8 октябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстанда бер ир-ат трактор астында тапталып үлгән
Ютазы районы Бәйрәкә авылы янындагы фаҗига 6 октябрьдә, көн уртасында булган. Басу юлында 42 яшьлек тракторчы йоклап яткан ир-атны күрмәгән һәм тракторы белән аны таптаткан. Беренчел фаразлар буенча, 53 яшьлек ир-ат исерек булган. Табиблар аның гомерен саклап кала алмаган - ул хастаханәдә үлгән. http://matbugat.ru/
-
Салым түләр чак
Федераль салым органы хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татарстанда милек салымын хисаплау эше тәмамланган. 2015нче ел өчен салым түләү турындагы белдерү хатлары халыкка 18нче октябрьгә кадәр таратылып бетәчәк. Җир, транспорт һәм физик затларга милек салымына бердәм түләү 1нче декабрьгә кадәр башкарылырга тиеш. http://shahrichalli.ru/
-
Илсөя Бәдертдинова: “Гомеремдә дә болай дулкынланганым юк иде”
Кичә Казан үзәгендә урнашкан "Мебельный базар"ның беренче катында Илсөя Бәдертдинованың диваннар сатыла торган шәхси китебе ачылды. Анда фабриканың җитәкчеләре, җырчының иҗатташ дуслары җыелган иде. Кунаклар диваннарны карап, тотып, аңа утырып, сыйфатын үзләре тикшереп карады. Алай гына да түгел, Илсөя үзенең кибетенә кунакка килгән һәр кешене ягымлы йөзе белән каршы алып,...
-
"Көзге муллык" бәйгесендә тавыш бирү турында.
Кичә сайтыбызда тавыш бирү башланды дип хәбәр иткән идек. - Тавыш ничек бирергә? -дигән сораулар килә башлады. http://www.zamansulyshy.ru/tt/the-news-tat/item/9200-leninogorskilyilar-igtibar-k%D3%A9zge-mullyik-b%D3%99ygesend%D3%99-tavyish-bir%D2%AF-bashlandyi.html - шушы сылтама белән кереп, катнашучыларны карый аласыз. Тавыш бирү 7 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тавышны көн дә бирергә кирәк. Шунсыз җиңүгә ирешеп булмаячак. Дусларыгызны, туганнарыгызны "эшкә җигегез"! Игътибар! Бәйгедән...
-
Лениногорскилылар, игътибарлы булыгыз!
Лениногорскилылар, сак булыгыз! Мошенниклар эшли. Әгәр шундый шикле смс хәбәр килсә телефоныгызга, аңа җавап бирмәгез. Бу мошенниклар эше. Әлеге смсны бетереп ташлавыгыз хәерле.
-
Лениногорскилыларга 8 октябрьгә Йолдызнамә
Овен: Для Овнов 8 октября 2016 г повышается риск травм, падений и несчастных случаев во время поездок. В этот день садитесь за руль только после того, как убедитесь на сто процентов в исправности своего автомобиля. Телец: Тельцам сегодня лучше не предпринимать никаких активных шагов ни в вопросах карьеры, ни в...
-
Лениногорскилы апа ачлык игълан иткән
Лениногорскида яшәүче 58 яшьлек пенсионер бер компаниянең ишек төбендә ачлык игълан иткән. Ул бу компаниягә мунча бурасына заказ биргән булган. Шуның өчен 130 мең акча күчергән. Бураны төнлә белән китергәннәр. Иртән карасалар, бүрәнәләре күгәреп беткәнен күргәннәр. Зыян күрүче апа бураны кире алып китеп, акчаны кайтаруны таләп итә. Әммә аны тыңлаучы...
-
Лениногорскида бүген нинди һава торышы көтелә
Бүген, 8 октябрь көнне, Татарстан республикасында болытлы һава торышы сакланачак. Көндез һәм кичен яңгыр көтелә. Һава температурасы көндез - 9, ә кичен 6 градус җылы булачак. Җилнең тизлеге секундына 4-5 метрны тәшкил итә. http://intertat.ru/
-
Хәерле ял иртәсе белән!