6 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Ана капиталын алу җиңеләя
Яңа кагыйдәләр 4 ноябрьдән үз көченә керә. Россия хезмәт министрлыгы приказы нигезендә, хәзер Ана капиталын алучы ханымнарга төрле инстанцияләрдән белешмәләрне азрак җыярга туры киләчәк. Мисал өчен, элек әни кешенең кая яшәве хакында белешмә таләп ителсә, хәзер ул мәгълумат фондка Эчке эшләр министрлыгыннан турыдан-туры күчәчәк. Моны махсус электрон документлар әйләнеше тәэмин...
-
Синоптиклар Татарстанда буран чыгуын кисәтә
Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 7 ноябрьдә иртән урыны белән томан төшәчәк, күз күреме 500 метрдан да артмаячак. Татарстан синоптиклары бүген сәгать 22.00 дән соң республикада һава торышы бозылуы турында кисәтә. Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм 7 ноябрьдә иртән урыны белән томан төшәчәк, күз күреме 500 метрдан...
-
"Фея" салаты
1-2 яшел кыярны саламлап турарга, ысланган тавык түшкәсен дә озынчалап турарга, яшел борчак яки кукуруз салып майонез белән болгатырга. өстенә яшеллек сибәргә. Ашыгыз тәмле булсын!
-
Районның "Йолдыз" хуҗалыгында үз эшен белүче хезмәткәрләр эшли
"Йолдыз" хуҗалыгында 780 баш мөгезле эре терлек өчен быел өч базны тутырып азык әзерләгәннәр. Яшь бозауларны Камил Ямалиев карый. Аның карамагында 1 яшькә кадәрге - 110 баш. "Авыр түгел, азык бар ашатырга, тәүлеклек артым 750 грамм тәшкил итә. Хезмәт хакы түләнә", ди. Ул 1981 елдан бирле терлекчелектә. Бозауларны тиешенчә тәрбияләп...
-
Уразова шаккаттыруын дәвам итә, бу юлы әкәм-төкәмнәргә битен ашата (видео)
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың һәрвакыт яшь булып күренү сере чишелде. Битендә җыерчыклар килеп чыкмасын өчен ул даими рәвештә әкәм-төкәмотерапиягә йөри икән, дип белеште «Артистлар.ру» сайты. Кадр артындагы тавыштан билгеле булганча, әкәм-төкәмнәрне хатынының битенә Илдар Хәкимов салып тора. Бер әкәм-төкәм яхшы, ә икәү булса, тагын да яхшырак. «Дуслар, сез күп...
-
Көн фотосы
Өлгергән инде балан, Җыярга кирәк, балам...
-
Федотовкалылар продукция җитештерүдә зур хезмәт куя
"Ленин" предприятиесе идарәсендә исәпләп күрсәтүләренчә, хуҗалыкка кергән табышның күпчелек өлешен, ягъни 61 процентын сөт реализацияләү алып тора. Биредә 9 ай эчендә 11 миллион сумнан артык сөт, 6 миллион сумнан артык ит сатканнар. Шулай булгач, сөт җитештерү - үз көче белән баручы хуҗалык өчен бердәнбер чыганак. Хәер, алар үзләре дә моны...
-
Лениногорск хуҗалыгында оста куллы Җәмил абый эшли
Һәр хуҗалыкның нигезен эшче куллар тәшкил итә. Алар бердәм, булсынга дип эшләсәләр генә, нәтиҗәсе күренә. "Спартак агрофирмасы"нда яшьләр дә, олылар да, лаеклы ялда булып та, элеккечә әйтсәк, колхоз өчен хезмәтен кызганмаучылар бар. Шундыйларның берсе - Җәмил абый Сәйфиев. Хуҗалык идарәсендә эшләүчеләр аның турында "ел әйләнәсендә аңа эш бар, пенсиядә булуына...
-
Хәерле бәйрәм иртәсе белән!