Заман сулышы

3 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 3 сентябрь 2016 - 18:14
    Лениногорскилылар Земфира концертына бара ала
    Иртәгә, якшәмбе көнне, популяр рок-башкаручы Әлмәттә чыгыш ясаячак. 4 сентябрьдә нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Концерт ДК «Нефтьче» каршындагы мәйданда булачак. Земфира 20:00 - 21:00 сәгать арасында җырлый.
    547
    0
    0
  • 3 сентябрь 2016 - 18:01
    22 градуска кадәр җылы көтелә
    Иртәгә республиканың кайбер районнарында бераз яңгыр явачак, көндез - яшенле яңгыр көтелә дип хәбәр итә республика Гидрометүзәге. Төнлә һәм иртән томан, җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, секундына 16 метрга кадәр. Төнлә температура 7-12 градус, көндез 17-22 градус тәшкил итәчәк. http://tatar-inform.tatar/
    426
    0
    0
  • 3 сентябрь 2016 - 17:35
    «Мунча ташы» башкаруында «Лебединое озеро» (видео)
    Татар шоу-бизнесында ниләр генә күрмәссең! Кирәк икән җырлыйлар да, кирәк икән бииләр дә, кирәк икән юмор да сөйлиләр. Ә менә әзмәвердәй өч мужикның «Аккош күле» балетын биегәнен күргәнегез юктыр әле. Каршы алыгыз! «Мунча ташы» башкаруында «Лебединое озеро»! http://artistlar.ru
    1092
    0
    0
  • 3 сентябрь 2016 - 15:54
    Татарстанда пенсионерларны асрамага бирәләр - кем ала?
    Киләсе 2017 елдан Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы яңа проект башлый. Ул - «Өлкән кешене тәрбияләүче гаилә» дип атала. Шулай итеп, киләсе елда үзләрен-үзләре карарга сәләтсез өлкән яшьтәге кешеләрне 30 гаиләгә тәрбиягә урнаштырырга телиләр. Әлбәттә, андый гаиләләрне катгый рәвештә сайлаячаклар. Монда гаиләнең матди хәленә, өйдәге үзара мөнәсәбәтләргә дә...
    438
    0
    0
  • 3 сентябрь 2016 - 15:22
    Лениногорскида терракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар
    Менә 10 ел инде Россиядә - терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Лениногорскида да шактый күп чаралар үтте. Мәсәлән, "Исток-башлангыч" үзәгендә учреждение хезмәткәрләре катнашында митинг үтте. Анда катнашучылар шәмнәр кабызып, бер минут тынлык белән терракт корбаннарын искә алды.Ахырдан күккә шарлар очырдылар.
    498
    0
    0
  • 3 сентябрь 2016 - 14:50
    Бүген Рөстәм Миңнеханов иң чибәр татар кызына машина бүләк итәчәк
    Бүген Чиләбедә "Татар кызы - 2016" Бөтенроссия милли бәйгесенең финалы узачак. Анда Россия, Латвия, Казахстаннан 14 кыз чыгыш ясаячак. Җиңүче кызга кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, алтын йөгертелгән күчмә таҗ тапшырылачак. Шулай ук ул Татарстан Президентыннан "Лада Приора" машинасына ия булачак. Быелгы бәйге Габдулла Тукай иҗаты нигезендә оештырылачак. Чараның махсус кунагы...
    431
    0
    0
  • 3 сентябрь 2016 - 12:47
    Лениногорскида яшәүче Нәбирә әбигә 90 яшь тулды (фотолар)
    Бүген, 3 сентябрьдә, тыл хезмәтчәне Имаметдинова Нәбирә Гафият кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән Нәбирә әби бүген өй түрендә иң кадерле кеше. Аны котларга балалары, оныклары, туганнары, курше-күләннәре җыелган. Мулдан табын корылган, өй эчен яңгыратып, мулла Коръән сүрәсен укый. - Күпне күрдем. Сугыштан әтиебез...
    506
    0
    0
  • 3 сентябрь 2016 - 10:51
    Габделфәт Сафинның кызы кияүгә чыкты (фото)
    Кичә Рузилә һәм Габделфәт Сафиннарның беренче балалары - Әдилә олы тормыш юлына аяк басты. Кияү Айрат исемле, Казан егете. Яшьләрнең никахы апрель аенда булган иде. http://intertat.ru/tt/
    506
    0
    0
  • 3 сентябрь 2016 - 10:38
    Ташкабактан кайнатма ясаганыгыз бармы?Менә сезгә рецепт.
    1 кг ташкабак, 1 кг шикәр комы, 1 әфлисун яки лимон. Ташкабакны шакмаклап турыйбыз да өстенә шикәр комы сибәбез һәм төнгә калдырабыз. Иртән кайнатып алабыз, иттарткыч аша чыгарылган лимон (әфлисун) салабыз. Өч тапкыр бишәр минут кайнатабыз. Һәр кайнатудан соң суытып алырга онытмагыз.
    519
    0
    0
  • 3 сентябрь 2016 - 09:53
    Илфак Шиһапов: «Нәрсә ул нигъмәт?»
    Авылга әнигә шалтыраттым. Көненә ким дигәндә ике тапкыр шалтыратам мин аңа - ялгызы, яше дә бар, гел кайтып булмагач, сагындыра да. Шалтыраткан саен, вакытка карап, тәмләп сөйләшәбез. Авыл хәлләрен ул сөйли, Казан, республика тирәсендәгесен - мин. Беркөн сөйләшкәндә әни әйткән бер нәрсә мине нык тетрәтте. Ул үзенә генә хас йомшак...
    447
    0
    0
  • 3 сентябрь 2016 - 09:33
    Минималь хезмәт хакын арттыралар
    Россиядә минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) артачак. Аны 7,5 мең сумнан 8,8 мең сумга кадәр күтәрәчәкләр. Үзгәреш 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең вице-премьеры Ольга Голодец белдерде. http://www.almet-rt.ru
    429
    0
    0
  • 3 сентябрь 2016 - 08:40
    Лениногорскилылар, күл буена үрдәкләр ашатырга килегез (фотолар)
    Шәһәрнең медсанчасте янында урнашкан югары сулыкта кыргый үрдәкләр яши. Ул якка һава суларга чыксаң, күлдә үрдәкләрнең чумып-чумып нидер тотканнарын, рәхәтләнеп йөзгәннәрен күзәтергә була. Әгәр дә инде үзләрен ипи йомшагы белән сыйларга теләсәң, үрдәкләр бер дә каршы түгел. Сез дә килегез үрдәкләрне ашатырга.
    393
    0
    0
  • 3 сентябрь 2016 - 07:07
    Лениногорск хуҗабикәләре, ашлар өчен тәмләткеч әзерлибез
    500 гр помидор, 500 гр суган, 500 гр кишер, 500 гр баллы борыч, 300 гр петрушка, 400 гр тоз. Кишерне эре угычта уабыз, суган белән борычны буй-буй итеп, помидорны, кабыгын салдырып,телемләп, яшел тәмәткечне ваклап турыйбыз. Барысын бергә кушып, өстенә тоз салып, банкаларга тутырабыз һәм капрон капкач белән ябып куябыз. Тәмләткечне...
    452
    0
    0
  • 3 сентябрь 2016 - 06:33
    Җиргә зур астероид якынлаша - куркыныч яный!
    Төрле ил галимнәре берьюлы әлеге астероидның зур куркыныч тудыруы хакында чаң сукты. Аның белән бәрелешүдән берничек качып булмый, диләр. Астероид Чиләбегә төшкәненнән 50 метрга зуррак диелә. Аның бәрелүе генә түгел, Җиргә якынаюы да куркыныч тудыра икән. Әгәр дә ул Җиргә бәрелмичә, югары катлаулардагы газлы тышчада таралса гына да, тереклек һәм...
    436
    0
    0
  • 3 сентябрь 2016 - 06:20
    3 сентябрьгә Йолдызнамә
    Овен: Для Овнов сегодня наиболее комфортным и продуктивным времяпровождением станет домашний отдых в кругу семьи или небольшой пикник на природе в обществе старых и проверенных друзей. Ближе к вечеру ожидается прилив энергии и обострение эмоциональности, а также появится склонность пофилософствовать. Телец: Днем Тельцы смогут позволить себе немного расслабиться и унестись...
    405
    0
    0
Реклама