17 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Россиядә минималь хезмәт хакы күләме киләсе елга гына артачак.
Бу хакта Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте мәгълүматларына сылтама белән "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә. Шул рәвешле киләсе елның 1 июленнән Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 300 сумга артып, 7,8 мең сум тәшкил итәчәк. Быелның июлендә исә ул 1 мең 296 сумга арттырылган иде. http://vatantat.ru/
-
Татарстан мәктәпләрендә йомгаклау иншасын 7 декабрьдә язалар
Йомгаклау иншасын язу өчен 23 ноябрьга кадәр теркәлү узарга кирәк. 7 декабрьдә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы укучылар Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләре белән бергә йомгаклау иншасын язачак. Моның өчен алар 23 ноябрьгә кадәр теркәлү узарга тиеш. Бу уку елында мәктәпләрне тәмамлаучылар үзләре белем алу учрежденияләрендә теркәлә. Мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар төбәктәге мәгариф...
-
Лениногорскилылар өчен Ш.Бикчурин премиясенә конкурс игълан ителде
Яңа лауреатлар көтелә Шамил Бикчурин исемендәге премия алуга иҗади конкурска документлар кабул итү башланды. Конкурс Лениногорск муниципаль районы администрациясе тарафыннан 2014-2016 еллар өчен оештырылган. Ул берничә номинация буенча уза: проза, поэзия, публицистика, мәдәният, сәнгать, мәгърифәтчелек. Конкурста авторлар үзләре генә, яисә иҗат коллективлары катнаша ала. Моның өчен аларның иҗат җимешләре республика,...
-
Лениногорск ДОСААФына яңа машиналар бирелде
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ДОСААФ белем бирү оешмаларына өр-яңа автомобиль ачкычлары тапшырды, шул исәптән безнекеләргә дә. Әлеге вакыйга Казан шәһәрендә узды. Республика шәһәрләре һәм районнарында 37 ДОСААФ автоклассы бар. Алар базасында югары сыйныф укучылары "В" һәм "С" категорияле автомобильчеләргә укытыла. Бу көнне берьюлы 100 LADA GRANTA автомобиле бирелгән. Безнең шәһәрдәге...
-
Район хуҗалыклары киләсе ел уңышы өчен ашлама туплый башлады
Район хуҗалыкларында киләсе ел уңышы өчен быелдан минераль ашлама туплау башланды. Язгы кыр эшләре алдыннан ашламаның бәясе арта, шунлыктан министрлык тарафыннан хәзердән туплый башларга дигән бурыч куелган. Җиргә тиешле күләмдә кертелгән ашлама уңышны корылыктан коткара, ди авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре. Дөрес, сөрүлек җирләрен тукландыруның башка факторлары да бар, диләр. Мәсәлән,...
-
Лениногорск шахматчысы Россия Югары лигасына керде
Самара өлкәсенең Светлое поле поселогында Иделбуе федераль округының шахмат буенча XV беренчелеге узды. Безнең шәһәрдән 8 шахматчы катнашты. Шулар арасыннан Динара Сафиюллина зур уңышка иреште - Беренчелектә III урын яулыда. Шулай итеп безнең шахматчы Россия беренчелегенең Югары лигасына керде. Котлыйбыз!
-
Хәния Фәрхи 18дә кияүгә чыккан кызы Алсуны сюрприз ясап елаткан (фотолар)
Күптән түгел Уфада Хәния Фәрхи концертлары гөрләде. Бу юлы кече кызы Алсуга багышланган шигыре белән тамашачыны елатты. Шигырдә сүз кызын кияүгә биргән әни турында бара: әни кеше үз киңәшләрен бирә. Иреңә карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк икәнен сөйли, каенатасына - әти, каенанасына - әни дип дәшәргә, аларга җылы сүзеңне җәлләмәскә...
-
Лениногорскилыларны салым инспекциясендә "Ачык ишекләр көне”ндә көтәләр
18, 19 ноябрьдә республиканың салым органы инспекцияләре, шул исәптән безнеке дә, "Ачык ишекләр көне" үткәрә. Аның максаты - халыкның физик затларның мөлкәтенә билгеләнгән салым (җир, транспорт, мөлкәт салымы) турында мәгълүматлылыгын арттыру. 18 ноябрьдә салым инспекцияләре иртәнге 8 дән 20.00 сәгатькәчә, 19ында 10.00 дан 15.00 сәгатькәчә эшли. Белгечләр сезгә милек салымын...
-
Лениногорскида кан тамыры авыруларын дәвалаучы үзәк булачак
Озакламый Татарстанда кан тамырлары авыруларын дәвалаучы тагын ике үзәк ачылачак. Аларның берсе Лениногорск үзәк район хастаханәсе базасында, икенчесе Казанда сугыш ветераннары госпитале базасында урнашачак. Хәзерге вакытта Татарстанда кан тамырлары авыруларын дәвалау белән 17 үзәк шөгыльләнә. Һәр елны аларда баш мие кан әйләнеше авыруларыннан интегүче 14 мең кеше дәвалана. Пациентларны Татарстанның...
-
Россияне алдагы өч елда зур авырлыклар көтә
Моның турында Үзәк банк рәисе Элвира Нәбиуллина җиткерде. Аеруча икътисад өлкәсендә киеренкелек сакланачак. Россия икътисады нибары 2 % ка гына үсештә булачак. Әгәр зур структур үзгәрешләр булмаса, Россиядәге хәзерге кризис бик озакка сузылырга мөмкин. 2008-2009 еллардагы кризис белән чагыштырганда тиз арада элекке темпларга кайтып булмаячак. Өч ел дәверендә нефтьнең бер...
-
Лениногорскида ишегалды халык дружиначылары эшли башлаячак
Мәгариф бүлеге актлар залында ишегалды халык дружиначылары җыелышты. Килүчеләр алдында шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, полиция начальнигы урынбасары Александр Алексеев чыгыш ясадылар, сорауларга җавап бирделәр. Ишегалды халык дружиналары 18 ноябрьдән эшли башлый . Алар һәр җомга 18.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр үз микрорайоннары территорияләрендә участоковый белән дежур торачак.
-
Лениногорскилыларга 17 ноябрьгә йолдызлар фаразы
Овен 17 ноября 2017 года Овну нужно позаботиться о том, чтобы энергия не распылялась на незначительные дела. Вас окружают надежные и любящие люди, поэтому принимайте это с благодарностью. На работе соблюдайте дисциплину и не спорьте с теми, кто опытнее и старше. Овну нужно умело распорядиться деньгами, которые идут в руки....