24 апрель 2016 яңалыклары
-
Лениногорскиның медицина өлкәсе турында район башлыгы нәрсә ди (видео)
https://vk.com/lenjournal
-
Азнакай районында 1991 елгы егет янып үлгән
Татарстанның Азнакай районында чыккан янгын кеше үлеме белән тәмамлана. Ут районның Мәнәвез авылында бер шәхси йортны камап ала. Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил итә. Ут белән көрәшүчеләр "кызыл әтәч"не авызлыклаганда 1991 елгы егетнең үле гәүдәсенә юлыга. Янгын электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана. http://intertat.ru
-
Лениногорскида мөселман хатын-кызлар республика конкурсы узды (фотолар)
"Гыйлем нуры" дип аталучы әлеге конкурс бүген шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә булды. Өченче ел рәттән уздырылучы бу бәйгедә Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Азнакай һәм Лениногорск шәһәреннән ял көннәрендә һәм кич вакытында мәчеттә оештырылучы курсларда белем алучы апалар ярышты. Һәрбер команда да дүрт кеше катнашты. Ике тур һәм финал өлешендә абыстайлар сорауларга...
-
Авыл башлыгы булу җиңелме
Җирле үзидарә эшчәнлегендә, авыл җирлеге башлыгы булып эшләүчеләргә законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр, яңалыклар белән еш очрашырга туры килә. Барысын да белеп-өйрәнеп өлгерергә кирәк. Әнә шул максатны күздә тотып, дәүләт хезмәткәрләре өчен республика муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан семинар-укытулар уздырыла. Шушы көннәрдә бездә алты район: Баулы, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән һәм Лениногорск...
-
Сарабикколда күп балалы гаиләне сөендерделәр
Сарабиккол мәктәбе укучылары да игелекле гамәлләре белән башкаларны шатландырган. Алар педагог-оештыручы Рәисә Сөнгатуллина белән күп балалы Гайсиннар гаиләсе янына барган. Гөлнара ханымның биш баласы. Олысы Руслан политехник колледжда укый, ә калганнары балалар бакчасына йөри. Менә шушы сабыйларга мәктәп укучылары татлы тәм-томнар тапшырган, алар белән шаярып-көлеп уеннар уйнаганнар. Ике як та...