Заман сулышы

6 февраль 2017 яңалыклары

  • 6 февраль 2017 - 12:55
    Карабодай нишләп һаман кыйммәт?
    Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенә карабодайның бәясе һаман югары булудан зарланган мөрәҗәгатьләр килеп тора. Узган елның декабрендә әлеге уңайдан кайбер сәүдә объектларына карата эш тә ачылды. Бу юлы Монополиягә каршы федераль хезмәт алдында «Ашан», «Бахетле - 1», «Агроторг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, «Тандер» «ТД «Перекресток» акционер оешмалары җавап тотачак....
    395
    0
    0
  • 6 февраль 2017 - 12:26
    Лениногорскида ротонданы реконструкцияли башладылар (фотолар)
    Халык барысын да күреп тора, сизгер бит ул: менә лениногорскилылар шәһәрнең символы булган Ротонданы сүтү барышын тиз арада күреп алып, бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәрләшә башладылар, янәсе, аны җимереп, шәһәрнең күренекле урынын да бетерәләрме, ротондасыз шәһәрнең яме югала кебегрәк фикерләр бар иде. Лениногорскилыларны баш архитектор Алексей Карасев тынычландыра: ротонда югалмаячак,...
    342
    0
    0
  • 6 февраль 2017 - 11:28
    Лениногорскида җимлекләр ясыйлар, кошларны ашаталар
    Кыш азагы, яз башы - кошларга җим табу өчен иң авыр вакыт. Канатлы дусларыбызга ярдәм итәргә теләп, шәһәребездә "Җимлек ясап кошларны ашат" исемле Экоквест уздырылды. Сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар акциядә актив катнаштылар. Үзләре ясаган җимлекләрне, җим салып, урман паркындагы агачларга элделәр.
    385
    0
    0
  • 6 февраль 2017 - 10:56
    Бәйгегә Лениногорскидан әтиле-уллы Мостафиннар кушылды
    Булат әтисе Ренат белән китап укырга ярата. Менә шундый үзенчәлекле фото җибәргәннәр. Сездән дә фотолар көтеп калабыз! Фотоларны zaman5@yandex.ru (конкурска,дип билгеләп) электрон адресына, йә Вконтактеда "Заман сулышы"ның страничкасына юллагыз. Әтиегез һәм үзегезнең исем-фамилиягез, кайдан булуыгыз турында кыскача язарга онытмагыз. Фотолар бәйгегә 14 февральга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне тавыш бирү юлы...
    318
    0
    0
  • 6 февраль 2017 - 10:13
    Лениногорскида яңа җитәкчеләр билгеләнде
    Шәһәребезнең берничә оешма-учреждениесенә яңа җитәкчеләр билгеләнде. Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе вазифаларын вакытлыча Наталья Валерьевна Поповченко башкарачак. Моңа кадәр ул "Девон-кредит" банкында эшләгән. Дәүләт Федераль теркәү идарәсенең Лениногорск бүлеге җитәкчесе итеп, моңа кадәр биредә баш белгеч булып эшләгән, Алсу Әхмәтовна Сафина билгеләнде. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим итүче күп...
    328
    0
    0
  • 6 февраль 2017 - 08:24
    Лениногорск бакчачыларына борыч утырту серләре
    Кайнар суда җылытылган орлыкның тишелеп чыгу гарантиясе зуррак. Аларны утыртыр алдыннан ике сәгать буена термоста тотыгыз. Суның җылылыгы 50 градус булырга тиеш. Орлыкларны батарея яки мич янында җылыту дөрес түгел. Алар артык кибеп китәргә мөмкин. Җылытыр алдыннан орлыкларны 20-30 минут марганцовка эремәсендә тотыгыз, аннары агып торган суда юып алыгыз. Пикировкалап...
    382
    0
    0
  • 6 февраль 2017 - 07:53
    Лениногорск көрәшчесе Халыкара турнирда уңышлы чыгыш ясады
    2-4 февраль аралыгында Мәскәүдә грек-рим көрәше буенча Халыкара турнир узды. Әрмәнстан, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Норвегия, Швеция, Россиядән 476 көрәшче катнашты. Татарстан җыелма командасы составында лениногорскилы Константин Пикалёв (тренерлары А.З. Сафиуллин, Р.С. Лущиков) чыгыш ясады. 69 кг хәтле авырлык категориясендә Лениногорск көрәшчесе 5 урын яулады.
    335
    0
    0
  • 6 февраль 2017 - 07:21
    Яңа акчалар әзер
    Русия Банкының директорлар советы 200 һәм 2000 сумлык банкнотларга нинди шәһәрләрнең сурәтләрен кую турында карар чыгарды. 200 сумлык акчада Севастополь символлары булачак - бер ягында баткан корабларга куелган һәйкәлнең сурәте, икенче ягында - Херсонес Тавричинский. 2000 сумлык акчада Ерак Көнчыгышның танылган урыннары булачак- Русский утравына күпер һәм Амур өлкәсендәге "Восточный"...
    442
    0
    0
  • 6 февраль 2017 - 06:59
    Лениногорскилыны сыраханә баскан өчен төрмә көтә
    28-яшьлек лениногорскилы 2016 елның 28 ноябрендә "Пивовар" сыраханәсендә сатучы кызга һөҗүм итеп, касса әрҗәсен урлап чыга. Кассада ул вакытта 3031 сум акча була. Урлаучы үз гаебеп тулысынча таныган. Суд лениногорскилының элекеге үтәлмәгән җәзасын истә тотып, 4 елга гомуми режимлы төзәтү колониясенә җәза биргән.
    423
    0
    0
  • 6 февраль 2017 - 06:34
    Лениногорскилыларны салкыннар көтә
    Гисметео фаразларына караганда, алдагы өч көндә Лениногорскида сакын һава торышы саклана. Бүген, иртәгә кар явачак.
    373
    0
    0
  • 6 февраль 2017 - 06:23
    Лениногорскилыларга 6 февральгә йолдызлар ниләр вәгъдә итә
    Овен. Несмотря на то что вокруг вас все находится в движении, все подвержено переменам, вам не следует проявлять повышенную активность в деловых отношениях. Вы получите большое удовлетворение от собственного альтруизма: протяните другу руку помощи, не забывайте о дальних родственниках. Телец. Вероятно ослабление органов выделительной системы. У Тельцов с хроническими заболеваниями...
    332
    0
    0
  • 6 февраль 2017 - 06:01
    Бәйгегә Керкәледән дә кушылдылар
    Ралинә һәм әтисе Рафаэль Кашаповлар Керкәледән. - Әти белән бергәләп чисталык һәм изгелек гыйбадәтханәсендә дигән фото җибәргәннәр.
    365
    0
    0
  • 6 февраль 2017 - 05:05
    Хәерле иртә, лениногорскилылар! Эш атналарыгыз уңышлы башланып китсен
    Ява карлар, яңа карлар… Ява карлар, яңа карлар - Кышның ак гөлләре. Якты булсын, ап-ак булсын Илемнең көннәре. Ишетелеп торсын җирдә Балалар көлгәне. Ява карлар, яңа карлар, Ак - гомер юллары, Дәвам итсен гомер буе Тынычлык еллары. Яңгырасын җир өстендә Тынычлык җырлары. Роберт Миңнуллин
    0
    0
    0
Реклама