Заман сулышы

4 август 2016 яңалыклары

  • 4 август 2016 - 13:54
    Лениногорск хуҗабикәләренә яңа рецепт: кура җиләгеннән рулет
    Кирәк: 250 г он, бер чеметем тоз, 125 мл сөт, 25 г атланмай, 0,5 аш кашыгы үсемлек мае, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 7 г коры чүпрә. Эчлек өчен: 700 г кура җиләге, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы крахмал. 1. Чүпрәне җылы сөткә салып эретегез, шикәр...
    451
    0
    0
  • 4 август 2016 - 13:46
    Яшел Үзәндә өч яшьлек малай күпкатлы йортның тәрәзәсеннән егылып төшкән
    Өлкәннәрнең игътибарсызлыгы аркасында сабый бәлагә тарган Яшел Үзән шәһәренең Комсомол урамындагы 5нче йортның 3нче катыннан 3 яшьлек малай егылып төшкән. Өлкәннәрнең игътибарсызлыгы аркасында бала бу хәлгә тарган. Бәхеткә, исән. Тәрәзәдән егылып төшкән әлеге сабыйның баш мие селкенгән, умыртка баганасы һәм оча сөяге сынган. Аны шәһәр хастаханәсенең травматология бүлегенә китергәннәр. http://tat.tatar-inform.ru/
    410
    0
    0
  • 4 август 2016 - 13:38
    Бүген Шөгердә дискотека була, балаларныкы
    Весёлая детская дискотека состоится в СДК с.Шугурово 4 августа с 17:30 до 19:00. Ждём наших маленьких гостей!!!!
    415
    0
    0
  • 4 август 2016 - 13:30
    Соңгы 5 елда беренче тапкыр бәяләр төште
    25 июльдән 1 августка кадәр Россиядә куллану бәяләре 0,1 процентка төшкән. Бәяләр төшүгә төп йогынтыны яшелчәләрнең арзанаю ясаган. Кәбестәгә бәяләр 4,4 процентка, кыярга - 7,4 процентка, помидорга 8,5 процентка төшкән. Июльнең соңгы атнасында бәяләре иң нык кыйммәтләнгән продуктлар карабодай һәм атланмай булган. Аларга бәя 0,6 һәм 0,3 процентка арткан. Сәнәгать...
    392
    0
    0
  • 4 август 2016 - 12:44
    Донбасста кабат сугыш башланырга мөмкин
    ДНР җитәкчеләре әнә шул хакта кисәтә. Украина сәяси яктан да, хәрби яктан да үзенең бурычларын үтәми. Моны без җитәкчеләр генә түгел, гади халык та ачык күрә. Соңгы 5-6 көн эчендә хәлләр кискенләшә башлады. Әгәр Украина куелган кагыйдәләргә буйсынмавын дәвам итсә, тиздән сугыш чыгарга да мөмкин, - дип кисәтә шәһәр җитәкчеләре....
    374
    0
    0
  • 4 август 2016 - 12:22
    Өч кызны елга агызган
    Аларның кайдалыгы билгеле түгел. Хәзерге вакытта кызларны эзләү дәвам итә. Амур өлкәсендә Бурея елгасы районында 3 үсмер кыз югала. Кызларны эзләү дәвам итә. Югалган балаларның әти-әниләренә психологлар ярдәм күрсәтә. 110 км яр буе тикшерелгән, водолазлар 11 тапкыр су төбенә төшеп, 2,6 мең кв.м. елга төбен тикшергән. http://intertat.ru
    441
    0
    0
  • 4 август 2016 - 11:45
    Кавын һәм карбызның файдасы
    Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен файдалы. Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарталар. Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач кәеф күтәрелә. Ул шулай ук иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, баш мие тарт­масы эшчәнлеген арттыра, хроник ялкынсынулы авыруларга каршы керәшә....
    462
    0
    0
  • 4 август 2016 - 10:33
    Лениногорскилылар картинг буенча ярышларда катнашты
    29-30 июльдә Байлар Сабасында картинг буенча 21 Республика Чемпионаты узды. "Аргамак" картодромында ике көн дәвамында республикабызның 35 карт-клубыннан килгән 150 узышчы көч сынашты. Командалар арасында беренче урыннарны Яр Чаллы Һәм Байлар Сабасы узышчылары бүлеште. Шәхси зачетта Лениногорскидан Бәдретдинов Данил - 2 урын, Галиев Айнур - 3 урыннарны яулады. Котлыйбыз!
    432
    0
    0
  • 4 август 2016 - 10:13
    Лениногорскида криминал хәлләр
    25-31 июль аралыгында шәһәр һәм районда 7 җинаять теркәлгән, полициянең дежур частенә 254 хәбәр килеп ирешкән. Исерек хәлдә машина йөртүче 5 кеше тотылган. Матди зыян белән 13 юл һәлакәте теркәлгән. Бу хакта эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Сугышлы авылында 1976 елгы берәү 1954 елгы әнисе карата тавыш-җәнҗал куптара...
    457
    0
    0
  • 4 август 2016 - 10:05
    Әлмәттә бүген ике эшче агуланып үлгән
    ТР МЧСы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, бүген иртән Әлмәттә ике эшче канализациядән чыккан билгесез газ белән агуланган. Биләр урамындагы 123 нче йорт каршында канализация коесында эшләр башкарганда ике ир газ белән агуланган һәм шакшы суларга егылып төшеп үлгән. Икесенең дә гәүдәләрен табып алганнар инде.
    408
    0
    0
  • 4 август 2016 - 07:41
    Бүген көчле яңгыр, өермәле җил һәм боз яву көтелә дип фаразлый синоптиклар
    Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 4-5 августта Татарстанда һава торышының үзгәрәчәген хәбәр итә. 4 августның икенче яртысында һәм 5 август төнендә урыны белән, аеруча республиканың көнбатыш районнарында, секундына 25 метрга кадәр җитүче өермәле җил, көчле яңгыр һәм боз яву көтелә. http://shahrikazan.com/
    419
    0
    0
  • 4 август 2016 - 07:00
    Файдалы киңәшләр: укроп аша, нервыларың тыныч булыр
    Укропны без тәмләткеч буларак кына кулланырга күнеккән, шуңа да аның организмга ни дәрәҗәдә файдалы икәнен белеп бетермибез. Ул кан басымын төшерә, атеросклероз вакытында, баш авыртканнан, бөерләрдә һәм сидек юлында таш булганда кулланыла. Бөер авыруларын булдырмау максатыннан исә укропның орлыкларын кулланырга киңәш ителә. Моның өчен бер аш кашыгы уылган орлык өстенә...
    468
    0
    0
  • 4 август 2016 - 06:36
    Искитмәле: Мамадышта 100 килолы балык тотканнар
    Мамадыш районы Соколки авылында яшәүче ир 2,4 метр озынлыктагы 100 килолы җәен балыгы тоткан. Шаккатырлык күренеш булуга карамастан, хуҗалар аны үзләрендә калдырасы итмәгән. Алабугага алып барып килосын 150 сумнан сатып җибәргәннәр. Шулай итеп бер балыктан 15 мең сум акча эшләгәннәр. http://intertat.ru
    387
    0
    0
  • 4 август 2016 - 06:00
    Лениногорскилылар, изге эшкә кушылыгыз: мәчеткә макулатура китерегез
    Шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә "Кәгазьгә икенче тормыш бир" дигән акция игълан ителгән. Аның кысаларында һәркем 10 августка кадәр макулатура алып килеп тапшыра ала.
    374
    0
    0
Реклама