8 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Карагай авылында яңа клуб ачылды (фотолар)
Кичә Урдалы авылы җирлегенә караган Карагай авылында яңа клуб бинасы ачылу тантанасы булып узды. Иртәдән үк Карагай авылының яше-карты, район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары бәйрәм буласы урынга җыелдылар. Бәйрәмне район башлыгы Рәгать Хөсәенов башлап җибәреп, авыл халкын куанычлы көннәре белән котлады. 100 дән артык кеше яшәгән авылга клубның кирәклеген ассызыклады."Карагай...
-
Айгөл Бариева: «Фотога төшү - кешенең энергиясен ала»
Ә сез балагызның фотосын интернетка урнаштырырга курыкмыйсызмы? Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артисты: - Еллар узгач искә алырга, истәлек итеп сакларга дип, балаларның фотоларын күбрәге үзем өчен урнаштырам. Берсендә телефоным ватылгач, барлык мәгълүмат та юкка чыкты, фотолар да бетте. Шул чакта нәкъ менә социаль челтәр аша бар фотоларны кабат туплый алдым....
-
Пенсионерларга капиталь ремонт өчен түләгән акчалары кайтарыла
Татарстанга 70 яшьтән өстән булган эшләмәүче пенсионерларга күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт өчен күчергән взносларына компенсация өчен 29 миллион 19 мең сум акча бүлеп бирелгән. РФ Премьер-министрының бу хактагы боерыгы чыккан. Субсидия берүзләре яки эшләмәүче пенсионерлар белән бергә яшәүче торак милекчесенә бүленә. 70 яшь тулган кешеләргә ул 50, ә 80...
-
Лениногорскида мобиль пункт эшләде
"Бердәм Россия" партиясенең мобиль пунктларының шәһәребезгә беренче генә килүе түгел. Бу юлы ул Җиңү паркында тукталды. Һава торышы салкын торгангамы, әллә бу вакытта күпчелек кешеләрнең эштә булгангамы, гадәттәгечә, гозер- сораулар әллә ни булмады. Тик алай да, "Бердәм Россия " дип язылган автобус янына очраклы рәвештә тукталып, үз теләкләрен әйтеп калырга...
-
Лениногорскилы унбиш тәүлек утырачак
Лениногорскилыны ике баласына алимент түләмәгән өчен 15 тәүлеккә кулга алганнар, бу турыда республика буенча суд приставлары сайты хәбәр итә. Ул эшкә урнашмаган, яшәү урынын гел үзгәртеп торган, суд приставларына приемга килмәгән. Нәтиҗәдә ирне розыскка биргәннәр. Тапкач административ беркетмә төзиләр һәм мировой судья 10 тәүлеккә арестка алырга , дигән карар чыгара....
-
Евровидение-2017 Россиядә узарга мөмкин
2017 елгы "Евровидение" бәйгесе Украинада узарга тиеш. Әлеге хокук аларга әлеге ил җырчысы соңгы бәйгедә җиңү яулагач бирелгән иде. Әмма оештыручылар халыкара җыр бәйгесен башка илгә күчерергә дә мөмкин. Чөнки Украинада Евровидение-2017 бәйгесенең кайсы шәһәрдә узачагына һәм инфраструктураның нинди акчага төзеләчәгенә һаман да ачыклык кертә алмыйлар. "Украина 2016 елда җиңү...
-
Татарстан АЗСларында барлык төр ягулыкка бәяләр төшә
Һәр төр ягулыкның бер литры кимендә 60 тиенгә арзанракка сатыла башлаячак. 7 сентябрьдән Татарстанның автомобильләрне ягулык белән тәэмин итү станцияләре хуҗаларына мотор ягулыгының барлык төренә ваклап сату бәяләрен 60 тиенгә төшерергә тәкъдим ителгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Ягулык энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе җитәкчесе Роберт...
-
Лениногорскилыларга 8 сентябрьгә йолдызлар фаразы
Овен: Овны в первой половине дня смогут действовать максимально свободно и уверенно. Все текущие дела, проблемы и вопросы лучше решать именно в это время суток. Ближе к вечеру вам понадобится общение с партнером, его советы по каким-то вопросам. Телец: Домашние обязанности будут вызывать у Тельцов неоднозначную реакцию. То вы будете...
-
5 меңне кайчан таратачаклары билгеле
Пенсионерларга бер тапкыр бирү өчен каралган 5 мең сум акчаны алу өчен Пенсия фонды идарәләренә барып йөрергә кирәкми. Аны 2017 елның гыйнвар ае пенсиясе белән бергә бирәчәкләр. Шунысы да бар, бу сумманы эшләүче пенсионерлар да алачак. Алга таба индексацияләүгә килгәндә, РФ Хөкүмәте 2017 елдан башлап индексациянең элекке тәртибенә кире әйләнеп...
-
Татарстанда ике эшче җир астында күмелеп калган
Гадәттән тыш хәл Чаллының Яңа шәһәрендәге 18/01 нче йорт янында булган. Эшчеләр кабель салу буенча җир асты эшләре алып барган. Ике эшченең өстенә ком ишелгән. Урында коткаручылар эшли. Эшчеләрнең башта берсен казып алганнар. 36 яшьлек эшче үлгән. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте...
-
Синоптиклар көчле яңгыр вәгъдә итә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 8 сентябрьдә, иртән һәм көндез көчле яңгыр көтелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Республикада көндезге һава температурасы 11-16, Казанда 13-15 градус җылы булачак. Күпчелек районнарда яңгырлар, урыны белән көчле явым-төшем 9 сентябрьгә каршы төндә дә кабатлана. Һава температурасы ул...
-
Хәерле иртә! Уңышлы көннәр!