4 октябрь 2016 яңалыклары
-
Казан янә беренче!
Казан 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда урын алу өчен тавышлар саны буенча янә беренчелеккә күтәрелде (340 316). Икенче урында Ерак Көнчыгыш (339 283), өченче урында 338 013 тавыш җыеп, Сочи бара. Тик моңа вакытыннан алда шатланып, дилбегәне бушатырга ярамый, чөнки әле тавыш бирү дәвам итә һәм алдагы тавыш бирергә...
-
Лениногорскилылар "кайнар линия" телефоннарына шалтырата ала
Өлкәннәр декадасында Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволары тарафыннан оештырылган "кайнар линия" телефоннары эшли. Учреждениеләрнең тулы исемлеген, эш сәгатьләре һәм башка кирәкле мәгълүматны түбәндәге ссылка буенча укый аласыз:http://mtsz.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/735749.htm.
-
Газга бәя артачак
"2016 елда без илдә нефть һәм газ чыганаклары булган урыннарның бик аз ачылуын күзәтәбез, димәк, ресурс үсеше дә аз. Энергия бирүче чыганакларга бүгенге бәяләр белән икътисадта газ таләп ителгән өлкәдә карарларны үтәп булмый. Шунлыктан, безне энергия чыгнакларына дөнья күләмендә бәяләр күтәрелү көтә», - дип шәрехли Миллер бу хакта «Интерфакс» агентлыгына....
-
1 декабрьгә кадәр һәр төр салым түләнеп бетәргә тиеш
Милек салымы түләр вакыт җитте. 2015 ел өчен салым түләү турындагы белдерү хатлары Татарстан халкына 18 октябрьгә кадәр таратылып бетәчәк. Федераль салым органы хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татарстанда милек салымын хисаплау эше тәмамланган инде. Исегезгә төшерәбез: җир, транспорт һәм физик затларга милек салымына бердәй түләү срогы билгеләнде - түләү 1 декабрьгә...
-
Лениногорскилылар "Халык контроленә" мөрәҗәгать итә ала (видео)
-
Казан, Бөгелмә, Әлмәт: Татарстанның иң күп эчүче шәһәрләре билгеле
Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе республиканың кайсы районнарында күпме күләмдә спиртлы эчемлек сатылуын ачыклаган. Беренче урында Казан тора. Быелның 8 аенда башкалада җан башына 10,6 литр исерткеч эчемлек сатылган. Икенче урында - Бөгелмә. Биредә җан башына 10,4 литр спиртлы эчемлек сатылуы ачыкланган. Әлмәт тә калышмый - 10,2 литр. Дүртенче һәм бишенче...
-
Лениногорскилылар этнографик диктант язды
Мәгариф идарәсенең актлар залында лениногорскилылар зур этнографик диктант язды. Ул "Халыклар күп - ил бер" девизы белән үтте. Диктант Россиядә яшәүче халыклар турында, тарихы хакында белем дәрәҗәсен ачыклау максатыннан узды. Диктант язарга теләүчеләр 50 кешегә җыелды. Алар арасында мәктәп укучылары, һөнәр ияләре дә бар иде. 15 яшьтән башлап, теләге булган...
-
Лениногорскида 700нче сабый туган
Узган атнада Лениногорск ЗАГС бүлегендә 700нче яңа туган сабый теркәлде, дип хәбәр итә әлеге бүлек. Ул - Федоровлар гаиләсендә туган Тимур исемле малай. ЗАГС хезмәткәрләре әлеге уңайдан әти-әнисен - Евгений Николаевич белән Лилия Мансуровнаны котлап, туу турында таныклык тапшырганнар.
-
Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә дәресләр башланды
«Ихлас» мәчетендә традицион ислам нигезләренә өйрәнү дәресләре башланды. Ул рус һәм татар телләрендә алып барыла. Дәресләр һәр атнаның якшәмбесендә 12.00 сәгатьтә,балалар өчен 10.00 да башлана. Кызыксынучылар өчен телефон: 5-10-10.
-
Бәширә Насыйрова үзенә "Галкин" тапкан!
Пугачева белән Галкинга ияреп, алар да хәзер бергә! Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова белән яшь җырчы Алмаз Хәсәнов уртак концерт оештырырга булган. - Алмаз Хәсәновның җырлавын ишеткәч тә, тавышына гашыйк булдым. Алмаз җырны профессиональ дәрәҗәдә башкара, аның тавыш мөмкинлекләре зур. Үзе дә бик чибәр егет ул. Башта бу талантлы егетне...
-
Конкурсыбызга Урмышлыдан Өлфәт Абдуллин кушыла
Конкурсыбызга Урмышлыдан Өлфәт Абдуллин кушылды. Менә аларның базы - көзге уңыш белән тулган.
-
Яңа министр уку йортларына язмача имтихан бирдереп кертергә җыена
Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева профильле предметлар буенча язмача имтиханнар бирүне кайтарырга кирәк дигән фикер белән чыкты, дип хәбәр итә РИА Новости. Яңа министр мәктәп иншасының классик формасы кайтуга өметләнә һәм ике елдан аның эллеккеге тәртикә керүенә ышана. Шулай итеп ул мәгариф системасының элеккеге, халыкара әһәмиятен кайтарырга уйлый....
-
Сентябрьдә чит илгә сатылган туристик юлламаларның 40 проценты Төркиягә туры килә
Сентябрь нәтиҗәләре буенча беренче унлыкка Испания, Таиланд, Болгария, Доминикана һәм Черногория кергән. Сентябрьдә туристлык агентлыкларының гомуми юлламалар сату күләменең 40 проценты Төркиягә туры килгән, дип хәбәр итә Россия туриндустрия берлеге матбугат секретаре Ирина Тюрина. Бу хакта "Коммерсант" яза. "Горячие туры" һәм "ТБГ" берләштерелгән челтәренең броньлау үзәге статистикасы буенча, гомуми сатуларның...
-
Лениногорскида 19 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Иртән урыны белән явым-төшем күзәтелсә дә, көндез яңгыр яумаячак. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 14-19 градус җылы булачак. http://intertat.ru/
-
Лениногорскилыларны 4 октябрьдә ниләр көтә?
Овен: Овнам в эту субботу не удастся реализовать свои планы на отдых. В первой половине дня вы будете помогать кому-то из друзей. Не исключено, что вечером вас внезапно вызовут на работу. Телец: Тельцы сегодня будут как никогда веселы и доброжелательны. В попытках сделать жизнь окружающих ярче вы зайдёте так далеко,...