25 апрель 2016 яңалыклары
-
Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре билгеле булды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган Указ нигезендә, быелгы Тукай премиясе җиңүчеләре: Нәҗип Нәккаш (Г.Тукай шигырьләре файдаланып эшләнгән шәмаил, ләүхә цикллары, «Ярдәм» һ.б. мәчет дизайны өчен); Газинур Морат («Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен); «Болгарская цивилизация. Дорога длиною в тысячелетия» дип аталган экспозицион инсталляция өчен авторлар төркеменә. http://intertat.ru/tt/
-
Сак булыгыз: талпан кадалу очраклары ешайган
Татарстанда 80ләп кеше талпан кадалудан зыян күргән 15 апрельдә республикада талпаннарның актив сезоны башланды. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, шушы вакыт эчендә 78 кешегә талпан кадалу очрагы теркәлгән. Шуларның 16сы - балалар. Узган елның бу көненә 19 кешегә...
-
Лениногорскилылар Габдулла Тукай һәйкәле янына җыела
Иртәгә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан, һәйкәл каршында бәйрәм чарасы узачак. Ул сәгать 10 да башлана. Рәхим итегез.
-
Ашыгыч ярдәм машинасы ДТПга эләккән
Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы инфаркт диагнозы белән бер ханымны хастаханәгә алып бара торган булган. Аны бер туганы озата барган. Шул вакытта Пермьнән килгән «Фольсваген» машинасы ашыгыч ярдәм машинасына килеп бәрелгән. Озата баручы ханымга баш мие селкенү диагнозы белән тикшерү үтәргә туры килгән. Бәхеткә, диагноз расланмаган. http://www.almet-rt.ru/
-
Бөек Ватан сугышы ветераннары бушлай оча ала
Бөек Ватан сугышы ветераннары май ае дәвамында "ЮВТ АЭРО" компаниясенең теләсә кайсы маршруты буенча бушлай оча алачак. Ветеранны озата баручылар шулай ук 50% ташламадан кулланырга мөмкин. +7 966 2601509 телефон номерына шалтыратып билетлар турында төгәл мәгълүмат алырга булуы хакында хәбәр итә "Казан" Халыкара аэропортының матбугат хезмәте. http://shahrikazan.com/
-
Лениногорскида җылылык сезоны төгәлләнде
"Лениногорск җылылык челтәрләре " җылылык бирү сезонын төгәлләде, 26 апрельдән 30 ына кадәр магистраль җылылык челтәрләрендә гидравлик сынау үткәрәчәк. Су басуга каршы чаралар күрергә кирәклеген искәртәләр.
-
Лениногорск урамнарын юа башладылар
Санитар икеайлык кысаларында бүгеннән шәһәр урамнары юа башладылар. Өч көн дәвамында иртәнге 8.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр Шашин, Ленинградская, Ленин, Вахитов, Чайковский, Крупская, Кутузов, Садриев, Куйбышев һәм Гагарин урамнары юыла. Шәһәр башкарма комитеты әлеге урамда юл кырыеннан автомобильләрне алуны сорый.
-
14 яшьлек кыз исерек хәлдә туңып үлгән
14 яшьлек Алсу Баймашкинаны иртән-иртүк бакчадан туган абыйсы табып ала. Аңсыз хәлдәге кыз әле исән була. Табиблар сәгать ярым аның гомере өчен көрәшәләр. Әмма туңудан үлгән дигән диагноз куярга мәҗбүр булалар. Аннан алдагы кичне кыз дуслары белән урамда кемдер алып килгән коньякны эчә. Исергән кызны берәү дә өенә озата бармый....
-
Бөгелмә районында федераль трасса ябыла
Чикләүләр 16 майдан кертелеп, 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Бөгелмә районында федераль әһәмияткә ия Р-239 Казан - Оренбург - Акбулак автомобиль юлының Казахстан Республикасы белән чиктәш өлеше (301-309 чакрымнар) транспорт чаралары хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Вакытлы уңайсызлык планлаштырылган капиталь төзекләндерү эшләре башкарылу сәбәпле кертелә, дип ачыклык кертә ТР Транспорт һәм...
-
Лениногорскилыларга диафильмнар күрсәтәләр
Туган якны өйрәнү музеенда диафильмнар күрсәтәләр. Үткән шимбә балалар өчен беренче сеанс үткән. Киләчәктә һәр шимбә һәм тематик итеп үткәрергә уйлыйлар.
-
Лениногорскилылар Май бәйрәмнәрендә 7 көн ял итәчәк
Майның беренче атнасында эш көненә караганда ял көннәре күбрәк булачак. Татарстанлылар май бәйрәмнәрендә 7 көн ял итәчәк. Ялның беренче өлеше 30 апрельдән 3 майга кадәр, икенче өлеше - 7 майдан 9 майга кадәр була. Исегезгә төшерәбез: 3 май 2 гыйнвардагы ял күчерелү сәбәпле, эшләми торган ял көне булып санала. http://www.almet-rt.ru
-
Мәктәп укучылары поездларда ел әйләнәсе ярты бәягә йөри алачак
Россия тимер юллары җитәкчелеге 1 июньнән алып 31 беренче августка хәтле 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга плацкарт һәм гомуми вагоннарда билетларга 50 процент ташлама кертергә карар кылды. Моңарчы балалар ташламалы йөрү хокукыннан уку дәверендә - 1 сентябрьдән 31 майга кадәр генә файдалана ала иде. Шул рәвешле, хәзер мәктәп укучылары...
-
Польшада 55 көн элек үлгән әни кешенең баласы туган
Wroclavska газетасы үәбәр иткәнчә, 17 атналык көмәне булган хатын баш мие рагыннан үлгән. Табибларның аның, баш мие үлгән булса да, йөрәге эшләвенә игътибар итә. Анасының карыныннан башка яшәр өчен бала бик кечкенә булу сәбәпле, табибларның ана кешенең органнарын ясалма эшләтә. Балага 26 атна булганда, кесарев кисеме операциясе ясыйлар. Бала туып...
-
Ленинигорскилыларны аяз һәм җылы көннәр көтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 25 апрельдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, атнаның беренче көнендә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыш тарафтан талгын җил исә. Көн дәвамында җил үзенең юнәлешен үзгәртергә мөмкин һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 13-18, Казанда 14-16 градус...
-
Хәерле иртә! Атнагыз уңышлы узсын!