1 октябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар зур этнографик диктант язачак
4 октябрьдә һәркайда, шул исәптән, безнең районда да "Зур этнографик диктант" бөтенроссия акциясе үтәчәк. Диктантта рус телен белүче, белеменә, социаль статусына, нинди диндә һәм гражданлыкта булуына бәйсез рәвештә 15 яшьтән олырак кешеләр катнаша ала. Диктант халыкның этнография ягыннан, шулай ук Россиядә яшәүче халыклар турында белемен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк, этникара мөнәсәбәтләрне...
-
Elvin Grey тиздән Лениногорскига килә
Әлеге яшь артистның "В контакте"дагы рәсми төркеменнән күренгәнчә, октябрьдә ул янә Лениногорскига килергә җыена Концерты 7 октябрь көнне Мәдәният сараенда узачак
-
Бәйгебездә яңа катнашучы: Сугышлыдан Айнур Алтынбаев
Менә нинди эре бәрәнге үстергән Сугышлы авылында яшәүче Алтынбаевлар гаиләсе. Аларны фотога 8 сыйныф укучысы Айнур Алтынбаев төшереп "Заман сулышы"на юллаган. Сезнең өчен көзге муллык нәрсә ул? Фотоларыгыз белән бүлешегез, бәйгедә көтеп калабыз! ВКонтактеда "Заман сулышы" страничкасына, zaman5@yandex.ru электрон адресына юллагыз.
-
Урмышлы укучылары Өлкәннәр көне уңаеннан шигырьләр иҗат иткән
Урмышлы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Өлкәннәр көненә үзенчәлекле бүләк әзерләделәр: әби-бабаларына багышлап шигырьләр иҗат иттеләр. Өлкәннәр көне итеп Без сезгә шигырь яздык. Озын гомерле булыгыз, Дигән теләктә калдык. Эльмира Хисамова Өлкәннәр көне белән Барчагызны котлыйбыз. Исәнлек, саулык, бәхет Чын күңелдән телибез. Алинә Сәйфуллина. Минем әби иң уңганы, Минем әби...
-
Лениногорск авыллары ярминкәгә каз, сөт, ит, бодай алып килгән иде (фотолар)
Бүген шәһәргә ярминкәгә Керкәле, Шөгер, Иске Иштирәк, Зәй-Каратай, Кузайкино һәм башка авыллардан сатарга азык-төлек алып килгән иделәр.
-
Лениногорскида көзге ярминкә үтте (фотолар)
Бүген Лениногорскиның үзәк мәйданында көзге ярминкә үтте. Күмәк хуҗалыклар, фермерлар үз продукцияләрен алып килделәр, чит төбәкләрдән килеп тә сату итүчеләр булды. Бәрәңгене килограммын 12 дән алып 17 сумгача саттылар. Сыер итен килограммын 270-280 сумга, сарыкныкын 300гә, тавыкныкын 200 дән саттылар. Кәбестәнең килограммы 10 сум иде, суган -12 сум торды. Балның...
-
Илсөябезнең бүген кибете ачыла
"В контакте"дагы рәсми төркеменәге мәгълүмат буенча аның бүген Казанда үз кибете ачыла. Менә нәрсә дип яза ул: "Диваннарым кайта!!! Мин көткәннән дэ матурраклар. Тукымаларын үзем сайладым. Ходайга тапшырдым"
-
Бәйгебезгә Керкәле авылыннан кушылалар: Илгиз Сәхаув
Керкәле авылында яшәүче тугызынчы сыйныф укучысы Миләүшә Сәхаува узенең энесе Илгизне бакчада үзләре үстергән яшелчәләр янында фотога төшергән һәм конкурска юллаган "Көзге муллык" бәйгесенә сез дә кушылыгыз! ВКонтактедагы "Заман сулышы" страничкасына, zaman5@yandex.ru фотолар салыгыз.
-
Бүген лениногорскилыларны яңгырлы көн көтә
Интернет мәгълүматлары буенча, бүген бездә көне буена яңгыр явачак. Температуры көндез дә, кич белән дә 9 градустан артмаячак. Җил секундына 9 м/с тизлегендә исәчәк. Ә менә иртәгә яңгыр булмаска тиеш, температура 9дан 13 градуска кадәр җылы булыр, дип көтелә.
-
Әнисе белән энесен коткарам, дип утка кергән
Фаҗига кичә иртәнге якта булган. Тукай районында янгын элемтәсе пунктына Мирный урамында шәхси йорт януы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗалары - 70 яшьлек хатын-кыз һәм аның 52 һәм 38 яшьлек уллары каршылый. Олы уллары әнисен һәм энесен янгыннан алып чыкканда сулыш юлларын пешергән булып чыга. Аны шифаханәгә озаталар....
-
Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы өлкәннәр көне белән котлый
Хөрмәтле өлкән яшьтәге лениногорскилылар, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары! Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм чорлар әм буыннар арасында тыгыз бәйләнешне гәүдәләндерә. Өлкән буын кешеләре үзләренең һөнәри белемнәрен һәм тормыш зирәклеген яшь буынга тапшыра. Без моны авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә күрәбез, сизәбез. Лаеклы ялда булсалар да, шушы...