21 апрель 2016 яңалыклары
-
Урмышлы мәктәбе укучысы Зифа Кадыровага шигырь язган
Зифа апа Китаплары белән җәлеп итте Башкортстан гүзәле. Үрләргә алып менде Яраткан әсәрләре. Китапларын еламыйча Укуы мөмкин түгел. Һәрбер битнең юлларында Хисләргә тула күңел. Сөмбел белән Булаты Йөрәккә үтеп керде. Алар кылган ялгышлык Күпләргә сабак бирде. Әлфия белән Таһирга Күз генә тидермәгез. Бер-берсен сөйгәннәрнең Арасына кермәгез. Диләне ташлап киткәндә Рамискә...
-
Исерек шоферга – каеш җәзасы?
Исерек көе руль артына утырган машина йөртүчене, төп җәза бирүдән тыш, халык алдында суктырырга кирәк. Казахстан парламенты сенаты депутаты Бектас Бекназаров әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Бу җәзаны законлаштыру уңай нәтиҗә бирәчәк: кайбер җирләрдә куллану моны ачык күрсәткән, ди. Чыннан да, салмыш көе юл һәлакәтләре тудырган, күпме гомерләрне өзгән кешеләргә...
-
Улын этеп җибәргән өчен баланы кыйнаган
Боларның барысы да каратэ буенча тренировка вакытында тренер күз алдында була. Түбән Камада 10 яшьлек малай яшьтәшен футбол капкасы яныннан этеп җибәрә. Улын якларга әтисе ташлана һәм ул малайның башын берничә тапкыр стенага бәрә. Малай авыр җәрәхәт алып, шифаханәгә озатылган. http://www.almet-rt.ru/
-
Габделфәт Сафин кызын кияүгә бирде (фотолар)
15 апрель көнне җырчы Габделфәт Сафинның кызы Әдилә Сафина кияүгә чыкты. Яшьләргә никахны кызның өендә Рамил хәзрәт Юныс укыган. Мәҗлескә бары якын туганнар, дуслар гына чакырылган. Никахта 27 кунак катнашкан. Әдилә булачак ире Айрат белән Казанда бер автоузыш вакытында таныша. Кияү профессиональ рәвештә автоспорт белән шөгыльләнә. Ә туйны исә җәй...
-
Татарстанда ток сугып үтергән 13 яшьлек кызның үлемендә әнисе белән яшәгән ир-ат гаепләнә
19 апрель кичендә Яшел Үзән районының Түбән Карамалы авылында 13 яшьлек кызның үле гәүдәсе табыла. Кыз әнисе һәм әнисенең бергә гомер иткән ир-ат белән бер йортта яшәгән. Бурычлары җыелу сәбәпле, аларның утларын өзгәннәр. Фаҗига алдыннар ир-ат үз белдеге белән электр чыбыгы тоташтырган була. Яхшылап изоляцияләнмәгән электр тогы чыбыгы кызның гомерен...
-
Игътибар, талпаннар активлашкан
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, талпаннарның актив сезоны башланган. Ел саен алып барылган күзәтүләр күрсәткәнчә, талпаннар республикада апрельдә кадала башлый һәм аларның һөҗүме октябрьдә генә туктала, дип җиткерәләр идарә тармагыннан. Иң актив вакытлары май азагы - июнь аена туры...
-
Лениногорскилылар язучы Зифа Кадырова белән очрашты (фотолар)
Үзәк китапханәдә язучы Зифа Кадырова лениногорскилылар белән очрашты. Башкортстанда туып үскән татар кызы Зифа Кадырова китап укучыларга "Сагынырсың- мин булмам" ( "Сумбуль" рус телендә), "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер", "Бәхеткә юл кайдан?", "Синсез килгән язлар" китаплары аша таныш. Кыска гына вакыт эчендә әсәрләре аша укучылар мәхәббәтен яулаган, әдәби мохитка язгы...
-
Лениногорскилыларны июньдә дә рәттән өч көнлек ял көтә
11-13 июньдә Россия көне уңаеннан рәттән өч көн ял итәчәкбез. Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец җиткергән."12 июньдә Россия көне, эшләми торган бәйрәм көн, календарь буенча якшәмбегә туры килә. Шуңа да якшәмбедән ял көне дүшәмбегә күчерелә. Нәтиҗәдә, Россия халкының өстәмә ялы пәйда була", -...
-
Лениногорскилыларны шимбә өмәсенә чакырабыз
Барлык предприятие һәм оешмалар, шәһәр һәм район халкы игътибарына! 23 апрельдә - шәһәркүләм өмә булачак. Актив катнашуыгызны сорыйбыз.
-
Татарстанда 13 яшьлек кызны ток сугып үтергән
Гадәттән тыш хәл 19 апрель кичендә, Яшел Үзән районының Түбән Карамалы бистәсендә булган. Кыз баланың үле гәүдәсенә ишегалдында тап булганнар. Әлеге факт уңаеннан Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсы 1 нче бүлеге - саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) кузгатылган. Тикшерү...
-
Татарстан донорлары бер көндә кан банкын 178 литрдан артыкка тулыландырган
Кичә республикада донорлар акцияләре кысаларында 436 кеше кан тапшырган 20 апрельдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика кан үзәге һәм Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттәге филиалларында, Татарстанда игълан ителгән "Язгы игелек атнасы" кысаларында, Илкүләм кан доноры көненә багышланган донорлар акцияләре уздырылды. Бүген республикада 436 кеше кан тапшырган, кан банкы 178 литрдан артык...