кыр эшләренә багышланган семинар-киңәшмәдә сөйләштеләр. Ел башында районга аграр министр Марат Әхмәтов килеп, хуҗалыклар алдына үсемлекчелек продукциясенең табышлыгын арттыру...
-
9 апрельгә йолдызнамә [ГОРОСКОП НА 9 АПРЕЛЯ]
В отличие от предыдущего дня 9 апреля 2016 года окажется более удачным днем, как в профессиональной сфере, так и для общения. Объективная оценка возможностей поможет начать новое дело. Также весьма удачными сегодня окажутся новые знакомства и романтические встречи. Гороскоп на 9 апреля Овен: Овнам стоит критичнее относиться к своим идеям...
-
Лениногорскида коррупция кайсы өлкәдә күбрәк
"ФОРПОСТ" үзәге һәм район балалар думасы активистлары шәһәр урамына чыгып, республика яшьләр оешмасы советы тәкъдим иткән сораулар белән гади халыктан сораштыру үткәргән. Анда 40 кеше катнашкан. "Коррупция дигәнне сез ничек аңлыйсыз" дигән сорауга, 37 проценты ришвәтчелек, 19 проценты вазыйфадагы хәлеңнән файдалану дип җавап биргән. "Кайсы һөнәр ияләре коррупциягә күбрәк бирелүчән,...
-
Балык тәбәсе пешерәбез
Балык тәбәсен вак елга балыгыннан әзерлиләр. Вак балыкның тәңкәсен чистарталар,эчен, саңакларын алалар, яхшылап югач иләктә саркыталар, тоз сибеп болгаталар. Тоз бераз сеңгәч, мае кайнап тора торган зур табада әйләндерә-әйләндерә, балыкның сөяге дә ашарлык булганчы кыздыралар. Аннары балык өстенә сөттә туглап чи йомырка салалар һәм мичкә яки духовкага куялар.Тәбә 15-20 минут...