25 июнь 2016 яңалыклары
-
Балаларның тапкырлыгы шаккатыра
Самокат та җитә Бер танышым сөйләгән иде. Алты яшьлек улларын эшкә өйрәтәсе килеп, әтисе бакчада түтәл утарга куша. - Менә шушы түтәлдәге чүп үләннәрен утап бетерсәң, мин сиңа велосипед алам. Күпмедер вакыт узгач, улының уйнап йөрүен күреп: - Әйдә, улым, эшеңне күрсәт, - дип бакчага керәләр. Ә анда түтәлнең яртысы...
-
Лениногорскида узган чыгарылыш кичәсе мизгелләре (фотолар)
Бүген шәһәребезнең үзәк мәйданында район һәм шәһәр мәктәбен тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе узды. Бу бәйрәмгә күз явын алырлык матур күлмәкләр кигән кызларны карар өчен генә булса да барырсың. Чыгарылышларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, мәгариф идарәсе башлыгы Вагиз Санатуллин тәбрикләде. Быел өлгергәнлек аттестатын 317 укучы ала. Шуның 65е мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар....
-
Балаларны сыйлаучы Рәйфә ханым
Күрше районда туып үскән ул, табиб булырга хыялланган. Язмыштыр инде, аңа башка һөнәр буенча укып, башкачарак эшләргә-яшәргә туры килгән. Сүзем якыннан белгән дустым Рәйфә Җиһаншина турыда. Марс абый белән Сәйдә апаның иң беренче җимеше буларак, сеңелесе Резидә белән энесе Рамилгә үрнәк була Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туып үскән кыз....
-
Планшетны вакытында ремонтламасалар нишләргә
Гарантия буенча ремонтлау өчен Сервис үзәгенә планшет тапшырдым. 10-12 көн эчендә төзәтеп бирәбез, дигән иделәр. 40 көн узды инде, әмма планшетны кайтаручы юк. Кулланучы буларак нинди хокукларым бар? -Мөһим момент - квитанциядә ремонтның срогы нинди? Әгәр дә сезгә телдән генә кыска вакытта ремонтлап бирәбез дигәннәр, ә квитанциядә башка срок күрсәтелгән...
-
Якташыбыз Людмила Аланлының өр-яңа клибын карагыз (видео)
Федотовка кызы Людмила Аланлы үзе язган җырларга берничә клип төшереп тамашачыларын сөендерергә өлгерде. Өр-яңа - "Сөйләмә син миңа" җырның сүзләрен дә ул үзе язган, сүзләре авылдашы Гәрәй Рәхимнеке.
-
Лениногорскида кеше скелеты табылган
Бөгелмәгә бару юлындагы бер бакчачылык ширкәте аллеясында скелетка әйләнгән кеше калдыклары табылган. KZNLIVE мәгълүматы буенча, ул 21 апрельдән бирле эзләнүче 58 яшьлек хатын-кызныкы булырга мөмкин. Тикшерү бара.
-
Печәнгә барганда сөт ризыклары ашамагыз
Озынборын кеше исен 30 метрдан сизә. Сөт кислотасы исе канэчкечләрне үзенә тартып китерә. Ә сөт ризыклары исә физик эш башкарганда сөт кислотасын тир белән чыгара. Шулай ук сыра яратучы һәм таза кешеләрне дә озынборыннар үз итә. Кешене ана озынборыннар гына җәфалый. Ата черкиләр исә үсемлек белән генә туклана. Ана бөҗәкләр...