6 октябрь 2016 яңалыклары
-
Зифа Кадыйрова: "Көчсез ир белән яшәү кызык түгел" - "Татарстан" журналы
Зифа Кадыйрова 48 яшендә каләмгә үрелә. Тугыз ел эчендә биш китабы дөнья күрде, дүртесе республиканың «Ел китабы» конкурсында җиңде. Зифа Кадыйрова кичә утырып әсәр язды да бүген популяр булды түгел. Башта аның язганнарын туган-тумачасы, таныш-белеше укып чыга, фатихасын бирә. Шуннан соң Зифа ханым кредит алып, китап бастыра, аларны кибетләргә тарата....
-
Лениногорскилылар алтын туйларын билгеләп үтте
Шушы көннәрдә лениногорскилылар Геннадий Александрович белән Галина Александровна Мошниковлар гаиләсе 50 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтте. Алар шәһәрнең ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә Почетлы юбилярлар китабына кул куйды һәм, яшь чакларын искә алып, туй вальсыда әйләнделәр.
-
Лениногорскилылар Ленин һәйкәлен юачаклар
9 октябрь көнне сәгать 12 дә шәһәребезнең үзәк мәйданында "Чисталык акция"се үтәчәк - Ленин һәйкәлен юачаклар. Әлеге акция "Шифа" сәүдә челтәре ярдәме белән уздырыла. Катнашучыларга бүләкләр.
-
Лениногорскида өлкән яшьтәге хатын-кыз үз фатирында янгында үлгән (фото)
Янгын чыгуга ут белән сак эш итмәү сәбәп булырга мөмкин. Кичә 10.50 сәгатьтә диспетчер хезмәтенең 112 бердәм номерына Лениногорскида биш катлы панель йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте. Ике минуттан йорт янына янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килгән....
-
Лениногорск кибетләрендә яшүсмерләргә аракы сатканнар
Сентябрь аенда шәһәр һәм райондагы 7 кибеттә балигълык яшенә җитмәгәннәргә исерткеч эчемлек сатулары ачыкланды, дип хәбәр итә дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы. Алар - Тимәштәге "Йолдыз" һәм Керкәледәге "Мишәр" кибетләре, шәһәрдәге Ленинградская, Заварыкин, Куйбышев, Кошевой урамнарындагы -"Фикс прайс", "Тәмле", "Пятерочка", "Миг", "Универсам" азык-төлек сату нокталары. Әлеге сатучылар административ штрафка...
-
Лениногорск Мәдәният сараенда эшсезләр өчен ярминкә үтте (фотолар)
Чарада мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр һәм теләгән һәркем - барлыгы 90га якын кеше катнашты. Ярминкәгә килүчеләргә пешекче, сатучы, ярдәмче эшче, электромонтер, фрезерчы, слесарь, автомобиль йөртүче, көйләүче, маляр, җыештыручы һәм башка белгечлекләр буенча 70тән артык эш урыны тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, 35 кеше шәһәр предприятиеләре тәкъдим иткән эш урыннарына чакыру алды....
-
Лениногорск мәчетендә укытучыларны хөрмәтләделәр (фотолар)
Шәһәр һәм райондагы мәгариф ветераннарын, укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мәчеткә чакырып хөрмәтләделәр. "Ихлас" мәчетенә ул көнне иллеләп укытучы килгән иде. Арада күп еллар мәгариф идарәсе начальнигы булып эшләгән Рафик Хәмидуллин, озак еллар шул өлкәдә хезмәт куйган Шат Сираев, әле хәзер дә балаларга әдәп-әхлак дәресләре укытучы Галия апа Рәхимова, Рәисә апа...
-
Россиядә 50 сумлык дару булмаячак
Хөкүмәт фармацевтика ширкәтләренә арзан дарулар бәяcен сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт белән килештерми генә куярга рөхсәт итә торган проект өлгесе әзерли. Русия хөкүмәте илдә җитештерелгән, 50 сумнан арзанрак булган, яшәү өчен мөһим даруларның бәяләрен контрольдә тотудан баш тартырга җыена. Бу хакта вице-премьер Аркадий Дворкович президент Владимир Путинга...
-
Лениногорскилыларга 6 октябрьгә Йолдызнамә
Овен: Сегодня для Овнов высок риск совершить крупный промах в работе с документацией. Чтобы избежать проблем, не позволяйте себе расслабляться в служебные часы. Наградой за этой для вас станет незабываемый вечер в романтической обстановке. Телец: Тельцы проведут сегодняшний день во власти сентиментальных настроений. Вы опоздаете на работу, решив помочь бездомному...
-
2020нче елдан барлык автомобильләргә "кара тартма" куелачак
"Кара тартмалар" ГЛОНАСС системасы ярдәмендә транспорт чараларының хәрәкәт юнәлешләре турындагы мәгълүматны яздырып барачак. Россия хөкүмәте 2020нче елдан барлык автомобильләргә "кара тартма" кую идеясен хуплады. "Кара тартмалар" ГЛОНАСС системасы ярдәмендә транспорт чараларының хәрәкәт юнәлешләре турындагы мәгълүматны яздырып барачак. Бу хакта "Известия " яза. Навигацион мәгълүмат җыю бердәм системасын булдыру идеясе РФ...
-
Лениногорскида һава температурасы түбән төшә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 6 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 4-9, көндез 8-13 градус җылы булачак....
-
Хәерле иртә! Уңышлы көннәр!