Заман сулышы

13 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 13 гыйнвар 2017 - 17:22
    Газетыбыз журналисты район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды (фотолар)
    Россия матбугаты көне уңаеннан, җирле массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләрен котладылар. Чара "Ярмарка" нәшрият йортында чәй табыны артында үтте. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова билгеләп үткәнчә, шәһәр һәм районда чыгып килүче газетларның һәрберсенең үз йөзе, үз укучылары бар. Ул район башлыгының котлау сүзләрен җиткерде һәм төрле редакция хезмәткәрләренә район башлыгының Рәхмәт...
    388
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2017 - 12:37
    Лениногорск районында ата кеше кызының өйдәшенә пычак белән кадаган
    75 яшьлек пенсионер 29 яшьлек ир-атның тормышына белә торып зыян салуда гаепләнә. Лениногорск районының Ивановка авылында яшәүче пенсионер белән аның үги кызының өйдәше арасында бәхәс спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда килеп чыга. Ачудан пенсионер шешәдәшенең эченә пычак белән китереп кадый. Зыян күрүче шифаханәгә озатылган.
    378
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2017 - 11:09
    Лениногорскида бер тәүлектә 3 мең тонна кар чыгарылган (фотолар)
    Лениногорскида кар чистарту эшләре дәвам итә. Шәһәр урамнарын һәм тротуарларын кардан арындырырга барлык коммуналь хезмәтләр, оешмалар һәм предприятияләр көч куя. Соңгы тәүлек эчендә генә 3 мең куб метрдан артык кар читкә чыгарылды. Эш дәвам итә. Транспорт чаралары хуҗаларын машиналарын ишегалларында, подъезд төпләрендә, юл буйларында калдырмау, йортлар араларына керә торган юлны...
    372
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2017 - 10:15
    Әлмәттә укучы белән җенси мөнәсәбәткә кергән укытучыга бүген хөкем карары йомшартылды
    Бүген республиканың Югары суды Румия Хөсәенованың эшен караган. Әлмәт шәһәр суды аны укучы кыз белән җенси мөнәсәбәтләре өчен шартлы рәвештә өч елга хөкем иткән иде. Прокуратура бу карарны бик йомшак дип тапты һәм кабаттан карауларын таләп итте. Апелляция таләбе канәгатьләндерелмәгән. Судьялар коллегиясе шартлы срокны ике айга киметкән хәтта. Шулай итеп...
    372
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2017 - 08:19
    Лениногорскиның очучы чаңгычылары кабат призлы урыннар яулады (фотолар)
    12 гыйнвар көнне Лениногорскида "Олимпийские надежды России, малый Кубок резерва" дип аталган чаңгыда ике төр буенча ярышлар узды. Казан, Лениногорск, Әлмәт, Түбән Новгород, Нязепетровск, Екатеринбургтан 30 спортчы ярышты. Безнең егетләр уңышлы чыгыш ясап, югары нәтиҗәләргә иреште. Алексей Ефимов, Андрей Окунев - 1нче урын; Кирилл Ибряев, Булат Галимов, Игорь Портняшкин -...
    345
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2017 - 07:45
    Лениногорскида Яңа елда беренче ир бала кайчан туган?
    2017 елның 6 гыйнварында Лениногорск шәһәрендә беренче ир бала - Данис Леонтьев дөньяга килде. Бу зур вакыйга - әнисе Гөлнараның туган көненә дә туры килгән. Бала әти-әниләренең бик көтеп алган куанычы. Әлбәттә, бу гаилә калаган барлык гаиләләр кебек бүгенге көннән үзләрен бала тәрбияләүгә багышлыячак. Андрей һәм Гөлнараны олы шатлыклары белән...
    374
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2017 - 07:36
    Лениногорскилыларга файдалы киңәш. Йөз авыруга дәва «Звездочка»
    Кечкенә генә түгәрәк кызыл төстәге атаклы «Звездочка» бальзамы турында ишеткән кеше бардыр. Кайчандыр ул һәр өйдә диярлек булган. Соңгы елларда гына аны санламый башладылар кебек. Эфир майларыннан торган, СССР символы төшерелгән бальзам югыйсә бик күп авырулар вакытында кулланыла. Әйтик, салкын тигәннән. Томау төшкәндә, бальзамны борын төбенә сөртегез. Яки кайнар суга...
    347
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2017 - 06:35
    Иске Яңа ел белән, лениногорскилылар!
    14 гыйнварга каршы төндә русиялеләр гаҗәп бер бәйрәм - Иске Яңа елны билгели. Аның килеп чыгу тарихы күпләр өчен әлегә кадәр сер булып кала. Эш шунда ки, XV гасыр ахырына кадәр славян халыклары да, төркиләр дә ел башын 22 мартта - төн белән көн тигезләшкән вакытта билгеләгән. 1492 елдан башлап...
    368
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2017 - 06:23
    Шөгерлеләр "Җомга киче"нә чакырып калалар
    13 нче гыйнвар көнне Шөгер авылы мәдәният йортында көтеп алынган зур тамаша - "ЖОМГА КӨН КИЧ БЕЛӘН". Жомга кичендә бергә булыйк. Башлана 17:00 сәг. Рәхим итегез!
    363
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2017 - 06:14
    Лениногорскилылар өчен 13 гыйнварга йолдызнамә
    Овен День потребует предельного внимания к мелочам, иначе они исказят результат вашей работы. Про новую жизнь сегодня лучше не вспоминать. Эмоции ваши будут сдержанными, хотя не исключено легкое волнение. Однако со стороны всем будет казаться, что вы абсолютно спокойны. Вас будут провоцировать, но не поддавайтесь. Телец Сегодня займитесь несложными делами,...
    380
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2017 - 05:08
    Хәерле җомга иртәсе белән, лениногорскилылар!
    Эш атналарыгыз уңышлы тәмамлансын! Җомга көне файдалы үтсен!
    0
    0
    0
Реклама