23 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Бассейнда батып үлгән кызның инструкторы 16 яшьлек яшүсмер булган
Ул эшкә 13 ноябрь көнне генә урнашкан булган. Бассейнны тәҗрибәле инструктор булмау сәбәпле ябып торырга дип киңәш итсәләр дә, бассейн директоры моңа ризалык бирми. Озак та узмый анда фаҗига була. Хәтерләсәгез, 11 яшьлек укучы кыз дусты белән бассейнга килгән җиреннән исән кайтмады. Бу хәл Чаллыдагы "Афина" бассейнында булды. Берара дус...
-
Лениногорск волонтерлары ветеранга булышты
"Исток-Башлангыч" үзәге волонтерлары социаль хезмәткәр Әминә Раджанова белән берлектә, Лениногорскида яшәүче Хәмәт Хөсәеновның өенә барып хуҗалык эшләрендә булышты. Ветеран тормыш иптәше белән яши. Волонтерлар фатирны җыештырып бетергәч, чәй эчә-эчә төрле хәлләр турында сөйләштеләр.
-
"Заман сулышы" журналисты полиция хезмәткәре булып эшләп кайтты (фотолар)
Күптән түгел Лениногорск эчке эшләр бүлеге, "Журналист һөнәр алыштыра" республика акциясе кысаларында, полиция хезмәткәре "тиресен киеп карарга" тәкъдим итте. Эчке эшләр бүлегенә иртәнге 9нчы яртыга килергә куштылар. Бу вакытта аларның көн дә була торган иртәнге планеркалары тәмамлана икән. Килгәч кулыма махсус форма тоттырдылар: куе зәңгәр төстә күлмәк һәм муенга куярга...
-
Лениногорск әниләренең кул эшләре күргәзмәсе (фотолар)
Лениногорскиның 7 нче ТОС микрорайонында яшәүче әниләрнең кул эшләреннән менә нинди күргәзмә оештырганнар. Күргәзмә 16 нче балалар бакчасында эшли.
-
Акча бирүне туктатыгыз, дип мөрәҗәгать итте министр ата-аналарга
Мәктәп директорларына, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләренә акча бирүне туктатыгыз, - дип мөрәҗәгать итте министр ата-аналарга. Соңгы мәгълүматлар буенча, быел дәүләт хезмәтендәге кешеләрнең ришвәт алуы узган елгы күрсәткечләреннән дүрт тапкырга артыграк теркәлгән. Алар арасында авыл җирлекләре башлыклары, хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендәге ришвәт очраклары да бар. "Мәктәп укытучылары, балалар...
-
Лениногорск прокуратурасы алкоголь сатучы сайтларны ачыкланган
Шәһәр прокуратурасы октябрь-ноябрь айларында Интернет сайтлар мониторингы үткәргән һәм тәүлек буенча алкоголь сатучы 815 сайтны ачыклаган. Шщёщр судына сайтларны ябуны сорап гаризалар җибәрелгән. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Искәртәбез: дистанцион рәвештә алкоголь сату законсыз санала. Лениногорск шәһәре прокуратурасы сайты
-
Лениногорск "Олимпия резервы" спорт мәктәбендә ярышлар узды(фотолар)
"Олимпия резервы" спорт мәктәбендә гомум физик әзерлек буенча яшь спортчылар арасында беренчелек үтте, дип хәбәр итәләр мәктәптән. "Яшьлек" спорткомплексының спорт залына туксан спортчы җыелды, әйтергә кирәк, ел саен катнашучыларның саны арта. Малай һәм кызлар биш спорт төрендә көч сынашты, болар: каек йөгерү, перекладинада тартылу, баш артыннан ике кул белән туп...
-
Лениногорскилылар игътибарына файдалы мәгълүмат
Предоставление населению государственных услуг в электронном виде Отдел по вопросам миграции ОМВД России по Лениногорскому району напоминает гражданам о возможности получения государственных услуг в сфере миграции посредством обращения через Единый портал государственных и муниципальных услуг Российской Федерации. Граждане, имеющие доступ к сети Интернет, могут воспользоваться всеми преимуществами быстрого и бесконтактного...
-
Татарстанда яшүсмерләр пенсионерларга үч итеп йортка ут төрткән
Татарстанда ике яшүсмер пенсионерлар яшәгән йортны яндырган. Өлкәннәр икесе дә төтенгә тончыгып җан-тәслим кылган. Бу акылга сыймаслык хәл Яшел Үзәндә була. Казаннан килгән ике үсмер үч итеп картлар яшәгән йортка ут төртә. Фаразларга караганда, алар үсмерләрне кунарга кертмәгән булган. Җинаятьчеләрнең иң зурысына 17, икенче малайга 13 яшь. Ут төртүчеләрнең кем...
-
Лениногорскилылар,исегезгә төшерәбез: бүген депутатлар кабул итә
23 ноябрь көнне 14 сәгатьтән 15кә кадәр Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров кабул итәчәк. Шулай ук бүген, 16 сәгатьтә Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин халыкны кабул итәчәк. Кабул итү адресы: Лениногорск, Р.Булгаков урамы, 1А йорт. Телефон: 5-16-11
-
Түбән Чыршылы кызы Лия Гарифуллина әнисе турында яза
Мин Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы кызы.Хәзерге вакытта Казан Федераль университетының Алабуга институтында 2 курста белем алам. Әниемнең исеме Раушания. Бик йомшак күңелле, сабырлыгына таң калырлык олы йөрәкле кеше ул минем әнием. Кулыннан гөлләр тама. Әниемә рәхмәтем чиксез. Шигем юк, һәр ана да шундый булырга тиеш. оҗмах - Аналарның аяк...
-
Лениногорскилыларга 23 ноябрьгә йолдызлар фаразы
Овен Если у Овна сегодня есть, что сказать окружающим, то не нужно молчать и прятаться за чужие спины. Только смотрите не переборщите, иначе не минуете крупной ссоры. Гороскоп рекомендует больше бывать на свежем воздухе, а не сидеть за компьютером. У Овна возможны проблемы с законодательными органами. Если есть задолженность по...
-
Ришат Төхвәтуллинның концертында ЧП булган
Җырчының төрле шәһәрләр буенча концертлары дәвам итә һәм шаулап-гөрләп уза. Нефтекамск шәһәрендә исә концерт барышында ЧП килеп чыга, электр розеткасы янып, бөтен аппаратура сүнә. Ришат, әлбәттә, югалып калмый. Концертын баян белән генә дәвам итә һәм аның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелә. Баянчы Руслан Мөхәммәдиевнең өздереп уйнавы гына да ни тора!...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!