Заман сулышы

13 декабрь 2016 яңалыклары

  • 13 декабрь 2016 - 13:43
    Татарстанда янгынга каршы режим кертелә
    Режим бозылган очракта гражданнар 4 мең сум, юридик затлар 400 мең сум штраф түлиячәк. 15 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы режим кертелә, ул бәйрәм көннәрендә янгыннардан саклану профилактикасына юнәлдерелгән. Режим бозылган очракта гражданнар 4 мең сум, юридик затлар 400-500 мең сум штраф түлиячәк, дип җиткерде Татарстан Хөкүмәт йортында...
    441
    0
    0
  • 13 декабрь 2016 - 12:56
    Лениногорскида рөхсәтсез төзелгән корылмаларны сүтәләр
    Район Башкарма комитеты карары нигезендә агымдагы елның декабрь аенда рөхсәтсез төзелгән корылмаларны сүтү планга кертелгән. Әлеге корылмалар - шәһәребезнең Ленинград урамы, 47 А йорты һәм Шашин урамы, 76 Б йорты адреслары буенча урнашкан киосклар. Шашин урамындагы "Катюша" киоскын сүтә башлаганнар. Икенче корылманы 19-23 декабрь аралыгында сүтеп алырга тиешләр, дип хәбәр...
    368
    0
    0
  • 13 декабрь 2016 - 12:06
    Лениногорскилылар, белеп торыгыз. Салымны вакытында түләмәгәннәргә бурычының 20%ы күләмендә штраф яный
    Нинди очракта физик затлар үз милкендәге транспорт һәм күчемсез милек турында салым инспекциясенә хәбәр итәргә тиеш? 52нче Федераль закон нигезендә, физик зат транспорт яки милеге өчен салым түләмәгән очракта, аңа салым турында белдерү килмәгәндә, милек хуҗасы салым инспекциясенә 31 декабрьгә кадәр хәбәр итәргә тиеш. Әлеге кагыйдә 2015 елның 1 гыйнварыннан...
    334
    0
    0
  • 13 декабрь 2016 - 11:24
    Татарстанда ике ир-ат 20 яшьлек кызны урлаганнар һәм мәсхәрәләгәннәр
    Нурлат районында 35 яшьлек ир һәм 22 яшьлек егет 12 модель "Лада" машинасына утыртып, 20 яшьлек кызны урлаганнар һәм мәсхәрәләгәннәр дип хәбәр итә, ProKazan.ru. 11 декабрьдә 19 сәгатьләр тирәсендә Киекле авылында ике сәрхүш ир заты, битләрен каплап, кызга һөҗүм итәләр, аны мәҗбүриләп машинага утыртып урлыйлар. Аннары Үрнәк авылы чигенә алып...
    436
    0
    0
  • 13 декабрь 2016 - 10:57
    Пенсия фонды хәбәр итә
    Киләсе елның гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә яшәүче пенсионер-гражданнарга бер мәртәбә 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Ул Россия Пенсия фонды тарафыннан биреләчәк, моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә дә, гариза язарга да кирәкми. Әгәр гражданин ике пенсия ала икән, мәсәлән, элеккеге хәрби хезмәткәр ди, шуның берсе Россия Пенсия фондыннан түләнсә,...
    360
    0
    0
  • 13 декабрь 2016 - 10:50
    Лениногорскилылар, кышкы сынамышлар
    Декабрь нинди булса - кыш шундый була • Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә. • Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була. • Карсыз декабрь - коры яз билгесе. • Декабрь башында көчле бураннар, кар яуса, июнь башында яңгырлар була. • Декабрь җилле икән, март җылы була. •...
    395
    0
    0
  • 13 декабрь 2016 - 09:21
    Өшүдән саклану һәм өшегәндә беренче ярдәм күрсәтү буенча КИҢӘШЛӘР
    Салкыннар башланды. Суык көннәрдә табиблар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урамда озак вакыт йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итә. Урамга чыкканда җылы итеп киенергә кирәк. Киемегез кысан булмасын, бер җылы кием кигәнче, берничә кием кию дөресрәк. Битегезне шарф белән каплагыз. Урамда озак торырга туры килсә, гел хәрәкәтләнегез. Ерак юлга...
    432
    0
    0
  • 13 декабрь 2016 - 08:35
    Лениногорскида халык дружинасы сафта
    Шәһәр урамнарында җәмәгать тәртибен полиция хезмәткәрләре берлектә халык дружиналары (ДНД) да кайгырта. Мондый төркемнәрне үзләренең микрорайоннарында ТОСлар да булдырды. Аларның унөчесе дә бүген гамәлдә. Рәсми рәвештә теркәлеп: барлык халык дружиналары да региональ реестрга кертелгәннән соң, дежурлык графиклары билгеләнеп ноябрьдә үз эшен башлап җибәрде. Кул бәйләвече һәм "Халык дружинасы"дигән махсус жилет...
    383
    0
    0
  • 13 декабрь 2016 - 07:49
    Лениногорскиның "Сүнмәс ялкын" ансамбле "Исток-Башлангыч"та чыгыш ясады (фотолар)
    Шәһәребезнең "Сүнмәс ялкын" фольклор ансамбле "Исток-Башлангыч" социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә олылар һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәр алдында чыгыш ясады. Ансамбльдә катнашучылар бик матур концерт әзерләгән иде. Фәния Латыпова, Рузалия Зиатдинова, сәрия Ризванова һәм Әлфия Шәрипова татар һәм рус халык җырларын моңлы итеп башкарды. Гәүһәр Капустинаның дәртле биюләре берсен дә битараф калдырмады. Концерт...
    417
    0
    0
  • 13 декабрь 2016 - 07:27
    Татарстанда татар телендә балалар өчен телеканал барлыкка киләчәк
    Татарстанда татар телендә балалар телеканалы концепциясен булдыру буенча эш группасы барлыкка килгән. Белгечләр фикеренчә, республика нәни тамашачылар өчен татар телендәге сыйфатлы телевизион продуктка мохтаҗ. «ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислеге астында Татарстан Республикасында татар телен үстерү һәм мәсьәләләре буенча эш группасы утырышы узды. Анда балалар өчен татар телендә теленакалын...
    433
    0
    0
  • 13 декабрь 2016 - 06:40
    13 декабрьгә йолдызнамә
    Овен: Сегодняшний день подарит Овнам возможность вплотную заняться самообразованием. Вы не будете долго выбирать, какое именно направление предпочесть, ведь при наличии многих личных проблем вашим основным приоритетом станет наука психология. Телец: В личной жизни Тельцов сегодня произойдёт ряд очень ярких событий. Если вы одиноки, у вас появится шанс начать новый...
    360
    0
    0
  • 13 декабрь 2016 - 05:55
    Лениногорск көрәшчесе Халыкара турнирда икенче урын алып кайтты
    9-11 декабрь көннәрендә Тула шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Халыкара турнир узды. Турнирда 2000-2001 елда туган егетләр катнашты. Көч сынашырга Россия, Украина, Үзбәкстаннан 250 көрәшче килгән иде. Лениногорскиның 10нчы мәктәп укучысы Константин Пикалев (тренерлары А. Сафиуллин, Р. Лущиков) үз авырлык категориясендә II урын яулады. Котлыйбыз!
    345
    0
    0
Реклама