25 октябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида юлда ике авария (фото)
Әлеге минутларда шәһәребезнең Чайковский һәм Кошевой урамнарында ике авария булган дип хәбәр ителә WhatsAppта.
-
Лениногорскиның "Спартак агрофирмасы" хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
"Спартак агрофирмасы" предприятиесе хуҗалыкта эшләүче хезмәткәрләр өчен уңыш бәйрәме уздырган. Хуҗалыкның инвесторы Сирин Бәдретдинов инициативасы белән оештырылган бәйрәм мәдәният йортында үткән. Хезмәткәрләрне авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, хуҗалык җитәкчесе Фирдүс Өметбаев, авыл башлыгы Нурия Хәйруллина котлап, рәхмәтләрен әйткәннәр. Хуҗалыкта эшләүчеләрнең бер өлешенә грамоталар, бер өлешенә акчалата бүләк тапшырылган. Моннан...
-
Лениногорск "Йолдызчыклар"ы Казанда балкыды
1нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар командасы Казанда нәфис гимнастика буенча узган Бөтенроссия турнирында призлы урын яулады. Спорт мәктәбенең "Йолдызчыклар" командасы 2007-2008 елгы гимнастлар арасында өченче урынга лаек булган. Турнирда барлыгы 30 команда катнашкан, бирегә Татарстаннан тыш, Россиядән дә командалар килгән.
-
Лениногорскига "Казан егетләре" килде (фотолар)
24 октябрь көнне Лениногорск тамашачысын "Казан егетләре" төркеме "Җырлап яшик" концерт программасы белән сөендерде. Айдар Әгъләмов, Илнат Фәрхуллин, Фәнил Фәйзуллин Мәдәният сарае сәхнәсен җырлары белән гөрләтте. Тамашада "Казан кичләре"бию ансамбле һәм ЗәринәХәсәншина катнашты. Зилә Мөдәррисова фотолары
-
Лениногорскилылар, игътибарлы булыгыз. Бүген магнит давылы котыра
Бүген 25 октябрь көнне көчле магнит давылы була, дип кисәтә белгечләр. Ул кичке 9 га кадәр дәвам итәчәк. Һава торышына сизгер кешеләр өчен авырырак булачак: баш авырту, күңел болгану, хәлсезлек һәм башка сәламәтлеккә бәйле хәлләр күзәтелергә мөмкин. Атмосфера басымы нормада була. Көндез һава температурасы +2 гә кадәр күтәрелергә мөмкин, бераз...
-
Европа берлеге артыннан тагын биш ил Россиягә карата санкцияләрне озайткан
Лихтенштейн, Черногория, Албания, Норвегия һәм Украина Европа берлегенең 15 сентябреннән үз көченә кергән карарына кушылып, Россиягә карата санкцияләрне тагын ярты елга озайттылар. Бу хакта берлек Советының рәсми порталында белдерелә, дип яза "Татар-информ""РИА Новости"га сылтама белән. Шулай ук сайтта Евросоюзның бу карарны "хуплавы" билгеләп үтелә . Искәртеп үтик: агымдагы елның 15...
-
Күрше шәһәрдә янгында әби үлгән
Коткаручылар фатирдан 74 яшьлек әбине табып ала. Әмма ул үлгән була. Бөгелмәдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында бер фатирда янгын чыга. Нәтиҗәдә пенсионер үлә. Хәзер тикшерү бара. http://almet-rt.ru/
-
Лениногорскида ир-атлар баскетбол уйнады
17-21 октябрь аралыгында "Яшьлек" спорткомплексында баскетбол буенча шәһәр беренчелегендә ир-атлар ярышты. Нәтиҗәдә беренче урында "Лениногорскнефть" идарәсе командасы, икенче "Лениногорск җылылык челтәрләре" командасы, "ТМНУ" командасы өченче урынга чыкты.
-
Лениногорскида бераз суыта
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндез 0-4 градус җылы, ә төнлә 2-10 градус салкын булуы хакында кисәтә синоптиклар. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак булыгыз. http://shahrikazan.com/
-
Лениногорскиның яшь хоккейчылары җиңү яулады (фотолар)
Лениногорскиның яшь "Нефтяник" командасы (тренер Руслан Галлямов) Мендеевскиның хоккей командасы белән очрашты. Уен узган якшәмбе шәһәребезнең Боз сараенда үтте. Безнең хоккейчылар көндәшләрен 5:0 исәбе белән җиңде. Бу яшь "Нефтяник" командасының быелгы сезонда бишенче җиңүләре. Моңа кадәр Алабуга, Казан, Мамадыш, Минзәлә хоккей командаларын откан иделәр. Егетләр, афәрин! Котлыйбыз! Равия Борганова фотолары
-
Лениногорскилыларга 25 октябрьгә Йолдызнамә
Овен: Овны в этот день рискуют предпринять очень опрометчивый шаг. Решение, о котором вы впоследствии пожалеете, придёт к вам спонтанно, словно само собой. Чтобы этого избежать, сегодня тщательно обдумывайте свои слова и поступки. Телец: Тельцы сегодня поразят всех вокруг крупными переменами в своей личности. Вы станете спокойнее, осторожней и не...
-
Хәерле иртә! Уңышлы көннәр!