11 апрель 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида милли бәйрәмнәр кайчан узачак?
2016 елда Татарстанда уздырылачак милли бәйрәмнәрнең графигы тәгаенләнде. Әлеге графикка караганда 26 июньдә, Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында мордва (эрзя) милләтеннән булганнар һәм бөтен республика халкы "Балтай"ны бәйрәм итәр дип көтелә. ТР Президентының 2015 елның 4 декабрендәге 1160 нчы Указы белән, Сабан туе милли бәйрәме быел Татарстан авыл җирлекләрендә һәм...
-
Пычрак машина номерына 500 сум штраф яный
Урамда кар эрегән, пычраграк вакыт булуын истә тотып, автомобиль хуҗаларына номерларны сөртеп-чистартыр торырга киңәш ителә. Россия Административ кодексы буенча, машина номеры укылмаса яки дәүләт таләпләренә туры китерелеп урнаштырылмаса 500 сум күләмендә штраф каралган. Әгәр дә арткы табличкадагы берәр сан яки хәреф тәүлекнең караңгы чорында 20 метр ераклыктан укылмаса штраф яный...
-
Лениногорск музеенда узасы чаралар
"Татарстанның музей язы" акциясе: 22.04 10.00 "Светлица мастериц" 13.00 Экологик викторина "Знатоки родного края" 23.04 14.00 Диафильмнар күрсәтү 26.04 10.00 "Экспонатлар сөйли" конкурсы Күргәзмәләр: Нумизматик күргәзмә "Мотивы, сотканные нитью" - кул эшләре күргәзмәсе Экскурсияләр: "Туган як этнографиясе" залы "Лениногорск районы табигате һәм экологиясе" залы "Хәтер" залы.
-
Сыйныфташына пычак кадаган. Яңа фактлар ачыкланган
Бүген 11 нче апрель көнне иртән Яр Чаллы шәһәренең 9 нчы санлы мәктәбе территориясендә 11 яшьлек малай 12 яшьлек сыйныфташының аркасына пычак кадый. Яраланган малай хастаханәгә озатыла. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә башлангыч тикшерү үткәрелә....
-
Татарстан автобусы исерек йөртүче аркасында һәлакәткә юлыккан
Юл-транспорт һәлакәте Чувашиядә булган: Казанга кайтып баручы автобус белән җиңел автомобиль бәрелешкән. "Цивильск-Ульяновск-Яманчурино" трассасының 7 нче чакрымында исерек хәлдәге йөртүче булган "Lada Largus" машинасы каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Ул аздан гына "VOLGABUS" автобусы белән бәрелешмичә кала. Автобус шоферы техникасын уңга борып, юл читенә капланмаган булса, бәрелешү аркасында һәлакәт аянычрак...
-
Карабаш сусаклагычында балыкчы баткан
Кичә көндез 112 телефонына Карабаш сусаклагычында "Транспортник" базасы каршында боз ватылып бер ир-атның суга батуы турында хәбәр керә. Күп тә үтми коткаручылар урынга килеп җитә. Алар килеп җиткәнче ике ир-ат батучы адәмне коткарырга өлгерәләр. Ярдан 300 метр ераклыкта аның автомобилен күреп алган коткаручылар машина эчендә җылынып утыручы 1953 елгы ирне...
-
Лениногорскида өстәл теннисы уйнадылар (фотолар)
9 апрель көнне Лениногорск нефть техникумы спортзалында өстәл теннисы буенча предприятияләр, оешмалар һәм уку йортлары арасында Беренчелек булып узган. Оешмалар арасында урыннар түбәндәгечә бүленгән: 1 урын - Лениногорск нефть идарәсе; 2 урында - Лениногорск Ремсервис; 3 урында - Лениногорскгаз. Уку йортлары арасында: 1 урынны Лениногорск нефть техникумы укучылары; 2 урын...
-
Юлбарыс мәктәп укучысына һөҗүм иткән
Кызны янәшәдән узып баручылар коткарган, алар ерткычны баладан аерып, баланы читлектән тартып чыгарган Барнаул (Алтай крае) зоопаркыннан юлбарыс, ябык зоопарк территориясенә кереп, ерткычны котырткан укучы кызга һөҗүм иткән. Бу хакта "Интерфакс"ка РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә белдергәннәр. "Кичә кичке 10 нар тирәсендә ике укучы кыз инде...
-
Лениногорскида яңгырлар көтелә
Бүген Татарстанда болытлы һава, урыны белән явым-төшемнәр. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәю дә көтелә. Татарстанда 13-18 градус җылы, төнлә 4-9 градус җылы. 12 апрельгә каршы төндә кайбер районнарда 2 градус җылы, явым-төшем көтелүе хакында хәбәр итә Татарстан синоптиклары. http://shahrikazan.com/
-
Бәла-казада зыян күрүчеләр паспортларын бушка ясата
Төрле бәла-казадан зыян күргән кешеләр яңа паспорт ясатканда дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә. Россиянең Салым кодексына быел яз үзгәрешләр кертелде. Ул су басудан, янгыннан һәм төрле гадәттән тыш хәлләрдән зыян күргән кешеләрне социаль яклау максатын тота. Хәзер бәла-казада документларын югалткан кешеләр яңа паспорт ясатканда дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә. Бу...
-
Лениногорск укучыларының уку елы октябрьдән башланырга мөмкин
Парламентарийлар Дәүләт Думасы каравына уку елы башын 1 октябрьгә күчерү турында закон проекты керткәннәр. Алар фикеренчә, бу эчке туризмны үстерүгә ярдәм итәчәк. Кырымда, Сочида көзнең беренче ае бәрхет ай санала. Мондый тәҗрибә чит илләрдә бар. Мәсәлән, Германиянең һәр федераль җире уку елы башлану датасын үзе билгели. Италия, АКШта, Австриядә дә...
-
Суд приставлары бурычлы машина хуҗаларын мобиль телефон аша таба
Суд приставлары бурычлы кешеләрне яки аларның автомобильләрен мобиль телефон аша эзләп таба алачак. Россия белгечләре мобиль телефон аша урамдагы машиналарның номерын видеокамерага төшереп, шунда ук аларның бурычлары булган хуҗаларын ачыкларга мөмкинлек бирүче мобиль программа ясаган. Әлегә кадәр мондый эшне махсус җайланма белән генә башкарып була иде, хәзер исә гадәти телефон...
-
Социаль ипотека программасында яңалык: фатирлар йортлар салынып беткәч кенә уйнатылачак
Социаль ипотека программасы буенча торак алучылар арасында гадәттә, фатирлар йорт салынып беткәнче үк уйнатыла. Һәм өй туен, ни кызганыч, ел буе да көтәргә туры килә. Апрель башында Татарстан Дәүләт торак фондының рәсми сайтында әнә шундый йорт төзелеп беткәнче бүленгән фатирларны кабат конкурста уйнатырга дигән хәбәр чыкты. Бу социаль ипотека программасында...
-
Яшүсмергә мәктәп ишек алдында пычак кадаганнар
Әлеге хәл бүген Яр Чаллы шәһәренең бер мәктәбе ишек алдында була. «Челнинские известия»гә хәбәр итүләренчә, мәктәпкә укырга баручы 13 яшьлек үсмернең арттан килеп, аркасына пычак кадыйлар. Ул тиз арада хастаханәгә озатыла, хәле уртача дәрәҗәдә, диләр. Аңа пычак кадаган егет тә тоткарланган, хәзерге вакытта хокук сакчылары әлеге хәлгә ачыклык кертә. Чыганак:http://www.chelny-izvest.ru/
-
Татарстанда 6 яшьлек кызлары үлү сәбәпле баш табиб гаиләсен тикшерәләр
Татарстанда кискен тын юлы авыруыннан соң 6 яшьлек кыз бала үлгән. Шунысы игътибарга лаек: Розалинаның әтисе Ютазы районы Урыссу хастаханәсенең баш табибы вазифасын башкара. Тикшерү органнары хәзер табибның гаиләсен тикшерә. Вафат булган кызның әти-әниләре медицина хезмәткәрләре: әтисе белгечлеге буенча балалар табибы, яңа туган балаларны реанимацияләү белән шөгыльләнә, әнисе - табиб-рентгенолог....