12 июль 2016 яңалыклары
-
Бер яшьлек бала эчә торган су бочкасына батып үлгән
Фаҗига Спасск районында була. Бала - күп балалы гаиләдән, аңардан тыш тагын җиде бала була. Ире үлгәч, хатын аларны бер үзе үстерә, тик соңгы арада исерткеч эчемлек куллануы билгеле була. - Ул көнне ана балалары белән ишек алдында, ә бер яшьлек кыз берүзе өйдә калган була. Ул үрмәләп килә дә...
-
Куакбашлылар яфрак азык әзерли
Районыбыз авылларында эш туктап тормый. Кемдер печән әзерли, икенчеләре бакчада кайнаша. Шул ук вакытта хуҗалык өчен яфрак азык та әзерләргә кирәк. Куакбаш авыл җирлеге порталы хәбәр иткәнчә, алар күптән түгел "Маркс" хуҗалыгына витаминлы азык әзерләүдә булышканнар. Бу эштә беркем дә читтә калмаган: сельсовет, клуб, китапханә, балалар бакчасы, социаль хезмәт күрсәтү...
-
Лениногорскилылар футбол уйнады, кем җиңде
Үткән ялларда "Яшьлек" стадионында ирләр арасында республика беренчелеге, хатын-кызлар арасында республика чемпионаты буенча футбол ярышлары үтте. Ирләр командалары арасында дүрт матч үтте. Лениногорск Азнакайны 1:0 исәбе белән җиңде, Җәлил белән матч 1:1 исәбе белән тәмамланды. Лениногорск хатын-кызлары Казан командасы кызлары белән уйнады, уен 0:0 исәбе белән тәмамланды. Мондый матчлар 21...
-
Әлмәттә республикада тиңе булмаган пляж ачыла (фото)
Иртәгә, 13 июльдә, Әлмәт шәһәр күлендә яңартылган пляж ачыла. Тантаналы чара 13:30 сәгатьтә башлана. Татарстан Парклары дирекциясендә әйтүләренчә, пляж республикада тиңе булмаган үзгә ял зонасы булачак. Пляж биләмәсендә яңа объект һәм ял зоналары барлыкка килгән. Әйтик, вейк-парк, су чаңгысында шөгыльләнү өчен ике трасса, гаилә белән актив рәвештә ял итү өчен...
-
Казанда яман чирдән әти-әнисе хастаханәдә дәвалануын теләмәгән үсмер үлгән
Әлеге малайның әти-әнисе озак вакыт баланы хастаханәгә салуга каршы килгән. Вакыйгаларның башы апрель аена барып тоташа. Баланың үпкәсендә яман шеш булуы ачыклана. Әти-әнисе дәвалануга каршы булганлыктан, Республика балалар клиник хастаханәсе Совет районы прокуратурасына мөрәҗәгать итә. Тиешле органнар авыруның әти-әнисе белән даими рәвештә очраша, дәвалануның мөһимлеген аңлатырга тырыша. Күпмедер вакыт узгач...
-
Лениногорскилы күрше районда 9 яшьлек баланы бәрдергән
Шешминка авылына Лениногорк районыннан килгән кунак егете машинасы белән артка биргәндә, велосипед белән басып торган тугыз яшьлек баланы бәрдерә һәм фаҗига урыныннан кача, дип яза "Безнең Чирмешән" сайты. Әлеге баланы больницага бер көннән соң гына алып киләләр. Аның башы җәрәхәтләнгән, аяк бармагы сынган була. Соңрак машина хуҗасын тоткарлыйлар. Район автоинспекторлары...
-
Лениногорск музее күргәзмәгә чакыра
Туган якны өйрәнү музеенда Кино елына башышланган күргәзмә эшли башлады. Анда элек Лениногорскиның кино челтәрләрендә эшләгән кешеләрнең фотолары, тарихи документлар урын алган. Күргәзмәгә килүчеләр, викторинада катнашып, популяр фиьмнарны белүләрен дә тикшереп карый ала.