Заман сулышы

20 август 2016 яңалыклары

  • 20 август 2016 - 17:39
    Башларына дуршлаг киеп өйләнешкәннәр... (фото)
    Казанда яшәүче Аквар һәм Айгөл үз туйларын үзенчәлекле итеп уздырырга булган - тормыш юлын бергә үтү турында антны алар башларына... дуршлаг киеп биргәннәр. 24 яшьлек Аквар һәм 21 яшьлек Айгөл бу үзенчәлекле туйга 3 ай әзерләнгәннәр. Кайчандыр яшьләр интернетта яңа дин турында күреп алганнар: америкалы бер физик Бобби Хендерсон токмач...
    378
    0
    0
  • 20 август 2016 - 16:19
    Лениногорск кызлары казанлылар белән футбол уйнады, кем җиңде (+ФОТОЛАР)
    Бүген Лениногорскида хатын-кызлар арасында футбол буенча республика финал ярышлары үтте. Шәһәребезнең "Яшьлек" стадионында Лениногорск командасы Казанның "Мирас" командасы кызлары белән уйнады. Башкаланың берничә ел рәттән чемпион исемен алып килгән командасы белән безнекеләр лаеклы уйнады. Исәп 3:2 казанлылар файдасына тәмамланды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов республика Кубогын җиңгән командага тапшырды, икесенә дә...
    694
    0
    0
  • 20 август 2016 - 14:36
    Лениногорск хуҗабикәләре колагына: алмадан бәлеш өчен эчлек
    Өлгергән алмаларның үзәген кисеп алырга һәм телемләп турарга. Банка төбенә бераз гына шикәр комы салып, катламнар өстенә шикәр комы сибә-сибә, алманы катламлап-катламлап тутырырга. Банканы "су мунчасы"на куеп, 5 минут кайнатырга. Аннан соң капкач белән борып ябарга. Юрганга төреп, әкренләп кенә суытырга. http://www.atnya-rt.ru
    415
    0
    0
  • 20 август 2016 - 13:14
    Нәбирә Гыйматдинова гаиләсенә зур кайгы килгән
    Татар милләтенең күренекле язучысы Нәбирә Гыйматдинованың әнисе Зәйнәп Шәрәфетдин кызы Гыйматдинова вафат булган. Зәйнәп апаның урыны җәннәттә булсын. Нәбирә Гыйматдинованың олы кайгысын уртаклашабыз. Туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, дип яза "Идел".
    693
    0
    0
  • 20 август 2016 - 12:35
    Татарстанда аномаль һава торышы урнашты- Гидрометцентр
    Бүгеннән - 20 августтан башлап Татарстанда аномаль эссе һава торышы күрсәткечләре чиген узды. Бу хакта Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне күзәтү Идарәсе хәбәр итә. Бу республикадагы тәүлектәге уртача температура безнең климат нормаларыннан 9 һәм күбрәк градуска югарырак һәм бу күренеш биш көн һәм аннан да артыграк дәвам итә...
    383
    0
    0
  • 20 август 2016 - 10:47
    Мәктәпләрнең компьютерларын яңарталар
    Мәктәпләргә элек республика мәгълүматлаштыру кысаларында кайтарылган компьютерлар искерде. Хәзер алар яңартуны сорый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укытучыларның республикакүләм август конференциясендә бу хакта да сүз алып барды. Агымдагы елда мәктәпләргә 10 мең яңа компьютерлар биреләчәк. Конференциядә ноутбукларга сертификатлар да тапшырылды. http://www.almet-rt.ru
    434
    0
    0
  • 20 август 2016 - 10:25
    Лениногорскилылар, театрга барабызмы?! Әтнә артистлары бушлай спектакль куя
    20 августта шәһәребезнең Мәдәният сараенда Әтнә дәүләт драма театры "Мулла" исемле спектакль күрсәтәчәк. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү бушлай.
    494
    0
    0
  • 20 август 2016 - 09:11
    Минтимер Шаймиев кичә оныгын өйләндергән! (фото)
    Кичә Казанда Минтимер Шаймиевның оныгы - Тимур Шәймиев өйләнгән. Үзенә кәләш итеп ул Түбән Камадан Регина имесле кызны сайлаган. Тимур Шәймиевның туе Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан "Вода" ресторанында узган. Кунакларның күңелен Михаил Галустян һәм Екатерина Скулкина ачкан. Яшьләрне котларга Минтимер Шәймиев үзе дә килгән. Туй азагында күкне искиткеч салют бизәгән....
    544
    0
    0
  • 20 август 2016 - 08:06
    Лениногорскида чираттагы "Ишегалды бәйрәме" узды (фотолар)
    19 августта станцияда урнашкан Мәдәният йортында 12 ТОС җирле үзадарәсе ЭПУ"Лениногорскгаз" белән берлектә әзерләгән "Ишегалды бәйрәме" узды. Кешеләр рәхәтләнеп концерт тыңлады, төрле конкурсларда катнашып, бүләкләр алды, арасында биючеләр дә булды. ТОС тормышында актив катнашучыларга район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды. Балалар өчен батут эшләде, клоун уеннар...
    383
    0
    0
  • 20 август 2016 - 08:04
    Лениногорскилылар, кино карарга килегез!
    Түбән сулык янында урнашкан ачык һавада кинотеатрда кино карарга килегез. Бүген, 20 августта, балаларга "Как поймать перо Жар-птицы" мультфильмы күрсәтеләчәк. Башлана 19.00 сәгатьтә. 20.30 - "Печки-лавочки" нәфис фильм.
    448
    0
    0
  • 20 август 2016 - 06:58
    Табигатьтәге могҗиза: августта алмагачлар кабат чәчәк ата
    Арча алмагачлары көз үтеп, кыш килеп, язгы чыкканны көтеп тормаган, мул итеп чәчәк ата башлаган. "Арча хәбәрләре" arskmedia.ru сайты аша шул хакта хәбәр итә. Шәһәрнең Пионер урамындагы ике хуҗалыкта алмагачлар чәчәктә утыра. Хуҗалары әйтүенчә, әлеге агачлар быел алма биргән, берсенеке тиз коелып беткән дә, яңа уңыш бирергә исәпләгәндер инде. Ә...
    440
    0
    0
  • 20 август 2016 - 06:27
    Лениногорскилыларга 20 августка йолдызлар фаразы
    Овен: День сулит Овнам серьезные перемены - возможна смена работы, разрыв отношений с любимым человеком или большие проблемы в бытовом плане. В первой половине дня вы будете чувствовать себя абсолютно разбито и растерянно, а вот вечером возможен просвет. Вы встретите человека, который кардинально изменит вашу жизнь. Телец: Столкновение интересов -...
    431
    0
    0
  • 20 август 2016 - 06:22
    Бүген безне нинди һава торышы көтә?
    20 август шимбә көнгә явым-төшемнәрсез эссе көн вәгъдә итә синоптиклар. Иртәнге якта һава температурасы +27, көндез +32-33, кичен 26 градус эссе булачак дип вәгъдә ителә. http://intertat.ru
    0
    0
    0
Реклама