3 июль 2016 яңалыклары
-
Күрше шәһәрдә яшүсмер ике бомжны үтерүдә шикләнелә
43 яшьлек ир һәм 48 яшьлек яшәү урыны булмаган хатынның үле гәүдәсен май урталарында кибет артыннан табып алалар. Соңрак аларның шәхесләре ачыклана.Бөгелмә буенча тикшерү комитеты бүлегендә җинаять эше кузгаталар. Тикшерү эшләре барышында әлеге кешене үтерүче - Бөгелмәнең бер мәктәбе укучысы тоткарлана. http://bugulma-tatarstan.ru
-
Җир җиләгеннән бик тәмле кайнатма ясау ЫСУЛЫ
Аның өчен 1 кг җиләккә 1 кг шикәр комы кирәк. Җиләкне юып, өстенә шикәр сибәбез дә сигез-ун сәгатькә калдырабыз. Соңыннан җиләкне сүрән утка кайнатырга куябыз, кайнау кергәннән соң биш минут тотабыз. Уттан алып суытабыз. Аннары кабат биш минут кайнатабыз. Процедураны өч-дүрт тапкыр кабатлыйбыз. Кайнар кайнатманы банкаларга тутырабыз. http://shahrikazan.com/
-
Лениногорскилыларны Ураза гаете көнендә гаилә бәйрәме көтә (программасы)
Ураза бәйрәме көнендә - 5 июльдә "Мәхәббәт" паркына ("Ихлас" мәчете каршында) лениногорскилылар һәм шәһәр кунаклары гаилә белән бергә ял итәргә килә ала, дип хәбәр итәләр мәчеттән. Ул көнне балаларга иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда катнашу мөмкинлеге булачак, аларның әти-әниләре исә төрле ярышларда көчен сынап караячак. Бәйрәмгә килүчеләр өчен учакта тәмле пылау,...
-
Полиция пункты янында граната табылган
Биектау поселогындагы 2 нче участок полициясе пункты янында хуҗасыз пакет табулуы турындагы мәгълүмат 112 номеры буенча кизү торучы пунктка килеп ирешкән. Пакетта Ф-1 гранатасы табылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе. Табылдык граната өйрәнүләр өчен билгеләнгән булган. Эчке эшләр министрлыгы саперлары гранатаны юк итәчәк.
-
Балалар лагерендә багана үсмер кыз өстенә ауган
Ханты-Мансийскның Шапша авылындагы балалар лагерендә багана 13 яшьлек кыз өстенә ауган. Кыз урынында ук үлгән. Фаҗига 1 июль көнне, кичке сәгать дүртләрдә була. Әлеге урынга хокук сакчылары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча белгечләр килә. Әлеге хәл буенча тикшерү эшләре бара. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item
-
Лениногорск районында пенсионер ызгышкан, аннан асфальтка егылган да үлгән
Бу турыда KZNLIVE хәбәр итә. Яңа Чыршылы поселогында яшәүче 39-яшьлек ир пенсионер белән исерткеч эчемлек кулланган. Араларында ызгыш чыга, аның вакытында ир пенсионерны төртеп җибәрә, тегесе башы белән асфальтка бәрелә һәм шунда ук үлә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. http://www.leninogorsk-rt.ru