24 октябрь 2016 яңалыклары
-
Укытучылар тиздән БДИ тапшырачак: имтиханнан кемнәр азат ителә?
Былтыр укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан Татарстанда мөгаллимнәр бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнар иде. Республикабызда тәҗрибә рәвешендә уздырылган әлеге алымны, быел да кабатларга уйлыйлар. 3 ноябрь көнне укытучылар кабат имтихан бирәчәк. Дөрес, моңа күп мөгаллимнәр каршы чыкты. Хәтта, интернетта да укытучыларны бердәм дәүләт имтиханы ярдәмендә сынауга каршы петиция барлыкка килгән иде....
-
Лениногорск көрәшчеләре биш призлы урын алып кайтты (фотолар)
21-22 октябрь көннәрендә Чистайда грек-рим көрәше буенча республикакүләм ачык турнир үтте. Ярышырга республиканың 12 шәһәреннән 256 көрәшче килгән иде. Лениногорск спортчылары сынатмады, үз категорияләрендә призлы урыннар яулады. II урында - Кирилл Маркин, Павел Лушников, Айдар Низамов. III урынны Константин Пикалёв , Әмирхан Хәбиров яулады. Җиңүчеләр медаль һәм призлар белән бүләкләнде.
-
Депутатларның хезмәт хакларын киметәчәкләр?!
Хәзерге вакытта депутатлар якынча аена 360 мең сум хезмәт хакы ала. Әмма аны илдәге уртача хезмәт хакы белән тигезләмәкчеләр - бу якынча 35 мең сум булачак. Кайбер депутатлар аена хәтта 500 мең сум хезмәт хакы ала икән. - Без пенсионерларга бюджетта акча булмау сәбәпле каешларын буып яшәргә киңәш итәбез икән,...
-
Лениногорскилы Фәрит Фәрхетдинов бүләкләнде
"Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш информацион ресурслар үзеге" директоры Фәрит Фәрхетдиновка атналык планеркада район башлыгы Рәгать Хөсәенов бүләк тапшырды. Торак-коммуналь хужалыгы өлкәсендә уңышлы эшләре өчен Фәрит Марсель улы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Әнисе эшкә киткәч, әби кеше оныгын приютка озаткан
Әнисе Мәскәүгә эшкә киткәч, баланы махсус учрежденигә алып киткәннәр. Әлегә кадәр булган мәгълүматлар буенча, Чаллыда яшәүче хатын-кыз яшь ярымлык баласын әнисенә калдырып торып, бер атнага Мәскәүгә эшкә киткән. Әмма әни кеше өенә кайтып кергәч, әбисе сабыйны балалар өчен махсус учреждениегә бирүе ачыкланган. Эш шунда ки, өлкән яшьтәге ханым участок полициясенә...
-
Лениногорскида 22 нче балалар бакчасында гаилә бәйрәме үтте (фотолар)
20 октябрь көнне 22 нче балалар бакчасында Гаилә бәйрәме булып узды. Бәйрәмне оештыручы тәрбияче Альбина Хәлил кызы Гәреева. Ул Үзенең улы Нияз белән чын татар телендә бәйрәмне башлап жибәрделәр. Төп кунаклар - биш гаилә: Вилдановлар,Фәрхетдиновлар,Хәсәновлар,Минязовлар һэм Әхмәтшиннар иде. Һэр гаилә узенең чәй һстәле артында бәйге башланганын дулкынланып көтте. Концерт номерлары...
-
Лениногорскилыларга атналык йолдызлар фаразы
24 - 30 октябрь КУЧКАР (21.03-20.04)лар сөйгәннәренә артык югары таләпләр куймасалар, яхшы булыр. Юкса, низаглар чыгуы көн кебек ачык. Бу шулай ук дәшми калуның никадәр яхшы гадәт булуын тагын бер кат исбатлый. Иң яхшысы - баштанаяк эшкә чуму. Йолдызлар бу өлкәдә уңай шартлар туачагын фаразлый. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга йолдызлар бу атнада...
-
Татарстанда трассада юл һәлакәтендә 13 яшьлек малайның гомере өзелгән
Бала тиешсез урында юл аша йөгереп чыккан. Татарстанда трассада юл-транспорт һәлакәтендә 13 яшьлек малайның гомере өзелгән. Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә. Фаҗига 23 октябрьдә төнге беренче яртыда Алабуга-Пермь трассасының 159 нчы километрында булган. «Хонда Аккорд» автомобиленең 42 яшьлек йөртүчесе юл аша чыгып баручы 13 яшьлек малайны бәрдергән. Бала...
-
Шоколад урлаган лениногорскилы җазасын алган
32 яшьлек лениногорскилы хатын-кыз урлау өчен 1 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм ителгән , дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы сайты. Ул март аенда "Пятерочка" кибетләренең берсеннән 42 данә шоколад плиткасы урлап чыгып барганда, кибет хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Товарның суммасы 3 меңнән артык булган. Шоколад кибеткә кире кайтарылган. Урлаучы үз...
-
Лениногорскида үзәк китапханәдә экология турында сөйләштеләр
Үзәк китапханәдә Яшьләр китабы атналыгы төгәлләнде. Атна дәвамында онлайн-укулар оештырылды. Аны йомгаклап, экология темасына "Чишмәләр" дигән түгәрәк өстәл оештырылды. Анда район башкарма комитетының экология өлкәсе белгече Илья Мишин һәм 2 нче мәктәпнең 8 «А" сыйныфы укучылары катнашты. Китапханә хезмәткәрләре укучыларга безнең шәһәр һәм райондагы чишмәләр турында сөйләде, викторина үткәрделәр.
-
Лениногорскида бүген һава торышы нинди булачак
24 октябрьдә көндез республиканың көнчыгыш өлешендә бераз кар һәм яңгыр явуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, көндез республиканың көнчыгыш өлешендә бераз кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Төнге сәгатьләрдә термометр 2-7 градусов салкынны күрсәтәчәк, аязганда 9 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез һава температурасы 5...
-
Лениногорскилылар өчен 24 октябрьгә Йолдызнамә
Овен Не забывайте о своем здоровье, постоянное напряжение способно принести вред вашему организму, поэтому попытайтесь переложить часть забот на плечи свое окружение. Не назначайте в этот день встречи, будь они деловые или романтические, все пойдет не так. Телец Сегодня вы будете очень сообразительны, в голову будут приходить великолепные идеи, в...
-
Хәерле иртә!Эш атналарыгыз уңышлы башлансын!