19 апрель 2016 яңалыклары
-
Акча гына түгел, кеше фатирын да үзләштергән
44 яшьлек Эльвира Каюмовага карата җинаять эше кузгатылган. Психоневрология диспансерының баш хисапчысы булып эшләп, ул дәүләт органнарына ялган документлар тапшырган һәм шифаханәнең пациенты булган бер әбинең фатирына хуҗа булган. Әби үлгәннән соң фатирны үз исеменә теркәгән. Шулай итеп Яшел Үзән хакимиятенә 1 млн сумлык зыян китергән. Ул гына да түгел,...
-
Ана капиталының бер өлешен түләү быел да дәвам итә
Әлеге яңалыкны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2015 елгы эшкә нәтиҗә ясап, РФ Хөкүмәте хисабы белән чыгыш ясаганда җиткерде. - Без ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган түләү программасын 2016 елда дәвам итәргә булдык, - диде Дмитрий Медведев. - 25әр мең сум түлиячәкбез. Моның өчен 50 миллиард сум акча кирәк. Без...
-
Лениногорскилылар, игътибарлы булыгыз: һава торышы бозыла
Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтә. 20 апрельгә каршы төндә һәм иртән томан төшәчәк, төнлә, шулай ук көндезге сәгатьләрдә яшен, көчле яңгыр булу ихтималы зур, диелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәя. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 5-10, көндез - 10-15 градус булачак. http://intertat.ru/
-
Казанда ерганакларның берсендә яңа туган ир бала мәете табылган
Казанда яңа туган ир бала мәете табылу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте. Эшнең РФ Җинаять кодексының 106нчы маддәсе ("Ана тарафыннан яңа туган баланы үтерү") буенча кузгатылган булуы тәгаенләнә. Пакетка төрелгән нарасый мәетен 16 апрельдә көндез Бертуган Касыймовлар урамындагы...
-
"АЙГӨЛ" салаты әзерлибез
-1 ЫСЛАНГАН ЯКИ ПЕШКЭН ТАВЫК -100ГР КОРЕЯЧА КИШЕР -3 ТОЗЛЫ КЫЯР -100ГР КАТЫ СЫР -1 БАНКА КУКУРУЗ -1 БЭЙЛЭМ УКРОП -МАЙОНЕЗ ТАВЫКНЫ ЭРЕ ШАКМАКЛАП, КЫЯРНЫ, УКРОПНЫ ВАК ШАКМАКЛАП ТУРЫЙБЫЗ.КУКУРУЗНЫН СУЫН СЫГАБЫЗ.СЫРНЫ ЭРЕ УГЫЧТАН ЧЫГАРАБЫЗ.БАРЫСЫН ДА КУШЫП МАЙОНЕЗ Б/Н БУТЫЙБЫЗ.
-
Лениногорскида теннис турниры узды (фотолар)
15-17 апрель көннәрендә Лениногорскиның "Теннис Холл"ында 12 яшькәчә малайлар һәм кызлар арасында теннис турниры узды. Бәйгедә катнашырга Мәскәү, Самара, Тольятти, Уфа, Чистай, Әлмәт шәһәрләреннән яшь спортчылар килгән иде. Призлы урыннарны Тольятти һәм Самара уенчылары яулады. Кызганыч, бенекеләр арасында призлы урын. алучы юк.
-
Лениногорскилылар өчен конкурс
Эчке эшләр министрлыгы "Полицейский дядя Степа" дип исемләгән балалар иҗаты бәйгесе игълан итә. Ул безнең ил мульт- һәм кинофильмнарындагы геройлар - полиция хезмәткәрләренә багышлана. Бәйге 3 этапта узачак: җирле, региональ һәм федераль. Текстиль, агач, полимер балчыктан ясалган кул эшләре кабул ителә. Әлеге бәйгедә 6-14 яшьтәге балалар катнаша ала. Җирле этап...
-
Соңгы 8 елда күренмәгән хәл: халыкның ярты кереме ашауга тотыла
Россия халкы иң беренче чиратта кирәк булган товардан баш тарта башлаган. Бу узган кризистан соң әле беренче тапкыр гына күзәтелә. Шул ук вакытта азык-төлеккә тотылган акча барлык керемнең 50 %ыннан да артып киткән. Быелның февралендә исерткеч эчемлекләр һәм тәмәкене дә кертеп, азык-төлеккә тотылган акчалар халыкның бар булган кеременең 50,1 %ын...
-
Югалган балыкчыларның берсен су төбеннән таптылар
Спас районы Измәр авылында булган гадәттән тыш хәл турында коткару хезмәтенә 17 апрельдә 11:55 сәгатьтә хәбәр керә. Алдан җиткерелгәнчә, 1979 һәм 1987 елгы ир-атлар иртән үк Актай елгасына балыкка китә. Ярдан 100 метр эчтәрәк көймәләре табылса да, кешеләрен яр буйларыннан һәм водолазлар ярдәмендә кичкә кадәр сулыктан эзләү дә әлегә нәтиҗә...
-
Каен суының файдасы гына түгел, зыяны да бар
Апрель җиттеме, күпләр каен суы җыярга ашыга. Каенда сок әйләнеше, гадәттә, 15-20 көн тирәсе дәвам итә. Шул вакыт аралыгында күпләр аны файдаланып калырга ашыга. Медицинада каен суы язгы хәлсезлек, авитаминоздан дәвалый, иммунитетны ныгыта, депрессиягә каршы ярдәм итә дип санала. Бу баллы суда организм өчен кирәкле микроэлементлар бар. Ул сидек кудырту...
-
"Копейка"га – 46 ел
1970 елның 19 апрелендә Волжск автомобиль заводы конвейерыннан беренче "ВАЗ-2101" автомобиле төште. Халык телендә ул "копейка" аталышы белән киң танылу алды. "Копейка" чын мәгънәсендә могҗиза булды: аңа кадәр һәм аннан соң да бездә чыккан автомобильләрнең берсе дә аның кебек озын гомерле була алмады. Юкка гына "ВАЗ-2101" машинасына Мәскәү - Владивосток...
-
Леонид Якубович хатыны һәм оныгы белән ДТПга очраган
Бу хакта шимбә көнне билгеле булды. СМИ хәбәр итүенчә, 16 сәгатьләр тирәсендә Рублево- Успенское шоссесының 21нче километрында аның Мерседесы икенче җиңел автомобильгә килеп бәрелә. Соңгы хәбәрләргә караганда, Якубович та, хатыны да, унбер яшьлек оныгы да авариядә каза күрмәгән, ә автомобильләренә зыян килгән. Исегезгә төшерәбез Якубович Могҗизалар кыры тапшыруының 1991 елдан...
-
Лениногорскилылар татарча диктант яза ала
23 апрельдә татар телен белүдә сыналып булачак. Быел беренче тапкыр татарча «Бердәм диктант» үткәрелә. Бәйгедә катнашучылар Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романыннан өзек язачаклар. Акция оештырылачак мәйданнарның төгәл исемлеге билгеле булды. Ул Казанда берничә урында, шулай ук республика районнарындагы медицина училищесы һәм колледжларында язып булачак, безгә якын шәһәрләр - Әлмәттә Шевченко...