12 апрель 2016 яңалыклары
-
Хатынын үтергәнче кыйнаган
45 яшьлек хатын баш миенә зыян килү сәбәпле үлә. Бу хәл Кама Аланы бистәсендә була. 38 яшьлек ир бергә яшәгән хатынын кыйный. Полиция килгәнче хатын үлә. Моңарчы да ир өч тапкыр хөкем ителгән булган. Ә хатыны исә 2006 елда кеше үтерү буенча җинаятькә тартылган. http://www.almet-rt.ru/
-
Тукталышта шартлаткыч тапкан Татарстанда яшәүче хатын-кыз хөкем ителгән
50 яшенә җитеп суд эскәмиясендә утырырмын дип уйламагандыр Аксубайда яшәүче Гөлнур Гафарова. Җитмәсә чак кына террористлыкта гаепләмәгәннәр үзен. Аксубай районының Яңа Ибрай авылы янындагы тукталыштан ул пакет таба. Аның эчендә төтенле дары белән металл банка һәм төтенсез дары белән полимер савытлы, шартлаткыч дип саналучы матдәләр була. Алдын-артын уйламаган ханым, хуҗалыкта...
-
КАРАБОДАЙ «КОНВЕРТЫ» ПЕШЕРӘБЕЗ
Кирәк: (6 өлеш өчен) * бер баш кәбестә; * 0,5 кг гөмбә; * бер баш суган; * стакан ярым пешкән карабодай; * 2 пешкән йомырка; * майонез, каймак; * яшелчә, тәмләткечләр, тоз, борыч. Эш барышы: Яфракларын аерыр өчен кәбестәне кайнап торган тозлы суда 10 минут пешеклибез. Гөмбәне тоз-борыч салынган суда...
-
Урдалыда "Самавыр янында" клубы эшли башлады
Урдалы авылында шушы көннәрдә "Самавыр янында" клубы эшли башлады. Ул «Исток-Башлангыч» үзәге инициативасы белән, авылның социаль хезмәткәрләре тырышлыгы белән барлыкка килде, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында. Беренче утырышны клубта үткәргәннәр, аның беренче өлешендә планнары белән таныштырганнар. Икенчесендә җырлап-биеп күңел ачканнар, чәй эчкәннәр, клубка теләге булган теләсә кайсы пенсионер, яисә инвалид...
-
Шәфкать туташларын үтерүчеләр кулга алынган
Тәртип сакчылары ике шәфкать туташын үтерүдә гаепләнүче хәрби хезмәттәге өч егетне дә Выборгский район тирәсендә кулга алганнар, дип хәбәр итә Life78. Алар ике шәфкать туташын буып үтергәннәр, ә берсенең тәнендә пычак белән ясалган җәрәхәтләр дә булуы ачыкланган. http://shahrikazan.com/
-
Яңа акчалар чыга. Кайчан һәм нинди?
Россия Центробанкы яңа акчалар чыгарырга карар кабул иткән. Болар 200 һәм 2000 сумлыклар булачак дип көтелә. Аларны 2017 ел азагына әйләнешкә кертергә планлаштыралар. Яңа банкноталарны эшкәртеп әйләнешкә керткәнче ике еллап вакыт уза икән. Беренче тапкыр акчаларда сурәтләнәчәк шәһәрне һәм аның символын Россия гражданнары сайлаячак. 2016 елның җәендә федераль телеканалларның берсендә...
-
Владимир Жириновскига һәйкәл куйганнар
Өч метрлы бронза һәйкәл ЛДПР партиясе аппараты бинасы тирәсенә урнаштырылган. Аны Россия Империясенең "Боже, царя храни" дигән гимны астында ачканнар. Әлеге һәйкәл Жириновскиның 25 апрельдә булачак 70 яшьлек юбилее хөрмәтенә куелган. - ЛДПРның эшләре бронзадан коелган! - дигән партия җитәкчесе сокланып үзенең һәйкәленә карап торганнан соң. - Беркайчан да минем...
-
Гомерлеккә төрмәгә утырттылар
Татарстанның Югары суды Түбән Каманың 21 яшьлек егете - Шәүкәт Миндияровны гаепле дип тапты. Чаллы шәһәрендә кылган җинаяте - өч кешене үтергәне өчен ул гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Үз җәза срогын егет кырыс режимлы колониядә уздырачак. Әлеге җинаять узган елның 22 июль төнендә кылынган иде. Миндияров бер фатирга балконның ачык...
-
Приставлар бурычлыларга SMS-хәбәр тарата
Татарстан суд приставлары апрельдә SMS-хәбәр җибәреп, республиканың 150 мең кешесенә бурычлары турында искә төшерәчәк. Белдерү хәбәрләрендә башкару эшенең номеры, бурыч күләме, суд приставларының канунлы таләпләрен үтәмәүнең нәрсәгә китерүе турында мәгълүмат урын алачак. "SMS кисәтүләр теркәлү урыны буенча яшәмәүчеләргә бурычы хакында белеп торырга, бурычын "онытып җибәргәннәргә" тиешле түләүләрен искә төшерергә ярдәм...
-
Кама елгасында ир белән хатын батып үлгән
Бә хәл кичә Кама елгасы яры буендагы Масловка авылы тирәсендә була. Ир белән хатын ярдан 700 метр эчкә кереп, балык тотарга дип куйган ятьмәне карый торган була, кисәк кенә боз астына чумалар. Аларның гәүдәсен балыкчылар тартып чыгара. Чыганак:http://www.tatpressa.ru/news/25654.html
-
Теләчедә аты белән эшкә киткән егет юкка чыккан
Теләче районында эшкә киткән җиреннән бер егет юкка чыккан. Хәзер аның югалуы турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша таратыла. Айнур Исламгалиев Теләче районының Үзәк авылында яшәгән. Өч көн элек атка атланып күрше Алан авылына эшкә чыгып киткән. Әмма эшенә барып җитмәгән, эзсез югалган, диелә. Атының кире кайту-кайтмавы турында хәбәр юк. чыганак:http://intertat.ru/tt/
-
Лениногорскида "Игелекле Татарстан" акциясе старт ала
Лениногорскида тиздән Георгий тасмалары таратыла башлый. Әлеге чара "Игелекле Татарстан" акциясе кысаларында уздырыла. 16 апрельдән старт биреләчәк хәйрия атналыгы вакытында 20 апрельдә - кан тапшыру да оештырыла. Ә 23 апрельдән волонтерлар тарафыннан Георгий тасмалары өләшенә башлый.
-
Лениногорск районы хуҗалыклары кырга чыкты
Район кырларында күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм минераль ашламалар кертү эше башланды, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. 12 апрель көне мәгълүматына караганда, уҗымнар - 800 гектарда, күпьеллык үләннәр 1 мең гектарда тукландырылган. Күпьеллык үләннәрне - 900 гектарда, пар җирләрен 100 гектарда тырмалау эше башкарылган.
-
Күрше районда коточкыч авария
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү, юлларда саксызлык кайвакыт аяныч нәтиҗәләргә китерә. Узган ял көннәрендә Азнакай районының Бүләк авылына җитәрәк коточкыч авария була. Борылышка сыеша алмаган машина юл читенә оча. Нәтиҗәдә 29 яшьлек шофер һәлак була. Аның 22 яшьлек хатыны һәм кечкенә баласы могҗиза белән исән калалар. http://www.almet-rt.ru
-
Бүген Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне
Гагаринның 108 минут дәвам иткән Җир тирәли очышы кешелекнең галәмне үзләштерүгә юл салуы була. Моннан 55 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә, СССР космонавты өлкән лейтенант Юрий Гагарин «Восток» кораблендә Җир тирәли беренче орбиталь очыш ясый. 108 минут дәвам иткән очыш кешелекнең галәмне үзләштерүгә юл салуы була. Бүген шул уңайдан...