26 октябрь 2016 яңалыклары
-
Ике айлык сабыйны әнисе үтергән
Татарстанда 29 яшьлек ханым ике айлык баласын үз куллары белән үтергән. Ул аның ризыгына спирт сала торган булган. Бу хәл Алексеевский районында Ялкын авылында була. Тикшерү версиясе буенча, Римма Черчесова агымдагы елның июленнән сентябренә чаклы баланың ризыгына спиртлы сыеклык өстәп килгән. 26 сентябрьдә бала баш мие һәм үпкәләренә зыян килү...
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәшләр: Иммунитетның какшавына китерүче 6 сәбәп
1. Баллы ризык ашау Галимнәр дәлилләгән: көненә 100 гр шикәр комы кулланган кешенең канындагы микроэлементлар биш сәгатькә бактерияләрне үтерә алу сәләтен җуя. 2. Аз су эчү Су ярдәмендә организмнан кирәкмәгән токсиннар, аның белән бергә бактерияләр дә чыга. 3. Артык авырлык Артык килограммнар гормональ дисбаланска, организмның ялкынсынуына китерә һәм иммунитетка инфекция...
-
Лениногорскида каракны тотканнар
Лениногорскида талауда гаепләнүче 14 яшьлек яшүсмергә карата җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә республика эчке эшләр министрлыгы сайты. Яшүсмер шәһәрнең Агадуллин урамында өлкән яшьтәге хатын-кыз кулыннан сумкасын тартып ала. Ханым сумкада телефон, шәхси документлар һәм фатир ачкычлары булуы хакында ведомстводан тыш сак экипажына хәбәр итә. Экипаж хезмәткәрләре вакыйга булган урыннан...
-
Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь
Әни Дөнья тоткасы ул җирдә, Изге зат диясе бар. Илбашы да бышын ия, Аның да әнисе бар. Әниләр сыман сабыен Беркем дә назлый алмый. Әниләр гомер кояшы, Әни начар булалмый. Хәер-фатыйханы алмый Ерак юлга китмәгез. Ялгыш та кырын сүз эйтмик, Аларны рәнҗетмәгез! Китмәс борын сагына ул Ешрак кайтып килик. Исән...
-
"Заман сулышы" конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды (фотолар)
Бүген "Көзге муллык" бәйгесендә җиңеп чыгучыларга бүләкләр тапшырдык. Беренче урын алган Гөлфия апа Мифтахова Зеленая Роща мәктәбендә күп еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шулай ук "мәктәп бакчасы хуҗасы" да икән ул. Укучылар һәм укытучылар коллективы үстергән уңышны тотып, фотога төшеп җибәргән. Айгөл Хәева - хуҗабика, кечкенә кызлары...
-
Салым түләүдә ташламага кемнәр хокуклы?
Федераль салым хезмәте физик затларга милек, җир һәм транспорт салымын түләү турындагы уведомлениеләрне адреслар буенча җибәрүне ноябрь аена кадәр дәвам итә. Шәхси кабинетта теркәлгән гражданнарга салым уведомлениеләре электрон юл белән генә җибәрелә. Бу сервис аша акчаны комиссиясез түләргә дә була. Быел милек салымын түләү срогы озынайтылды, ул 1 декабрьгә кадәр...
-
Татарстанда хатын-кыз ватык Ока машинасында яши (фото)
Көннән көн кышка якынлашабыз, һава торышы да салкыная бара. Менә шундый һава шартларында Чаллыда яшәүче хатын-кыз көннәрен җимерелеп беткән Ока машинасында үткәрергә мәҗбүр. Инде менә бер ай дәвамында Чаллы халкы тәрәзәдән бер хатын-кызның ничек машинада гомер итүен күзәтеп ята. Хатын нинди сәбәпләр аркасында урамда калуы әлегә билгесез. Барлык әйберләрен ул...
-
Әгәр баланың иммунитеты нык икән, грипп вакытында аңа интерферон бирмәгез - галимнәр
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы вазифаларын башкаручы, КДМАның эпидемиология кафедрасы мөдире Дмитрий Лопушов "Татар-информ" хәбәрчесенә интерферон препаратларын балаларны дәвалауда һәм гриппны кисәтүдә файдалану турында киңәшләрен бирде. Аның фикеренчә, әгәр баланың иммунитеты ныклы икән, аны тагын да стимуллаштырырга кирәкми. "Иммунитет безгә йогышлы авыруларга каршы көрәшү өчен кирәк. Бу...
-
Авыл бәдрәфендә өч ир-ат үлгән
45 яшьлек ир-ат үзенең бәдрәф чокырын чистартмакчы булган. Аска төшкән ир-ат аңын югалткан. Бу хәл Волгоград өлкәсенең Октябрьск бистәсендә була. Иренең нигә тавыш бирмәвен аңлаган хатыны күршеләренә ярдәм сорап йөгергән. Ир-атка ярдәм итәргә дип төшкән 34 һәм 42 яшьлек ир-атлар шулай ук һәлак булганнар. Фаҗига чокырда тупланган агулы газлар белән...
-
Лениногорскилыларны бүген нинди һава торышы көтә?
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндез 0-4 градус җылы, ә төнлә 2-10 градус салкын булуы хакында кисәтә синоптиклар. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак булыгыз.
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!