29 май 2016 яңалыклары
-
Район башлыгы велосипедка утырды (фотолар)
Кичә Лениногорскида "Велокөн - 2016" узды. Аның кысаларында шәһәребездә велоузыш булды. Старт көндезге икедә үзәк мәйданда бирелде, анда 100 дән артык сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар, шул исәптән шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов велосипедка утырды. Узыш барышында "Велогаилә", "Велофрик", "Иң яшь һәм иң өлкән катнашучы" номинациясе буенча җиңүчеләр билгеләнде. http://www.leninogorsk-rt.ru/ru/the-news/item/16310-v-leninogorske-sostoyalsya-veloprobeg.html
-
Лениногорскилылар, коммуналь хезмәтләр өчен күбрәк түләргә әзер булыгыз
1 июльдән Татарстанда коммуналь түләүләр 4,5 процентка арта. Электр өчен без элек бер киловаттына 3,2 сум түләсәк, 1 июльдән соң ул 3,43 сум булачак. Газга бәя дә 2%ка артачак. Кыскасы, тагын да күбрәк акчаны чыгарып салуга әзер булыгыз
-
Лениногорскида яшәүчеләр балалар ишегалдын кайтаруны таләп итеп, җирле хакимият белән очраштылар (видео)
Шәһәребезнең 7 микрорайонының Шашин урамы, 86 нчы йортта яшәүчеләр ишегалларындагы балалар мәйданчыгы урынына йорт төзүгә каршы булулары турында язган идек. Шушы көннәрдә шәһәр башкарма комитеты вәкилләре белән очрашты, үзләренең ризасызлыгын белдерде, таләпләр куйды. Тулырак видеода: https://vk.com/lenjournal
-
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен Сабантуйда бүләкләделәр (фотолар)
Сабантуй бәйрәме ул авыл хуҗалыгында армый-талмый хезмәт итүчеләргә рәхмәт әйтә торган көн. Лениногорск районы хуҗалыкларында эшләүчеләрне бүген Сабан туенда бүләкләделәр. Аларның бер төркеме республика авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Язгы чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыккан, кышлату чорында югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалык җитәкчеләре бүләкләнде, алар: "Лениногорская" агрофирмасы, "Маркс", "Спартак"...
-
Югалган кыз күршесенең багажнигында табылган
13 яшьлек югалган кызны Иркутск полицейскийлары һәм волонтерлары берничә көн дәвамында эзли. Әнисе кызның югалуы турында ике көннән соң гына полициягә әйтә. Чөнки моңа кадәр югалып тора торган гадәте була. Полиция хезмәткәрләре 44 яшьлек күршеләренең битендә яралар күреп ала. Тегесе аларның кайдан булуын әйтә алмагач, шик туа. Эзләнә торгач аның...
-
Лениногорск Сабан туеның баш батыры кем? (ФОТОЛАР)
Лениногорск Сабан туеның абсолют батыры булып, Куакбаш егете Рөстәм Йосыпов калды, аңа телевизор һәм тәкә тапшырылды.
-
Лениногорскида Сабантуй гөрләде (ФОТОЛАР)
Лениногорск Сабан туе бик күңелле булды. Халык ял итте, шашлык ашады. Балалар төрле батутларда сикерде. Башта һава торышы салкынчарак торса да,бәйрәм башланыр алдыннан көн матурайтты, кыздырып та җибәрде. Розалия Мостафина фотолары
-
Лениногорскида КДНга тәртипсез аналар һәм балалар чакырылды
Күпме шелтәләп, язып торып та, балигъ булмаган балаларын карамаган ата-аналарның саны кимеми. Үз балаларының язмышларына кул "селтәгән"нәрнең эшләре бу юлы да шактый җыелган. Балигъ булмаганнар эше буенча чираттагы комиссия утырышында ундүрт эшнең сигезе шундый аянычлы гаиләләр белән бәйле иде. "Миндә язгы депрессия" "Шешә колы" булган дүрт бала анасының бирегә беренче...