7 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, томан һәм буран көтелә: сак булыгыз!
Иртәгә, 8 ноябрь көнне, Татарстанда һава торышы бозылуы турында хәбәр итә синоптиклар. Көндез җепшек кар, яңгыр, төнлә буран көтелә. Явым-төшемнәр вакытында җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык һәм томан булу сәбәпле, сак булыгыз. http://shahrikazan.com/
-
Көн фотосы
Урамда - буран, Мин өйдә торам, Тәрәзә аша Тик авыз ерам.
-
Бәйгебезгә фотолар кабул итү тиздән төгәлләнә, чираттагы катнашучы Шөгердән Резидә Хазиева
Улларым Роберт, Реналь, Руслан иптәшем Ринат, киленем Ләйсән белән, дип язып җибәргән ул. - Реналь улыбызны армиядән каршы алабыз, өйдә.
-
Лениногорскилылар, сак булыгыз юлларда (фото)
Шәһәребезнең Шашин һәм Чайковский урамнарында төш вакытында ике юл-траспорт һәлакәте булган дип хәбәр ителә WhatsApp төркемендә.
-
Лениногорск көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясады
Марий Элның Волжск шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турнирында безнекеләр уңышлы чыгыш ясады, дип хәбәр иттеләр 3 нче спорт мәктәбеннән. Анда Россия һәм республикабызның төрле шәһәрләрдән килгән йөздән артык көрәшче көч сынашкан. Нәтиҗәдә, 35 килограммга кадәр яшь категориясендә Айдар Низамов (тренеры В.Майоров) - икенче, 54 килограммга кадәргеләрдән Егор Звонарев...
-
Лениногорскида иртәгә җылытачак
Кыш ае җитмәсә дә, җир өстенә кар инде ныклап ятты, суыклар да бөтенләйгә килде, дип уйлаган идек. Тик ялгышканбыз. Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә көндез температура 0 градустан 5 градуска кадәр җылы булачак. Юеш кар, яңгыр явуы көтелә. Төнлә температура минус 7 градуска кадәр төшәчәк. Бу исә юлларда бозлавыклар хасил булуга...
-
9 яшьлек малай дустын коткарып, үзе батып үлгән
Кириллның гәүдәсен судан икенче көн эзлиләр. Ул суга баткан дустын коткарганда үзе боз астына киткән. Нижневартовск халкы шакката: әлеге фаҗигане өлкән яшьтәге балыкчылар күзәтеп торган, әмма берсе дә ярдәм итәргә ашыкмаган. Балалар боз өстеннән барганда кечкенә буйлы, юантырагы астында боз ярыла һәм ул су астына китә. Кирилл аңа ярдәм иткәндә...
-
Урмышлы авылында бер йорт янып беткән
Кичә Урмышлы авылының Тынычлык урамындагы йортта янгын чыккан. Нәтиҗәдә йорт янып беткән. Бик озак сүндерә алмадылар дип язалар социаль челтәрләрдә. Сәламәтлекләренә зыян килүчеләр юк. Алдагы фаразлар буенча, янгын чыгу сәбәбе электрҗиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу.
-
Лениногорск кошчылык фабрикасы читләрне дә йомырка белән тәэмин итә
"Кошчылык фабрикасы" заманча технологияләр куллану нәтиҗәсендә, шәһәр һәм районны гына түгел, Самара, Мәскәү, Кырым якларын да чиста, сыйфатлы йомырка белән тәэмин итә. Шушы елның 9 ае эчендә җәмгыятьтә 43 миллионнан артык йомырка җитештерелгән, 170 мең баштан артык йомырка салучы тавык исәпләнә. Биредә 2 мең гектардан артык җирдә бөртеклеләр чәчеп, тавыкларга...
-
Яңа ел каникуллары кыскартыла
Россия халкы алда көтелгән Яңа ел каникулларында гадәттәгедән азрак ял итәчәк. 2017 елда Яңа ел бәйрәме ялларының кыскаруы Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарган карарга бәйле, дип хәбәр итә "Татар-информ" ТАСС агентлыгына сылтама белән. Шулай итеп, якшәмбе көн булган 1 гыйнвар һәм шимбә көн булган 7 гыйнвар эшләми торган...
-
Лениногорск эретеп ябыштыручысы республика конкурсында икенче урын алды
"Лениногорск җылылык челтәрләре" предприятиесе электрогазосварщигы Иван Горбунов республика һөнәри осталык конкурсында икенче урын алды. Әлеге ярышта 15 предприятиедән 18 эретеп ябыштыручы көч сынашты. Җиңүчене котлыйбыз!
-
Ришат Төхвәтуллин кызларның тынычлыгын җуйды
Үзенең Инстаграм челтәренә Ришат искиткеч җылы, матур фото урнаштырды. Җырчы аңа комментарий да язмаган, ә бары тик күзләре йөрәк булып янып торган смайлик кына куйган. Фотоның адресы итеп исә Сургут күрсәтелгән. Әлбәттә, Ришатка гашыйк кызлар, хәтта өлкән яшьтәге апалар аптырашта калды. Нәни баланың үзенекеме-юкмы икәнлеген сорап язган комментарийлар артканнан-артты. Менә...
-
Лениногорскилыларга 7 ноябрьгә йолдызлар фаразы
Овен: Овны 7 ноября почувствуют желание бросить начатое на середине пути и спокойно плыть по течению. Сегодня действительно не лучший момент для активных дел, но и это не повод категорически отказываться от своих давних проектов. Телец: Тельцы в этот день проявят поразительную основательность в текущих служебных вопросах. Медленно и планомерно...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар! Эш атналарыгыз уңышлы башланып китсен