29 апрель 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида янгын, базарда "Гамма" яна
Сәгать 20:39 да янгын сүндерү пультына шәһәр базарында "Гамма" януы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын чыгү сәбәпләре тикшерелә. Чыганак:http://leninogorsk-rt.ru/ru/the-news/item/15507-v-leninogorskom-ryinke-gorit-gamma-foto.html
-
Алма пирогы пешерәбез
6 йомырка, 1 әр стакан шикәр комы һәм он, 1 чәй кашыгы аш серкәсе юелән сүндерелгән чәй содасы, 4 әче алма. Таба майлау өчен маргарин. Йомырканың сарысын аерып алып, шикәр комы һәм он белән тугларга. Аннан чәй содасы өстәргә. Йомырка агын күпертергә. Әлеге ике массаны сак кына кушарга. Камырны майлаган...
-
Аерылышу кыенлаша
Татарстанның Дәүләт Советы Россия Дәүләт Думасына аерылышу процессын катлауландыруны күз уңында тоткан закон проектын кертте. Үзгәрешләр Россиянең Гаилә һәм Граждан процессуаль кодексларына кертергә тәкъдим ителә. Закон проекты кабул ителгән очракта, аерылышу срогы бер ай урынына өч ай булачак. Депутатлар фикеренчә, аерылышу процессы сузылу парларга үзара аңлашырга һәм шул рәвешле гаиләне...
-
Бәйрәм көнне Лениногорскида урамнар ябыла, игътибарлы булыгыз
1 майда традицион йөгерү булачак, шул сәбәпле кайбер урамнар ябыла, дип хәбәр итә шәһәр башкарма комитеты. Аерым алганда, Үзәк мәйданнан Ленинградская-Куйбышев тыкрыгына, Куйбышев урамы буйлап, Куйбышев -Шашин кисешкән җиргәчә. Шашин урамы белән Ленинградская урамы кисешкән урыннан - Үзәк мәйданга чаклы.
-
Лениногорск районында сарай янган
Шөгер авылында булган бу хәл. 24 квадрат метр мәйданда сарай янган. Янгын 17 сәгать 19 минутта сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк. Сәбәбе ачыклана. http://leninogorsk-rt.ru/
-
Орлыгы нинди, уңышы шундый
Кибеттән орлык сатып алганда, пакетындагы язуларны өйрәнегез. Анда культураның, сорт яки гибридның исеме; җитештерүченең адресы, телефоны, партия номеры, тутыру һәм куллану вакыты; орлыкларның граммнарда авырлыклары яки аларның саны күрсәтелергә тиеш. Орлык партиясенең шытымы һәм яраклылык вакыты күрсәтелгән документны да таләп итә аласыз. Үлчәп бирелә торган орлык алганда, сатучыдан сыйфат сертификатын...
-
Кисәтелгән, димәк, коралланган!
2005 елдан, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән, апрель аенда Европада иммунлаштыру атналыгы үткәрелә. Быел бу чара 24-30 апрель көннәренә туры килде. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узан матбугат конференциясендә Россиянең Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, ел саен иммунлаштыру юлы белән 2-3 миллион кешенең гомере сакланып калына....
-
Лениногорскилыларга дәвалау үзлегенә ия яшелчәләр үстерергә өйрәтәләр
Лекцияне медицина фәннәре докторы, күп төрле программалар авторы, ракны һәм башка авыруларны нәтиҗәле дәвалау методларын эшкәрткән Петр Шаблин укый. 2 майда 15.00 сәгатькә политехник колледжга (Кошевой урамы, 15нче йорт) килегез. Лекциядән соң шәхси консультация алу мөмкинлеге дә бар.
-
Лениногорск моржлары җиңү алып кайтты
Чабаксар шәһәрендә узган кышкы йөзү буенча ачык чемпионатта безнең моржлар җиңү яулап кайтты. Аларга Башкорстан, Марий Эл, Ульяновск һәм Түбән Новгород, шулай ук безнең республика йөзүчеләре белән көч сынашырга туры килгән. Ярышлар 5 градус җылылыкта булган Идел елгасында барган. Нәтиҗәдә, Рафаил Әскаров 200 метр дистанциядә үз үлчәү авырлыгында- беренче, 300...
-
Ике яшьлек бала әнисен атып үтергән
26 яшьлек өч бала анасы руль артында барганда аны ике яшьлек улы атып үтерә. Сабый арткы утыргычның багаж бүлеменнән пистолет тартып чыгара да уйный башлый. Һәм ялгыш әнисенең аркасына ата. Ханым үлгәнче машинаны юл кырыена чыгып туктата ала. Ә пистолетны машинада сак хезмәткәре булып эшләүче туганнары оныткан була. Бу коточкыч...
-
Бүген хәрби хезмәткә чакыру буенча "кайнар линия" эшли
"Кайнар линия" бүген иртәнге сәгать 10да эшли башлап, көн уртасына - 12:00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә. Әлеге хезмәт РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә оештырыла. Татарстан Хәрби комиссариаты вәкилләренә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру, контракт буенча хезмәт итү, гражданнар белән мораль-психологик һәм мәгълүмати эш алып баруга кагылышлы сорауларны биреп булачак. "Кайнар...
-
Аерылышырга ашыкмагыз!
Татарстанның Дәүләт Советы Россия Дәүләт Думасына аерылышу процессын катлауландыруны күз уңында тоткан закон проектын кертте. Үзгәрешләр Россиянең Гаилә һәм Граждан процессуаль кодексларына кертергә тәкъдим ителә. Закон проекты кабул ителгән очракта, аерылышу срогы бер ай урынына өч ай булачак. Депутатлар фикеренчә, аерылышу процессы сузылу парларга үзара аңлашырга һәм шул рәвешле гаиләне...
-
Лениногорскида яңгыр явуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 29 апрельдә, көндез бераз яңгыр явуы көтелә. Республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 0-5, көндез - 15 градус җылы булачак. http://intertat.ru
-
Хәерле җомга иртәләре белән!